16+

Һава торышы кискен үзгәргәндә нишләргә?

Бу көннәрдә һава торышы холкын нык күрсәтә. Иртәнге сәгатьләрдә күз ачкысыз буран уйнаса, кичкә 27 градуска кадәр суытып җибәрә. Яки, киресенчә, бер көн эчендә суыта да кисәк кенә тагын җылыта.

Һава торышы кискен үзгәргәндә нишләргә?

Бу көннәрдә һава торышы холкын нык күрсәтә. Иртәнге сәгатьләрдә күз ачкысыз буран уйнаса, кичкә 27 градуска кадәр суытып җибәрә. Яки, киресенчә, бер көн эчендә суыта да кисәк кенә тагын җылыта.

Һава торышының болай уйнаклавы аңа сизгерлеге булган кешеләр өчен аеруча авырга туры килә. Нормада атмосфера басымы терекөмеш баганасының 760 мм ын тәшкил итә. Аның үзгәрүе кан басымы югары яки түбән булган кешеләр өчен куркыныч. Кан басымы түбән булганнар бу көннәрдә хәлсезлектән, һаман йокы килеп торудан интегә. Йөрәк авырулы кешеләргә дә мондый көннәрдә үзләренең сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга туры килә. Атмосфера басымы түбәнәйгәндә, мондый авыруларның сулыш алуы авырлаша, пульс­лары ешрак тибә, хәтта инфаркт яки инсультка да китерергә мөмкин.

Кинәт җылытып яки суытып җибәргәнлектән, күп кеше баш әйләнүгә һәм төрле авыртуларга, йөрәкнең еш тибүенә зарлана. Термометрдагы үзгәрешләр дымлылык һәм атмосфера басымына бәйле. Шуңа күрә кинәт суытып җибәрү, салмак кына кар явып торуга караганда, сәламәтлеккә ныграк тәэсир итә.

Һава торышына сизгерлеге булган кешеләргә табиблар күбрәк саф ­һавада булырга киңәш итә. Кан басымы күтәрелеп җәфа­ла­нучыларга алдан ук дү­ләнә (боярышник), гөлҗимеш, кара карлыган, ә гипотоникларга женьшень тө­нәтмәсен эчәргә ­мөмкин. Ә менә валериана, пустыр­никлар белән артык мавык­мау хәерле. Болардан ка­ла, тәүлегенә 8-10 сәгать йок­лау, спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану (аеруча А, С һәм В төркеменә кергән витаминнар куллану), контраст душ керү дә һава торышының көйсезлекләренә каршы көрәшергә ярдәм итәр.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, тагын суытачак, дип кисәтә. Синоптиклар фаразлавынча, бүген - 22 декабрьдә, рес­пуб­ликаның төньяк һәм көнчыгыш районнарында һава температурасы 25-29 градуска кадәр суыта.

Урамда бик салкын булганлыктан, мәктәп укучыларына укырга бармаска киңәш ителә. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы аңлатканча, һава температурасы -25 градуска кадәр төшсә - 1-4нче сыйныф балалары, -27 градуста - урта сыйныф уку­чылары, ә инде 32 градус суык булганда, 10-11нче сыйныф укучылары өйлә­рендә кала ала.



Фото: likopid.info

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading