16+

Айгөл Әхмәтгалиева: «Ашамыйча, чәй эчмичә көнне үткәрергә мөмкинмен, әмма ни дә булса укымыйча булдыра алмыйм»

- Мин кечкенәдән китап укып үстем, өйдәге китапханәбез, әз генә арттырып әйтсәм, үзе бер бүлмә иде. Әти белән әнинең «бу китапны укырга иртәрәк әле сиңа» диюләрен ишетсәм, калын-калын томнарны, кача-поса булса да, укырга тырыша идем.

Айгөл Әхмәтгалиева: «Ашамыйча, чәй эчмичә көнне үткәрергә мөмкинмен, әмма ни дә булса укымыйча булдыра алмыйм»

- Мин кечкенәдән китап укып үстем, өйдәге китапханәбез, әз генә арттырып әйтсәм, үзе бер бүлмә иде. Әти белән әнинең «бу китапны укырга иртәрәк әле сиңа» диюләрен ишетсәм, калын-калын томнарны, кача-поса булса да, укырга тырыша идем.

Бүген дә шул «чир» дәвам итә: ашамыйча, чәй эчмичә көнне үткәрергә мөмкинмен, әмма ни дә булса укымыйча булдыра алмыйм. Йоклар алдыннан уку - анысы инде язылмаган канун кебек. Яңа китап чыкканын ишетсәм, шуны күтәреп кайтмыйча тынычланмыйм. Бу араларда бик яратып укыган китапларның берсе - Гүзәл Яхинаның «Зулейха открывает глаза» дигән әсәре булды. Гаҗәеп осталык! Авторның кино мәктәбендә укуы аңа бик ярдәм иткән - һәр вакыйга күз алдында җете төсләрдә «терелә» дә куя. Ил тормышында коточкыч мәхшәр булган чорны табигый да, гади дә, шул ук вакытта югары әдәби осталыкта чагылдыра алган.

Татар язучысының каләменнән генә төшкән өр-яңа әсәре, китап булып чыкканчы, иң беренче чиратта «Казан утлары» журналында дөнья күрә, шуңа күрә аның һәр санын бер китап дип саныйм, өтеренә кадәр укып барам. Элек укылган әсәрләргә еш кына кире әйләнеп кайта торган гадәтем бар - берничә көн элек кенә Павел Санаевның «Похороните меня за плинтусом», Эрнест Хемингуэйның «Старик и море» повестен кабат укып алдым. Җанны тетрәтә дә, сафландыра да торган гаҗәеп әсәрләр!.. Хәзер менә өстәлемдә - Нияз Акмалның «Яңгырдан соң» дигән проза китабы. Нияз абыйның үзе кебек үк якты повесть-хикәяләр. ТНВ каналыннан Фирая Зыятдинова турында тапшыру карагач, кулымдагы эшне ташлап, «Утның яшисе килә» дигән шигырь җыентыгына янә күз йөгертеп чыктым - шагыйрәнең үзе кебек үк тыйнак, моңлы һәм искиткеч кешелекле шигърият, ничә кат укысаң да, үзең өчен бер табышка юлыгасың. Якташым Рифкать Закиров шигырьләрен дә нәкъ шундый уйлар белән кат-кат укыйм. Университетта гарәп теленә өйрәткән Лена апага мең рәхмәт - күптән түгел Коръән китабын гарәп шрифтында да, аннан «үзебезчә» дә укый-укый өйрәнергә керештем - очсыз-кырыйсыз могҗиза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading