16+

Айнур Каюмов: «Җырчылар арасында мин оста чаңгычы, чаңгычылар янында – оста җырчы»

Яшь җырчы Айнур Каюмов белән очрашу билгеләгәндә бераз аптырашта калдым. «Минем дәресләрем бар, шуннан соң гына килә алам», - диде.

Айнур Каюмов: «Җырчылар арасында мин оста чаңгычы, чаңгычылар янында – оста җырчы»

Яшь җырчы Айнур Каюмов белән очрашу билгеләгәндә бераз аптырашта калдым. «Минем дәресләрем бар, шуннан соң гына килә алам», - диде.

Мәктәп укучысымы ул, әллә инде укытучымы кебегрәк сораулар килде башка.

- Айнур, мәктәптә нишләп йөрисең?
- 12нче гимназиядә физкультура дәресләре укытам. Анда урнашуым да кызыклы булды. Дус егетем: «Укытучылыкка урын бар, барып кара», - дип киңәш итте. Әмма мин барганда инде башка кешене алганнар иде, тик икенче көнгә алай да шалтыратырга куштылар. Шалтыраттым. Беренче көннәрдә ияләшүе авыр булды, хәзер хәтта 45 минут үткәне сизелми дә.

- Ни өчен укытучы? Һәм ни өчен музыка дәресе түгел?
- Чөнки минем музыкаль белемем юк. Ә укытучы булу, ул гаиләдән киләдер. Әтием математика укытучысы, миннән ике яшькә олы бертуган апам да укытучы. Әти-әниеңнең мәктәптә эшләүләренең үз плюслары, минуслары бар. Әйтик, мин укытучы малае булгач, үземне гел тәртипле тотарга, бөтен чараларда катнашырга тиеш идем. Башлангыч сыйныфларда шундый хәл дә булды: 40 градус салкын, мәктәпкә бармыйм дип ята идем, әти: «Барасың!» - диде. Шулай, бер мәктәпкә бер укучы, ул да булса, мин килдем ул көнне.

- Белемем юк дидең, ә музыкага сәләтең нәселдән киләме?
Музыка мәктәбендә дә, сәнгать университетында да укымадым. Алган белемем - чаңгы буенча тренер. Хәзергесе вакытта магистратурада шул юнәлештә укуымны дәвам итәм. Җырга тартылу күңелдә гел бар. Инде беренче сыйныфлардан бирле җырлап, конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулап килдем. Бәлки, нәселдән киләдер. Әбием бик матур шигырьләр яза иде. Җырлау - минем өчен хобби. Үземне тиешле дәрәҗәдә яхшы җырлыйм дип әйтә алмыйм. Ләкин җырчылар арасында мин оста чаңгычы, чаңгычылар янында - оста җырчы.

- Масаю, «йолдызлык» чире сиңа хасмы?
- Юк! Мин гап-гади авыл малае. Казанда укытып, җырлап йөрсәм, Теләче районы Алан авылына кайтып, йорт-җирне җыештырам, әти-әнигә булышам. Кирәк икән, сыерын да сава беләм. Тәнкыйтьне кабул итәм. Иң мөһиме: гадел бәя бирелсен. Шул вакытта син кимчелекләреңне төзәтеп, камилләшәсең генә.

- Хәзер җырчылар бик күп. Халык мәхәббәтен ничек яуларга телисең?
Минемчә, кешенең башкалардан аерылып торган бер ягы, рус телендә әйткәндә, «изюминкасы» булырга тиеш. Ул йә тавышта, йә җырлау манерасында, йә киемендә яки сәхнәдә үз-үзен тотышында чагыла. Шул вакытта аны халык истә калдыра. Һәм, әлбәттә инде, үз өстеңдә эшләргә, матур клиплар иҗат итәргә кирәк. Аллага шөкер, әлегә ике клибым бар. Киләчәктә музыка буенча да белемемне арттырырмын дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading