16+

Балалар арасында имгәнү очраклары арта

Белгечләр әйтүенчә, Россиядә һәр минут саен алты бала төрле тән җәрәхәтләре ала.

Балалар арасында имгәнү очраклары арта

Белгечләр әйтүенчә, Россиядә һәр минут саен алты бала төрле тән җәрәхәтләре ала.

Татарстанда балалар арасында имгәнү очраклары ел саен 8-10 процентка арта, ди Республика клиник балалар хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев. «Татар-информ»да узган матбугат конференциясе бүгенге көн өчен актуаль булган әлеге темага багышланган иде.
Бүген Республика клиник балалар хастаханәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган 27 бала дәвалана. Өчесе аеруча авыр хәлдә. Хастаханәдә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Томограф, башка мөһим аппаратлар тәүлек буе эшли. Имгәнүчеләр арасында кечкенә сабыйлар да бар. Күбесенең, егылып, башына зыян килгән. еш кына бу күңелсезлекләр әти-әнинең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга, дип саный табиблар. Хастаханәнең тернәкләндерү хезмәте җитәкчесе Динә Гайнетдинова моны үзенчә аңлата.
-Балаларның баш мие, олыларныкы белән чагыштырганда, үлчәме, авырлыгы буенча да зуррак. Шуңа да, егылганда, бәрелгәндә, аларның башларына зыян килә, - ди ул.
- Балалар арасында үлем очракларын киметә алсак та, имгәнүләрдән зыян күрүчеләр арта бара. Аеруча өйдә, урамда егылган, бәрелгән, пешкән сабыйларны еш китерәләр. Балалар арасында имгәнү очракларын киметү өчен төрле чаралар күрелә, ләкин бу очракта иң мөһиме - ата-ана игътибары. Балалар белән көн саен куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшү, аңлату җитми. Балаларның нерв системасы шулай төзелгән, алар светофорның кызыл утын да абайламаска мөмкин, шуңа да олыларга игътибарлы булырга кирәк, - ди Рафаэль Шәвәлиев.
Бала имгәнгән очракта, тиз арада «ашыгыч ярдәм» хезмәтен чакыртырга кирәк. Ләкин медицина ярдәменнән бигрәк, балага бер җылы сүз җитүен дә онытмаска кирәк, ди табиблар.

ЮХИДИның юл йөрү куркынычсызлыгы пропагандасы бүлеге җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов әйтүенчә, быелның биш аенда Татарстанда 16 яшькә кадәр балалар катнашында 193 юл һәлакәте теркәлгән. Һәлакәт аркасында дүрт бала вафат булган, 199ы тән җәрәхәтләре алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading