16+

Бер чиләк ком җинаять түгел, ләкин...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ноябрь аенда экология темасына узган киңәшмәдә республикада урманнарга һәм сулыкларга кагылышлы законнарның үтәлешен катгый рәвештә тәэмин итәргә боерган.

Бер чиләк ком җинаять түгел, ләкин...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ноябрь аенда экология темасына узган киңәшмәдә республикада урманнарга һәм сулыкларга кагылышлы законнарның үтәлешен катгый рәвештә тәэмин итәргә боерган.

«Татмедиа» агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә бу хакта Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов әйтте.
- Быел экологияне саклау турындагы кануннарны бозган өчен 1000 нән артык җитәкче административ җавапка тартылды инде, - дип кисәтте ул.
Республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары Фаяз Шакиров сөйләгәнчә, быел Сусаклагыч зоналарны үстерү елы кысаларында, максатчан тикшерүләр оештырылган.
- Экологиягә кагылышлы законнарны бозуның 7000 очрагы ачыкланды. Гаеплеләрдән инде 35 миллион сум штраф түләттерелде, - диде министр урынбасары.
Мәсәлән, Питрәчтә Званка елгасы, Бөгелмәдә Карабаш сусаклагычы, Казанда Ореховка елгасы һәм Кабан күле буйларында табигатькә зыян салу фактлары теркәлгән. Гомумән, сулыкларга кагылышлы 385 закон бозу ачык­ланган.
- Елга яки күлгә килү юлларын томалап, законсыз рәвештә төзелгән 276 корылма мәҗбүри сүттерелде. Алга таба да яр буйларында рөхсәтсез төзелешләргә ирек куелмаячак. Акция быел белән генә туктамый, 2017 ел - Экология һәм җәмәгатьчелек мохите елы, - дип искәртте Фаяз Шакиров.
Тирә-юнь мохиткә зыян салучылар турында (843) 267-68-87 телефоны аша экология министрлыгына җиткерергә була. Аеруча мөһим хәбәр өчен 1500 сум күләмендә акча да бирелә.
Табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов сүзләренә караганда, Татарстанда 1000нән артык карь­ер исәпләнә, шуның 300е - рөхсәтсез казынучылар. Бернинди лицензиясез ком-таш чыгаруның 131 очрагы фаш ителгән. Әлеге эшне оештыручылардан 125 миллион сум штраф түләттерелгән. Рөхсәтсез карьер өчен 800 мең сумнан 1,5 миллион сумга кадәр штраф каралган.
- Бер чиләк яки бер ат арбасы ком алып кайту закон бозуга саналмый, ләкин башка урыннан казып алып кайтсаң, бу - закон бозуга керә. Кеше йорт яки гараж төзелеше өчен комны үзенең җир кишәрлегендә һәм фәкать үз кирәге өчен генә казый ала, - дип аңлатты Илсур Гыйльметдинов, - территорияләргә җирле үзидарәләр хуҗа, алар бөтен нәрсәне белеп торалар. Куәтле техника килә, кырларны таптап, законсыз рәвештә, ком ташый. Рәис күрмәмешкә сабыша йә аның да бу гамәлләрдә яшертен катнашы була. Җирле үзидарәләр «комны авыл яки зират юлларын төзекләндерүгә ташыйбыз, лицензия алуны таләп итәләр» дип зарлана башлыйлар. Закон таләп иткәнчә, алар эш башлаганчы, башта Экология министрлыгына хәбәр бирергә тиеш. Җирле үзидарәләрдән 300-500 мең сум чыгым чыгартып, карьерларны томалаттыру буенча суд гаризалары кузгатыла башлагач, җирле үзидарәләр үзләренең территорияләрендәге карьерларга җаваплырак карарга керештеләр.
Табигатьне саклау районара прокуратурасы прокуроры Альберт Хәбиров, башкалада Ветеринария академиясе янындарак Казансу елгасында ком чыгару ярларны ныгыту максатында үткәрелә, дип тынычлан­дырды.
- Казанда Нагорный, Кояшлы бистәләрендә йо­рт төзелеше өчен урманлыктан җир кишәрлекләре законсыз бүлеп бирелгән. Киров районында да яр буеннан бирелгән кишәрлек - законсыз. Яшел Үзән районындагы Ташкирмәндә суд карарыннан соң да койма сүтелмәгән. Өметләнмәсеннәр, бу эшләр ахырына җиткереләчәк. Предприятиеләр, агрофермалар рөхсәтсез рәвештә артезиан коелары казытыр­га тиеш түгелләр, - диде Альберт Хәбиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading