16+

Әбиләр аулак өйгә җыелган

Компьютер-телефон кебек замана җайланмалары күп төрле уңайлыклар тудыра тудыруын, әмма кешеләрнең элеккеге кебек утырмага җыелып аралашуларына берни дә җитми икән.

Әбиләр аулак өйгә җыелган

Компьютер-телефон кебек замана җайланмалары күп төрле уңайлыклар тудыра тудыруын, әмма кешеләрнең элеккеге кебек утырмага җыелып аралашуларына берни дә җитми икән.

Яшел Үзәндәге Фаил Шәфигуллин исемендәге китапханәдә үткән үзен­чәлек­ле очрашу һәркемдә дә күркәм тәэсир калдырды дип әйтсәк, һич кенә дә арттыру булмас. Ак шәл бәйләгән өлкән яшьтәге мөхтәрәм әбиләребез оештырды аны. Нәкъ үзебезчә кул биреп күрешеп, йөзгә-йөз карашып, ашыкмыйча гына хәл-әхвәлләр белешүдән башланып китте кичә. Аулак өй дип атадылар аны һәм башта үзләренең яшь чагындагы утырмаларын искә төшерделәр. Аннары җырларга, уймак салып уйнарга керештеләр. Әлбәттә, кул эшләре дә алып килгәннәр иде. Кем йон эрләде, кем бәйләде, кем чигү чикте. Шөгылен дә, уенын да оста үтәделәр үзләре. Бер нәрсәне дә онытмаганнар, сөбханаллаһ!
Китапханә хезмәткәрләре дә кул кушырып утырмады: Фәния Хәкимова һәм Наилә Хәсәнова башкарган милли бию­ләр кичәне төрләндерде, аңа ямь өстәде. Очрашуны мәктәп балалары да тамаша кылды. Алар янәшәдәге 16нчы һәм 19нчы мәктәпләрдән килгән иде. Уңды укучылар ул көнне. Әбиләренең яшьлек хатирәләрен һәм моңлы җырларын тыңлап кинәнде алар. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен менә шулай үз күзләре белән күрергә җай чыкты балаларга.
Гаҗәп, аулак өй тәмамлангач та тамашачы, тансык рәхәттән аерыласы килмәгән шикелле, таралырга ашыкмады. Бөтенесе дә биредә күргән-ишеткәннәреннән канәгать калуларын белдерергә теләде. Халык күңелендә сакланган менә шундый гади генә чара да шау-шулы һәм ыгы-зыгылы тормышта талган күңелләрне юата ала икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading