Ирем белән күптәннән аерылыштык. Уртак кызыбыз бар. Ирем эчәргә ярата иде, шуңа да кызым, аерылышкач та, әтисе янына сирәк барып йөрде. Аның каравы, элекке ирем абыйсы белән уртак тел тапкан.
Йортын да абыйсына яздырткан, тик менә абыйсы гына хәзер аны карамый. Берсендә элекке иремне күреп исем китте: тырнаклары җиткән, чәче-башы тузган, ашарына юк, җитмәсә аягын имгәткән, йөри алмый. Мин аны азмы-күпме рәткә китерәм, ашатам, киендерәм. Тик алга таба нишләр ул? Кызым белән мин ярдәм итәбез анысы. Ул фатирын абыйсына бүләк иткән, димәк, аны абыйсы карарга тиештер бит? Элекке ирем абыйсына фатирны дарственный килешүе белән биргән, хәзер аны кире кайтарып буламы икән?
Исемем редакция өчен генә.
«Татарстанның Нотариаль палатасы» ассоциациясенең башкаручы директоры Антон Шибаев әйтүенчә, дарственный килешүе вакытында милек хуҗасы үзе исән чагында милкен икенче берәүгә кире кайтарып алмас өчен бирә. Бу очракта ул бүләк иткән мирасыннан колак кага, аның ул мөлкәткә бер катнашы да булмый.
- Әгәр кеше бүләк иткән торагында алга таба да яшәргә кала икән, яңа хуҗа аны теләсә кайсы вакытта куып чыгарырга, күченергә мәҗбүр итәргә хокуклы. Шуңа да, бүләк итү эшләрен рәсмиләштергәндә, сак булырга кушабыз, - ди Антон Шибаев. - Бүләк итү процессын кире үзгәртүе бик авыр, әмма мөмкин эш. Россия Гражданнар кодексының 578нче маддәсе нигезендә, килешүне түбәндәге очракта өзәргә мөмкин: дарственный килешүе балигъ булмаган балаларның хокукларын исәпкә алып төзелмәгәндә, әгәр милек хуҗасының 18 яшькәчә баласы булса, ул, торагын бүләк иткәндә, баласының мәнфәгатьләрен кайгыртмыйча, балигъ булмаган баласын өлешсез калдырган очракта, шулай ук документлар ахырына кадәр эшләнеп бетмәсә дә, килешү дөрес булып саналмый. Бүләк иткәндә, ягъни дарственный ясатканда, Росреестр органнарында дәүләт теркәве узарга кирәк. Теркәлү ун көн эчендә башкарыла. Алты ай узгач, мираска хокук турында таныклык тапшырыла. Торакны яңа хуҗага рәсмиләштерү вакытында милекне бүләк итүче яки кабул итүче үлеп киткән очракта да дарственный килешүе өзелә. Торак милекне бүләк итүченеке булмаганда, ул аны беркемгә бирә алмый.
Бүләк алучы дарственный ясаткан кешенең гомеренә куркыныч тудырса, зыян салса, суд ярдәмендә килешүне өзәргә була. Дарственный килешүен өзү өчен өч ел вакыт бирелә. Бу вакыт килешү төзелгән датадан исәпләнә. Фатирны кире кайтару өчен, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар