16+

Блогер Айназ Габидуллина: "Сыйфатлы контент бик аз. Күп нәрсә “ярамаган тагын”, дигән принцип белән эшләнелә"

Берничә ай эчендә социаль челтәрдә язылучыларын арттырган, алай гына да түгел, үз проектын булдырып, даими рәвештә видеолар төшерә башлаган блогер Айназ Габидуллина белән аралашып алдык. “Инстаграм”да Мөнирә апа маҗараларын карап баручылар өчен язма тагы да кызыклы булыр. Айназ, блогерлык эшенә керешкәнче, никахлар теркәү белән шөгыльләнгән.

Блогер Айназ Габидуллина: "Сыйфатлы контент бик аз. Күп нәрсә “ярамаган тагын”, дигән принцип белән эшләнелә"

Берничә ай эчендә социаль челтәрдә язылучыларын арттырган, алай гына да түгел, үз проектын булдырып, даими рәвештә видеолар төшерә башлаган блогер Айназ Габидуллина белән аралашып алдык. “Инстаграм”да Мөнирә апа маҗараларын карап баручылар өчен язма тагы да кызыклы булыр. Айназ, блогерлык эшенә керешкәнче, никахлар теркәү белән шөгыльләнгән.

Блогер Айназ Габидуллина татарча сыйфатлы контент бик аз булудан зарлана
Кемдер пандемияне сүгә, ә кемдер үз файдасына куллану якларын таба. Бигрәк тә иҗат кешеләре сәхнәдән мәхрүм калганнан соң, тамашачылары белән интернет аша якынаю юлын тапты.

Элек миңа рус телендә генә тантаналар уздыру буенча мөрәҗәгать итәләр иде. Очрашулар вакытында сез икегез дә татар түгелме соң, әйдәгез инде татарча уздырыйк, дип алардан үтенә идем. Бер-ике парны шулай кире уйларга өндәгәнем бар. Хәзер инде, блогер буларак азмы-күпме танылу алгач, блогны татар телендә генә алып баргач, хәтта үзара русча сөйләшүчеләр дә теркәүне татарча уздыруны сорый башлады. Мин моңа чиксез куанам. Татарча күпкә җиңелрәк. Әти-әниләре, олы буын вәкилләре шундый куана, – ди Айназ..

– Хис - кичерешләрне белдерү өчен татарча сүзләр табып булмый, безнең телебез ул яктан ярлырак дигән сүз белән килешәсезме?
Бу кешенең сүз байлыгына бәйле. Телебез ярлы дигән сүз белән килешмәс идем. Хис-кичерешләрнебелдерү өчен сурәтләү чаралары да күп. Телебез бик бай, матур ул яктан. Ә хәзерге заман жаргоны күбесенчә чит тел сүзләре, алынма сүзләр, урыс сүзләре булганлыктан, кешеләрнең бу стереотибы дип саныйм. Телебезне ярлы дип әйтә алмыйм.

– Ирегез Айдар да, сез дә пандемия вакытында блогерлык белән шөгыльләнә башладыгыз? Нинди максаттан башланган эш бу?
Әйдә төшерик, танылыйк дигән максат булмады, очраклы рәвештә килеп чыкты. Без һәрвакыт шулай шаярабыз, күңел ачабыз, бер-беребезнең күңелен күрәбез. Сүзләр дә, җырлар да, нәрсә генә юк. Һәрвакыт кул астында камера гына булмый. Элек Айдар төшергәннәрне куярга рөхсәт бирми иде, бу юлы рөхсәт бирде. Иң беренче кыймыйча, сториска гына куйган идем. Авылда телефон тотмый. Телефон тота торган җиргә чыгып карасам, инстаграм “шартлар” дәрәҗәгә җиткән. Бер-берсенә җибәргәннәр, постлар куйганнар. Бер минутлык кыска гына видео безне таныта башлады. “Авыл романы” дигән сериал төшерә башладык. Шуннан китте инде.

– Хейтерларга мөнәсәбәтегез ничек? Кара исемлегегез еш тулыланамы?
Хейтерларның нахак сүзләренә миндә, кызганычка каршы, иммунитет юк. Бөтенесен исәпләп йөрим, чынлап шулаймы икән, дөрес эшләмәдемме икән дим. Кайвакыт аек акыл сигнал бирә инде: “Айназ, син нәрсә, моны көнләшүче, йә начар нияте булган кеше яза”, – дип. Блокка куяр дәрәҗәгә җиткергәннәре бар. Соңгы берничә видео астында беренче мәртәбә чын хейтер күрдем инде. Алар үзләре 755 кешегә язылган, үзләренең бер дусты да, фотолары да юк, исемнәре дә кызык кына инде. Алар сиңа яза-яза, пычрак ата да, аннан инстаграмнан бөтенләй юкка чыга. Сүз көрәштереп, нәрсәдер исбатлаудан мәгънә күрмим. Пост астында комментарий икән, ул синең активлыкны арттыра гына. Шунысы яхшы. Шуңа күрә аларга да зур рәхмәт. Үсәргә телисең икән, синең яклы кешеләр дә артачак, сиңа каршылар да. Монардан качып котылып булмый.

– Мөнирә апа проекты ничек барлыкка килде?
Анысы да очраклы. Миндә шундый типажлы хатыннар гел кызыксыну уята иде. Һәрбер авылда шундый апа бардыр инде ул. Үзе идеаль, ә башкаларны андыйга санамаган хатын турында видео төшереп, сториска куйдым. Күпләр бездә бар мондый апа, балачак, әниләр, әбиләр искә төшә, дип язды. Хәзер ул образны тулырак ачып, тормышның авыр мизгелләрен дә күрсәтәсем, социаль проблемаларны да чагылдырасым килә.

–“Әйтер сүз” проекты да алып барасыз. Гадәттә анда танылган кешеләр белән әңгәмәләр була. Гади кешеләр белән дә эшлисегез килмиме?
Килә. Гади дип, танылмаган мәгънәсендә генә “гади”. Кеше гомерен коткаручы табиблар, “ашыгыч ярдәм”дә эшләүчеләр белән әңгәмә эшлисем, аларның хис-кичерешләрен күрсәтәсем килә. Укытучылар, гыйбрәтле язмышлар хакында да төшерер идем. Вакыт җитеп бетми. Ул проект минем ирем ярдәме белән генә гамәлгә ашырыла, аның өчен акча түләүче юк.
Проектны башлаганда максатым – артистларның ялтыравыклы якларыннан тыш, эчтәлекләрен күрсәтәсем килә иде. Шуңа да ул “Әйтер сүз” дип атала. Синең халыкка әйтер сүзең нинди? Үзеңнән соң нинди эз калдырырга телисең?. Шул хакта.

– Татар телле Интернетны үстерү өчен ниләр эшләп була?
– Беренче чиратта, үз блогыңны татарча гына алып барырга кирәк. Башка блогерларны, күп кенә артистларны карыйм да, алар 50гә50 алып бара, яисә тулысынча русчага күчә. Аларны аңлап бетермим. Әгәр дә син җырчы икән, сиңа бит, нигездә, сине җырчы буларак танып-белүче кешеләр язылган. Алар арасында татар телен аңламаучылар 1 проценттыр инде. Җырларыңны тыңламый һәм аңламый торганнар. Ләкин алар хакына рус теленә күчү дөресме? Мин моны икейөзлелек дип саныйм. Нигә алайса татарча җырлыйсың?
Аларның рус эстрадасына чыгарга мөмкинлекләре булса, телләрен җимереп, татарча сөйләп, ике минут та тормаслар иде. Зуррак акча, зуррак масштаблар артыннан китәрләр иде.
Сыйфатлы контент бик аз. Күп нәрсә “ярамаган тагын”, дигән принцип белән эшләнелә.

– 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан иттеләр. Ана телен югалтмас өчен бу гына җитәме?
Бу рәвешле генә татар телен саклап калып булмый. Беренче чиратта, аң сорала. Кызганычка, аңлы рәвештә татар телен саклау буенча бик аз гаиләләр эшли. Татар теле гаиләдә башлана. Әйтик, безнең өч яшьлек кызыбыз бар. Аны урыслаштыру ике көнлек эш. Ике көн аның белән иртәдән кичкә кадәр русча сөйләшсәм, ул урыслаша. Иренмичә, көн саен йоклар алдыннан әкият сөйләргә, ул русчага күчә икән, татарча ул сүз болай була, кызым, дип аңлатырга кирәк. Кешеләр аннан: “Ничек шулай татарча сөйләшә?” – дип гаҗәпләнә. Иренмәгәнгә шулай. Иренмәгәнгә саклана татар теле.
Төркиягә барып, “Балык дәрьясы” дигән кибет исеме күргәч, күземә яшь тыгылды. Чөнки безнең бөтен Татарстанга бер “Балык дәрьясы” дигән кибет юк. Ул булмаячак та. Шул хәтле җан әрни. Татарстанга караганда, анда үземне татар дип күбрәк хис итәм. Татар телен саклау – һәрбер кешедән башлана. Милли үзаң булырга тиеш.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading