16+

«Болгар» радиосы: 10 сәгать юлда

Җиктереп... пар ат түгел, велосипедлар, Болгарга туп-туры китте карап «Болгар» радиосы хезмәткәрләре.

«Болгар» радиосы: 10 сәгать юлда

Җиктереп... пар ат түгел, велосипедлар, Болгарга туп-туры китте карап «Болгар» радиосы хезмәткәрләре.

26сы иртәнге алтыда Казан Кремле каршындагы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салып, велоэстафетаны беренче булып «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов башлады. Алтын микрофонны ул «Кольцо» сәүдә үзәгенә кадәр җиткерде.

К азан белән Болгарны ике йөз чакрым юл тоташтыра. Чара велойөреш түгел, велоэстафета рәвешендә оештырылды, ягъни һәр алып баручы билгеле бер ара үтте. Эстафетаны башлаган кешегә алтын микрофон тапшырыла, ул исә аны алдагы катнашучыга тапшыра. Мондый чара буласын «Яңа Гасыр» каналыннан белеп, Руслан Хәмидуллин Чиләбедән үк килеп җиткән. Сәпитен машинага салып алып килгән. Туганнан-туган абыйсы белән көн дә йөриләр икән. Отпускта әле, шуңа күрә, ике дә уйламыйча, килеп җиткән. Руслан велосипедтагы багажнигында, яңгыр ява калса дип, өс киемнәре, чәй йөртә. Еракка чыгаcы булса, бутерброд ала.

- Бер тапкыр тоташ 100 чакрым ара үткәнем булды. Бүген исә, 200 чакрым үтеп, үземә рекорд куйдым. Чиләбедә велосипедта йөрү өчен шартлар юк, әмма соңгы арада махсус юллар сала башладылар, - диде Руслан.
Алып баручы Дилбәр Фәиз алтын микрофонны Ләйсән Гарифуллина белән Гөлназ Фәйзрахмановага тапшырды. Гөлназның кечкенә чагында велосипедтан төшкәне дә булмаган. Башта әтисе алып биргәнендә, үсә төшкәч, апаларыннан калганында җилдергән. Казанга китеп, укырга кергәч, велосипедта йөрүләр онытылды, ди Гөлназ. Әмма сәпит алырга кирәк, дигән уй күңеленнән чыкмый.

- Велосипедта йөрү соңгы елларда, модадан тыш, сәламәт яшәү рәвеше күрсәткеченә әйләнде. Тәмәке көйрәтү матур күренеш саналмый, тарткан кызларга борын җыерып карыйлар. Велосипедта йөрисең, кроссовкалар кия­сең икән, сине инде текә кеше буларак кабул итәләр. Ике балабызда да велосипед бар, олысы - Сәеткә тизлекне алыштыра торганын алып бирдек. Миңа бирмәскә тырыша, ватасың син аны, дип ачулана. Әмма берничә тапкыр, үзеннән рөхсәт алып, кибеткә барып килгәнем булды, - диде Гөлназ Фәйзрахманова.

«Шөпшә шоу» радиотамашасын алып баручы Айсылу Хаҗиевага алты чакрым үтәргә туры килде. Эстафета аңа, беренче чиратта, психологик яктан авыр бирелгән. Трассадан барганда алагаем зур йөк машиналары бәрдереп китмәсә генә ярый, дип теләп барган.

- Кечкенә чакта ике тәгәрмәчле велосипед белән таудан төшкәндә, тормозы эшләмичә, мәтәлеп, борынымны, маңгаемны асфальтка сыдырган идем. Бүгенге көндә дус кызым белән прокатка велосипед алып, Бауман урамында йөргәлибез, әмма үзәктән ары киткәнебез юк. Трассадан алты чакрым бару Бауман урамында йөрү генә түгел инде, - диде Айсылу.

«Болгар» радиосында яңалык­лар алып баручы Рушан Хантимеров 20 чакрымны бер тында үтте. Алтынчы класста велосипедны мотоциклга алыштырган да шуннан бирле утырмаган.
- Хәбәрләрдә спорт турында да сөйләргә тырышам. Халык үзебезнең «Ак барс», «Рубин», «Уникс» командаларын белергә тиеш. Алар бит халык өчен. Бүген аларны тәнкыйтьләүчеләр күп. Хәзер «дивандагы белгечләр» күбәйде, алар стадионнарга килеп, көч бирсен иде. «Рубин» футбол командасында да, «Ак барс» хоккей командасы составында да үзебездә тәрбияләнгән уенчылар арта тора. Бу бит безнең өчен горурлык, - диде Рушан.
Радио җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов та 30 чакрым озынлык­тагы дистанциядән куркып калмады.

- Без спортчылар түгел, велосипед белән елына ике мәртәбә йөреп килә торганбыздыр. Бу, беренче чиратта, үзебез өчен сынау. Әлеге чараны игълан иткәч, коллективта каршы килүче булмады, киресенчә, алып баручылар арендага велосипед алып, Казан буйлап йөреп карады. Күбесенең, ияләнмәгәнгә, аяклары авырта, - дип сөйләде Илнур Фәйзрахманов.

«Болгар» радиосы алып баручылары катнашындагы велочара «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең 13 еллыгына һәм Татарстанның яңа дәүләтчелек тарихына 25 тулуга багышланды. ­Велоэстафета Болгар шәһәренең Ак каласында кичке дүрттә тәмамланып, кичке алтыда татар җырчылары концерт күрсәтте.

Болгар радиосының Казан-Болгар маршруты буенча велоэстафетасыннан фоторепортаж

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading