16+

Борынгы патефоннар җыючы: «Араларында Швейцариядә җитештерелгән граммофон да бар»

Лаеш районы Олы Кабан авылында бик кызыклы шәхес яши. Рәшит Вильданов теш дәвалау клиникасы тота һәм борынгы патефоннар җыя. Мин аңа кунакка килгәндә, ул җиһазларны ишегалдына чыгарып куйган иде.

Борынгы патефоннар җыючы: «Араларында Швейцариядә җитештерелгән граммофон да бар»

Лаеш районы Олы Кабан авылында бик кызыклы шәхес яши. Рәшит Вильданов теш дәвалау клиникасы тота һәм борынгы патефоннар җыя. Мин аңа кунакка килгәндә, ул җиһазларны ишегалдына чыгарып куйган иде.

Мондагысы әле аз гына өлеше, күбесе Азнакайда икән. Гәрчә булганы да аның алар белән бөтен күңеле белән кызыксынуын һәм һәрберсенең уникальлеген күрсәтте. Барысы да танышының аңа патефонын бүләк итүеннән башланып киткән. Бу якынча биш ел элек чамасы булган. Күршесе йортыннан күченгәндә әлеге җиһазны чүплеккә ыргытырга уйлаган, әмма соңыннан акылына килеп, Рәшит Вильдановка бүләк иткән. Монысы зур тавыш чыгара торган инструменты булган патефон, фотоларда күргәнегез бардыр. Авыр ул, хуҗасы аны күз карасыдай саклый.

Чират “окопный” дигәненә җитте. Аны элеккеге заманнарда походларга барганда үзләре белән алганнар. Шунысы кызык, әлеге патефоннарга “зарядканы” кеше бирә, моның өчен боргычын әйләндерергә кирәк. ХХ гасыр башларында электр белән эшли торганнары булмаган. Ә менә Рәшит абыйда шундыйларның беренчесе бар. Розеткага тыгып, эшләтеп тә карадык, “Ай, былбылым!” җырын бик матур гына яңгыратты. Сүз уңаеннан, бу патефоннарның барысы да тәртиптә, тавышлары шәп чыга.

- Нәрсә кирәк соң бу искелек калдыклары? Ни өчен әлеге җиһазларны җыярга булдыгыз? — дип сорыйм үзеннән.
- Әйткәнемчә, кызыксынуым миңа беренче патефон бүләк итүләреннән башланып китте, әмма мин аңарчы да күңелем белән тартыла идем. Монда бит бернинди дә ясалмалык юк, кешенең нинди сәләте булган, әлеге җиһаз шуны чыгара. Әнә ул Зифа Басыйрова яисә Анна Герман ничек җырлаган! Хәзер андый бөекләр бармак белән генә санарлык. Ноталарны белмәсәң дә, моңны сизмәсәң дә, компьютер һәм синтезатор ярдәмендә әллә нинди ташка үлчим шедеврлар ясап була. Ә моның белән гадилек, күңелгә үтеп керерлек җырлау сәләте югала. Шуның белән патефоннар миңа якын да инде. Пластинканы киштәдән табып алып, шуны монда куеп, уйнату гына да ни тора! – дип, Рәшит Вильданов үзенең фәлсәфәсен аңлатты. 

Җиһазларның да төрлесе була. Әйтик, ХХ гасыр урталарында Швейцариядә җитештерелгән бер граммофонны Рәшит абый җыйды да, ул кечкенә генә монпансье кәнфите тартмасына әверелеп калды. Монысын элеккеге заманнарда яшьләр кесәләренә салып, дискотекага алып килә торган булганнар. Бик уңайлы бит, чыгарасың да, бер-ике минутта менә дигән патефон да әзер. Анысы да җырлый, эшләтеп карадык. Бу патефонны сәгать шикелле кабызырга кирәк.
Вильдановның пластинкалары да бер кочак, кем генә юк араларында. Иң матур тавыш шул беренче бүләк ителгән патефонда ишетелде кебек. Шулай булмыйни, аппаратурасы да мәһабәт бит! Хәер, Рәшит абый әйтмешли, иң мөһиме – алардан чын тере моң яңгырый. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading