16+

Бот буе малайга пычкы бир инде, әәә...

Урамнан җәяүләп узарлык бер сукмак кына калган. Һәркемнең капка төбендә утын. Имәне дә, каены да, усагы да.

Бот буе малайга пычкы бир инде, әәә...

Урамнан җәяүләп узарлык бер сукмак кына калган. Һәркемнең капка төбендә утын. Имәне дә, каены да, усагы да.

Иң шәбе каен утыны инде аның да, ну гел генә каен булып тормый шул. Ярар, ниндие бар, шуңа риза буласың инде. Көне буе халык утын кисә, утын яра, утын өя. Монда кайтканын эш итеп куюы әкренгә була аның, главные урманнан кайтуы инде.

Әнә Алмазлар турында да шикәр шакмагы шикелле озыыын бер хлыст каен ята, урам буе бар, ачуым да килмәгәе.
Анасы шул агач аркылы коедан су ташый, әле покага түзә, ну бер сөртенеп суын түксә... Хөстин әйтмешли, соңыннан сөзәр микән, әллә хәзер үк дуенын чыгарыр микән? Аныкын белмәссең, кайвакытта кызып киттем, тотыгыз дигәннән ким булмый ул.

Нишлисең, атасының һич вакыты юк бит әле, бу колхоз автобусына ял көнне дә ял юк, кемне туйга алып барасы, кемнең кунагын озатасы.
Ярар, эш булгач эш инде, уйнап йөрми. Әй, уйласа, шул утынны Алмаз үзе дә кисә инде ул. Тик менә өйдә үзе генә вакытны туры китерә алмый әле. Утын кисим әле диеп әйтсә, анасы Дружба пычкысын хәзер җыеп куяр, соңыннан үзе дә тапмас аннары. Аннан булыр. Нинди утын кисү әле сиңа, пычкыга киселсәң шунда, дия-дия, әпититеңне бетерер.

Җиде яшьлек җиткән җегетне гел кечкенәгә санаган булып монда. Һе, басу юлында автобус йөрткәнне белсә... сразы йөрәге ярылыр, Алла сакласын. Ә атасы белә – аңлый аның җиткән җегет икәнен, басуда рәхәтләнеп автобус рулен дә бирә, утын кисәм дисәң дә бер сүз әйтмәс иде, ну монда надзор бик көчле шул.
Анасының анда-монда киткәнен чамалабрак йөри әле бу арада. Әнә плитәгә ягып ашын да кайнатты, кичкә токмач белән бәрәңге генә саласы калды, берәр җиргә биләмгә барырга чамалый ахры, эш белән.

Эш белән дигәне аларда шәл бәйләү инде, эшсез биләмләп йөрү кая инде ул! Әнә, әзерләнеп бетте дә, Алмазны да үзе белән дәшә икән әле. " Әйдә, улым, апаң белән атаң кайтканчы югары очка менеп төшәбез, сөт тә алып менәрбез, аларның сыерлары сөттән калган, кем әйтмешли, декретта.
Җиткән җегет анасына ияреп йөрермени? "Ярар, нәнә, үзең генә мен инде, Радиклар, Инсафлар уйнарга чыгабыз дигәннәр иде, мин монда гына уйныйм әле, яме". Ярар, китте анасы биләмгә. Атасы – эштә, апасы укуда, продлёнкада, так шту кичсез берсе дә кайтмаслардыр әле.

Нинди уен инде ул капка төбеңдә киселмәгән утының ятсын да... Лапастан пычкы чыкты. Хәзер аргы як башын зәңгәр төтенгә күмеп, эшкә тотыныр егет. Нигәдер кабынмый бит әле бу пычкы. Шулайдыр, көч җитеп бетмидер күрәсең. Бүген ашны да, итне дә добавка белән ашыйсы булыр әле. Ит яратмыйм диеп утырсаң менә шулай була ул. Бөтен хикмәт иттә диләр шул. Кая, бәлки иртәгә көч тә керер, ну иртәгә мондый аулак булмас шул. Рәшит абыйсы да өйдә түгелдер инде, ишегалларыннан бер дә йөткергәне ишетелми. Түбән тирәгә төшеп кайтмый булмас, Хәсән абый урмандадыр инде, Мәүлә абый белән Минегали абый да.
Солтан абый өйдә булмыйча калмас, ул төштән соң өйдә була. Менә бит! Бирим дигән колына дигәндәй, Минегали абыйсы капка баганасына сөялеп, тәмәке көйрәтеп маташа. Башыннан бүреген салып җилләнеп тә ала, я утын кискән, я утын яргандыр да, ял итеп алырга чыккандыр инде капка төбенә. Бүген урманга чыкмагандыр инде, я тракторы ватылгандыр. Минегали абыйсы ерактан ук сәлам бирде. "Нәрсә, Хәмзин, нишләп үзең генә, дуслар кая?"

Атасы –  Хәмзә, үзе – Алмаз, аңа да шулай күп вакыт Хәмзин диеп эндәшәләр инде. "Минегали абый, мин синең янга киләдерием әле, син миңа Дружбаны гына кабызып бир әле". Минегали тарта торган тәмәкесен карга батырды да, малайга иярде. Гөрләп-дөрләп пычкы эшли башлады, Алмаз утын кисә, җиде яшьлек җиткән җегет. Минегали кире капка багасына сөялеп, тагын бер тәмәке кабызды. Аргыяк башында ике җирдә төтен күтәрелә, берсе Минегали тәмәкесеннән, икенчесе Алмаз пычкысыннан. Кисә малай, кисә. Күз алдында ата-анасының сөенечле йөзләре. "Маладис, улым, булдыргансың!"

...Менә шушы карчыклар нигә гел кирәкмәгән җиргә кысылалар микән ә? Гаффә апаны әйтүем. Ашыга-ашыга түбән тирәдән кайтып килә, бик ашыга, икендегә соңга кала микән инде? Алай да югары якка да күз төшереп аласы итте, аннары өенә кереп киткәнче Минегалигә әйтеп куйды:
– Ну бу Хәмзәне, кыланам дигәч тә, бот буе малайга пычкы бир инде, анда гына малай диярсең, Рәйсәсе нәрсә караган, киселсә шунда.
– Өйләрендә кеше юк аларның, ишекләрендә йозак.
– Син каян беләсең?
– Үзем барып пычкысын кабызып бирдем, кабызып кына бир әле, диде дә
Гаффә апа, икендесенә соңга калганын да онытып, кире борылып Минегали янына килде:
– Минегали, синең башың бармы, малай алай-болай булса... синең Хәмзәгә түләргә малаең да юк бит.
...Малай нәрсә булганын аңлаганчы, Минегали абыйсы ике атлыйсын бер атлап килде дә, пычкыны сүндереп тә куйды. Тирә-як тынып калды.
Алмаз аптырап башын күтәргәндә, Минегали инде үз капка төпләренә кайтып җитеп, өченче тәмәкесен кабызып маташа иде. Бу юлы аргы як башында бер генә төтен күтәрелде, Минегали тәмәкесеннән генә.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading