Җәйнең бик кызу көннәре иде.
Зәңгәр күктә ник бер болыт булсын! Озын яңгырлы атналардан соң бу – без балалар өчен дә, олылар өчен дә бик көтеп алынган җылы. Җәй көне авылда ул – инешкә су коенырга төшүләре, болында җиләк җыюы дисезме, эх! Безнең өчен – кичкә кадәр җәй җылысында иркәләнү мөһим булса, әби-бабаларыбыз өчен – ул бер сүз белән аңлатыла иде – бакча. Ә дөресрәге – бәрәңге бакчасы.
Безнең Мөбәрәкҗан бабай чүпне кертмән белән генә “бәрүгә” риза түгел, чүпне көрәк белән төбеннән алырга кирәк дип өйрәтә. Өйрәтеп кенә дә калмый, 87 яшьлек булуына карамастан, шушы кызуда, әлсерәп булса да һәрбер чүпне көрәк белән алып чыга. Без балаларның, әлбәттә, моңа түземлегебез җитми. Билләргә чыдый алмый башлыйбыз. Үз моң-зарларыбызны “түгәбез”: “Нигә бәрәңгене бу кадәр күп итеп утыртасыз?! Бу чүпләр бит мәңге бетмәс! – дия-дия, җәйнең кызуында уфтана-уфтана эшлибез. Шул ук вакытта бабайның тын да алмыйча эшләвенә шаклар катып карыйбыз, сокланабыз. Сер бирмәскә тырышып без дә эшне дәвам итәбез. Үзебез бабайны кызганып та куябыз:
-Бабай, кереп ял итеп чык! – диеп ялынып та карыйбыз. Ул ял иткәндә без дә биш минут уенга бирелер идек дибез. Бала уенда ни булсын инде. Икенче яктан, Бабайның кан басымы күтәрелер дип тә куркабыз. Ә ул тыныч кына эшли бирә. Һәм әле җавап та кайтара:
-Юк, балалар, бәрәңгемә хыянәт итмим! – ди ул.
-Ничек инде?! Бәрәңгегә хыянәт итеп буламыни? – дип бер тавыштан гаҗәпләнәбез без. Шулчак Мөбәрәкҗан бабай чираттагы рәтне чистартып бетереп, ни күрик: көрәген җиргә кадап куйды да, үзе бакча кырыена чыгып утырды. Кулы белән безгә дә изәде. Менә без бабай янына йөгереп килеп утырырга өлгердек кенә, Мөбәрәкҗан бабай җәйге җилгә кушылып сөйли дә башлады:
“Без сугыш чоры балаларын шушы бәрәңге коткарды! Әле аның яхшы бәрәңгесе үзебезгә тәтеми, череге генә кала иде. Яхшы бәрәңгене без үстереп җыеп фронтка озата идек. Сугыш чорында авылда әбиләр, безнең әнкәйләр, без бала-чагалар – барыбыз да басуда эшләдек, иген чәчтек, урдык, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстердек. Үзебез ачлы-туклы булсак та барысын да – яшелчә, итен-маен, бәрәңге-бодаен фронтка озаттык.
Сугыш башланганда миңа 8 яшь кенә иде әле. Мин беренче сыйныфны бетергән вакытлар. Беренче сыйныфны 5ле билгеләренә генә бетергәнем хәтердә. Укырга, язарга бик ярата идем мин. Хәтта көндезләрен, сендерәгә качып китапларымны укып алу минем яраткан шөгылем иде. Укытучы апамның җәйге ялларга мине: “икенче елга сине көтеп калам!” дип озатканы хәтердә калган. Бик укыйсы килә иде. Әмма сугыш кисте безнең ак белем юлларын. Җиң сызганып уку урынына, җиң сызганып эшләргә туры килде. Беренче сыйныфны бетерү белән, безнең бала чак та бетте. Сугыш башланды. Балачакны, уенны калдырып без бик иртә олыгайдык. Сугыш олыны-кечене дә, бай-ярлыны да, авыруларны да – беркемне дә кызганмады! Әтиләребез, кулларына корал тотарлык абыйларыбыз, яшь егетләр – барысы да фронтка китеп беттеләр. Алар урынына тормыш арбасын тартырга “җигелеп” әниләр, хатын-кызлар, һәм без балалар калдык.
Сугыш елларында ел фасылының кайсы гына вакытын искә алсаң да, авылда эшнең бетәсе юк иде. Җәй көннәрендә бигрәк тә. Алма бакчасына керсәң дә, яшелчә бакчасына чыксаң да – бер туктамый эшләргә кирәк: чүп утау, су сибү, кыяр-кишер – яшелчәләрнең берсен дә күздән ычкындырмыйча тәртипләү-үстерү. Ул бәрәңгене әйтеп тә торасы юк! Безнең әткәй-әнкәйләр һәр җәйдә бәрәңгене яңа туган баланы назлап, юатып-яратып караган кебек кадерләп, шундый зур хөрмәт һәм тырышлык белән үстергәннәр. Утыртканда ук җире җылы булсын, күзәнәге яхшы булсын, чокырына дөрес, матур булып төшсен дип кайгыртканнар. Ә инде шытып чыгу белән чүбен утый башлап, төпләрен йомышартканнар. Без дә әти-әнидән өйрәнгәнчә боларның барысын да түкми-чәчми үти идек. Бәрәңге утырту өмәсе үзенә күрә бәйрәм иде. Ә инде бәрәңге шыткач, аның чүбе дә озак көттермичә утаган саен бер атнадан бер атнага үсә дә чыга, үсә дә чыга иде. Тагын кертмәннәрне күтәреп чыгып китә идек бакчага.
Сугыш балалары, без бер дә “авыр”, “арыдым” ише сүзләрне әйтмәдек. Эшләдек тә эшләдек. Суык кыш айларында да тик тормадык, урманда утын кистек. Ә әниләр, апалар, әле төннәрен дә йокламыйча бияләй, оекбашлар бәйләп чыктылар. Болар барысы да фронт өчен, фашистларны җиңү өчен иде. Язны өзелеп көтә идек, чөнки агачлар яфракка бөрели башлагач, без бөреләрне җыеп ашый идек. Шулай бер елны, өй каршындагы миләшнең бер яфрагы калмаган! Ачлык шулкадәр каты иде, без бар яфракларын ашап бетергәнбез. Бакчада кар эреп бетү белән көздән качып калган бәрәңгеләрне эзләп ашый идек. Шунда бер черек бәрәңге табу да бик зур бәхет була иде безгә...” Эле ул чакларда: “Үсеп җитеп, Алман илендэ хезмэт итәргә туры килер “- диеп уйламаган идем.
Бабай тынып калды. Без дә бу мизгелдә “Бәрәңгемә хыянәт итмим” сүзенең бер тамчысын булса да аңладык кебек. Әйе, эшләр эшең булу, ашар икмәгең, тыныч күгең булу – инде үзе зур бәхет икәнен аңладык. Кертмәннәрне күтәреп яңа көч белән эшләргә керештек. Мөбәрәкҗан бабай әкерен генә торып бакча кырындагы бераз чүпне күтәреп өйгә таба китте. Ул ял итер дип без бик тә сөендек. Ул моңа лаек! Бабайны тагын да сөендерергә теләп һәрберебез тырышып эшләдек.
Ә бераздан, безнең борыннарны көлдә пешеп килүче бәрәңгенең хуш исе кытыклады. Мөбәрәкҗан бабай иң тәмле бәрәңгене эзерләп безне бакча башында көтә иде.
Хәбибрахманова Асия
Казандагы 82 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы
Комментарийлар