16+

Бу чәчәкләр вазада сусыз да тора

Фарфордан эшләнгәнен белмәсәң, чып-чын тере чәчәкләр дип уйларсың.

Бу чәчәкләр вазада сусыз да тора

Фарфордан эшләнгәнен белмәсәң, чып-чын тере чәчәкләр дип уйларсың.

Биектауда яшәүче Гөлнара Пановская ясаган чәчәкләр әле генә бакчадан җыеп алып кергән кебек. Алар бик матур һәм табигый итеп эшләнгән. Шуңа да кайберәүләр хәтта, нишләп вазадагы чәчәкләрең сусыз тора, дип сорарга да мөмкиннәр.  

– Чәчәкләрне баштарак полимер балчыктан ясый идем. Ул вакытта әле бер экология оешмасында баш хисапчы булып эшләдем. Сатып алучылар да, шушы һөнәргә өйрәнергә теләүчеләр дә барлыкка килгәч, егерме ел хезмәт куйган җирдән китеп, бөтен вакытымны чәчәкләргә багышларга булдым. “Үзеңә ошаган шөгыль таба алсаң, бер көн дә эшләмәячәксең”, – диләр. Мин менә шундый эш таптым, – дип таныштырды ул үзе белән.        

Салкын фарфор 19 гасыр башында ук Аргентинада барлыкка килгән икән. Әмма ике гасыр узса да, ул соңгы 10-12 елда гына популярлашып киткән. Әлеге материал нигездә крахмалдан һәм ПВА җилеменнән тора. Гөлнараның әйтүенчә, сыйфатын яхшырту һәм үзлекләрен арттыру максатыннан хәзерге осталар башка ингредиентлар да куллана. Таиландтан кайтарылган фарфорны өйдә дә “кайнатырга”, әзерен кибеттән дә сатып алырга була ди.     

“Ә ни өчен ул салкын дип атала?” – дигән сорау сездә дә тугандыр.
– Гадәти фарфордан аермалы буларак, бу материалдан әвәләнгән чәчәк, җиләк-җимешләрне яндырырга кирәкми. Ул үзе йомшак, сыгылмалы һәм кулга да ябышмый. Шул үзлегенә күрә, бөтен нечкә детальләрне дә чын чәчәккә охаштып ясарга була. Анары инде майлы буяулар белән үзең теләгән төскә буйыйсың, – дип аңлата оста.

Бер чәчәкне эшләр өчен бер атнага кадәр вакыт китә. Композиция ясарга теләсәң, тагын да күбрәк. Аның каравы ул чәчәкләр бик озак саклана.     
Әйткәнемчә, Гөлнара мастер-класслар да оештыра. Бу һөнәргә өйрәнергә теләп, республика шәһәрләреннән, хәтта Мәскәү, Сочи, Дагыстаннан хәтле дә киләләр икән.

– Бу көннәрдә генә Алабугадан һәм Чаллыдан килделәр. Кызлар гына түгел, бер егет тә өйрәнеп китте, чөнки әлеге шөгыль бик мавыктыргыч.  Җылы кулларың белән күңелеңне биреп эшләгәч, бу чәчәкләр чынлап та чын, – ди ул.



Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading