16+

Дамир Бәдриев: "Колибри" (юмореска)

Гомеремдә хастаханә юлын таптаганым юк иде, җәмәгать. Бәхетеңне керпе селкетсә, беләсең икән, әй. Шулай берсендә фермадагы печәнлектә колхоз дояркасы белән гыйшык-мыйшык уйнап ятыш иде. Нәсел үгезе кечкенә капканы ничекләр ачып кергән диген.

Дамир Бәдриев: "Колибри" (юмореска)

Гомеремдә хастаханә юлын таптаганым юк иде, җәмәгать. Бәхетеңне керпе селкетсә, беләсең икән, әй. Шулай берсендә фермадагы печәнлектә колхоз дояркасы белән гыйшык-мыйшык уйнап ятыш иде. Нәсел үгезе кечкенә капканы ничекләр ачып кергән диген.

Печән астыннан чыгышыма каерыплар да сөзеп җибәрде, мин сиңа әйтим. Үзем – бер якка, күтәреп өлгермәгән ыштаным икенче якка очты. Үгезнең мөгезе җан җиремә тияргә ике сантиметр гына калган, анысын соңыннан гына белдем. Аңсыз гәүдәмне “скурый” машинасы Казанга кадәр алып киткән. Хатынга кушылып, колхозның бөтен дояркасы елашып калган, ди. 

Хатын-кызлар ярата инде анысы үземне. Чөнки, хөрмәт итәм мин гүзәл затларны. Ир-атлар башкара алмаган эшләрне җир җимертеп эшләп чыгалар, шунлыктан күңелләрен күрергә тырышам. Ә кешегә, бигрәк тә, хатын-кызга бер җылы сүз дә җитә, май кебек эреп төшәләр.
Гәүдәмә берсенең йомшактан да йомшак бармаклары кагылуыннан айнып, күзләремне ачтым. Ап-ак бүлмәдәге тимер өстәлгә шәп-шәрә килеш сузып салганнар үземне. Шул ап-ак бүлмәдә актан-ак халытлы бер гүзәл кыз яраларыма ниндидер май сөртеп мәтәшә. Күзләремне ачкач, кулын алды да, текәлеп карап тора бу миңа. “Нәсел үгезе мине теге дөньяларга олактырган икән. Җәннәткә кертер алдыннан хур кызы дезинфекция үткәрә, ахырысы”, – дип уйлыйм. 

– Нәрсә, шәрә ир затын күргәнең булмадымы әллә? Йә, бер-бер нәрсәм бер-бер нәрсәне хәтерләтәме? – дип сүз каттым.
 Рәхмәт төшкере, фәрештә дигәнем татар кызы икән.
 – Сезнең бер-бер нәмәстәкәегез колибрины хәтерләтә, куркып, егылыплар үләрсең, – дип, җавап кайтарды.
 – Әйе, – мин әйтәм. – Хатын да, колхоз дояркалары да калибрыннан бер дә зарланмыйлар иде. Азрак дәвалангач, үзең дә сынап карый аласың. Дөньялыктагы гамәлләр фәрештәләргә дә ярыйдыр, шәт. 

 Гүзәл кыз: “Нинди фәрештә! Хастаханә бу, абзый”, – дип, эчләре катып, көлә-көлә чыгып китте.
Соңыннан палатада яткан бер укытучыдан белдем. Колибри чебеннән аз гына зуррак кошчык икән. Шәфкать туташы көлеп тә караган соң минем җан җиремнән. 
 Гомерең бетмәсә, яшисең икән ул. Хәлләрем сәламәтләнүгә таба бара. Ара-тирә шәһәр кибетләренә дә чыгып кергәлим. Безнең сыер савучылар иртә таңнан фермага килеп, тырыша-тырыша сауган сөтләрнең бәһасе “Киндер-сюрприз” шоколад күкәеннән дә арзанрак икән, ләбаса. Кибетләрдәге товарларның кыйммәтлегенә шаклар каттым. 

Медицина хезмәткәрләренә рәхмәт! Авылга сәламәтләндереп кайтарып җибәрделәр. Очрашкач, и, сөенде хатын, и, сөенде балалар, и, сөенде дояркалар. Фермадан хатын-кызлар делегацияләре килеп, хәлемне белешә. Дояркалар: “Иң яхшы көтүчебезне харап итте”, – дип, кычкыра-кычкыра, чиләкләре белән нәсел үгезен тукмап ташлаганнар икән. “Көтү үгезсез калды, сыерлар тилмерә”, – дип, миңа күз кысалар наяннар.

Минем хатын сизмиме соң инде дояркаларның тел төбен. “Барыгыз-бар, калхуз сыерлары көтеп торыр, әле монда өй сыеры да үгезне сагынды”, – дип, тегеләрне өйдән сөреп чыгарды. 
Менә шундый-шундый хәлләр. Колибримы анда, әллә лачынмы, һәр кошның аның чут-чут итеп “сайраганы” яхшы.

Фото: https://www.freepik.com/

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading