Хәния Фәрхи оештырган "Бәйрәм" ансамбленең алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга теләве турында әлеге төркемнең алып баручысы Ленар Насыйров әйткән иде.
Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә алып үткәрелгән "Истә калсын!" концертларында катнаша алмавының сәбәбе үз концертлары булу белән бәйле иде. Дәнифнең үзенең дә "Бәйрәм" ансамбленә кайту теләге юк түгел. Ә менә быелның февраль аенда "Шәһри Казан" да дөнья күргән әңгәмәдә ул ансамбльгә кагылышлы сорауларга болайрак җавап биргән иде:
- "Бәйрәм" ансамблендә эшләгән еллар сагындырамы?
- Үткәннәрне сагына торган гадәтем юк. Әле бит Виталий Агапов, Зөһрә Шәрифуллиа, Гөлдәния Хәйруллина белән дә эшләп йөрдем. Әлбәттә, ул елларны хәтергә төшерәм, әмма юксынып түгел. "Хәния Фәрхи белән шул шәһәрләрдә булдык бит әле", - ди уйлап куям.
"Бәйрәм"дә эшләгән еллар - күңелле дә, җаваплы да иде. Төркем булгач, барыбыз да бер төрле фикерләргә, бер вакытта йокларга ятарга, бер вакытта уянырга тиеш... Җитәкчебез - Гәбделхәй бик таләпчән кеше иде. Теләсәң, теләмәсәң дә эшеңә карата җитди булырга кирәк. Ансамбль барлыкка килеп, халыкка таныла башлаган еллар иде бит, ә ул тагы да җаваплылык өсти. Бөтен төркемгә - бер җиңел машина, башка бер әйбер дә юк. Илгиз Закиров, Фәрит Әхсәнов, Радик Нигъмәтҗанов, Фәрит Миннибаевлар белән эшләү - зур бәхет иде ул.
Ул елларда Хәния Фәрхинең тәүге альбомы - "Онытылыр димә"не әзерләгән идек. Анда акча турында уйлау бөтенләй юк иде, бирелеп, студиядә куна калып эшләдек. Һәм, миңа калса, ул иң отышлы альбом. Хәзер бит альбомнар бик җиңел һәм тиз эшләнә. Җырчы кичтән җыр ятлый да, икенче көнне студиягә барып яздыра. "Обкатка" дигән әйбер юк. Ә бит җырны еллар буе сәхнәдә җырлап, соңыннан студиягә барып яздырсаң, ул бөтенләй башкача яңгырый.
- Ансамбльгә эшләргә чакырсалар, кайтыр идегезме?
- Юк. Алар графигы белән яши алмам төсле. Ерак шәһәрләргә дә бара алмыйм. Без эшләгән дәвердәге музыкантлар белән, Татарстан буйлап кына йөрибез дисәләр, ризалашыр идем.
- Ул елларда сезнең белән булган берәр кызыклы хәлне сөйли алмассызмы?
- Сезонның соңгы тамашасы артистлар телендә "Яшел концерт" дип атала. Ул концертта артистлар бер-берсен шаярта, программаның үзгәреп китүе дә бар, әмма тамашачы моны сизмәскә тиеш. "Стамбул" дигән җырны башкарганда, режиссер сүзе буенча, кара күзлек киеп җырларга тиешмен. Синтезатор өстендә торган күзлекне алып кидем, әмма бер әйбер дә күрмим. Җырларга, сәхнәдә селкенергә кирәк. Тамашачыга сиздерми, күзлекне салып карадым: анда кара изолента беркетелгән. Изолентаны тиз генә куптардым да, күзлекне киеп куйдым, җырлауымны дәвам итәм. Әмма барыбер бернәрсә дә күрмим. Селкенмичә, бер урында гына басып җырладым. Баксаң, Урал Рәшитов мине шулай шаярткан. Изолента гына түгел, күзлекнең пыяласын кара маркер белән буяган булган.
Урал - бик күңелле кеше ул. Бергә эшләгәндә озак-озак сөйләшеп утыра идек. "Бәйрәм" ансамбленә, шундый зур шәхесләр белән очраштырганына, аеруча рәхмәтлемен.
- Миңа калса, Хәния Фәрхинең иң уңышлы дуэтлары - ул сезнең белән башкарылганнары.
- Дуэтларга карата мин бик җитди карашта. Аны бит теләсә кем белән җырлап булмый. Дуэтта бер кеше икенчесен ишетеп җырларга тиеш. Бу эшкә алынгансың икән, аны җирендә җиткереп эшләргә кирәк. Дуэтны өстән-өстән, тиз генә яздырып булмый. Дуэт башкарыйк әле, дип, әле дә шалтыратучылар бар. Әмма алынмыйм, авыр эш ул.
Уңышлы дуэтны сере гади - Хәния апаның тавышына комачауламыйча, кушылып җырлау. Дуэтта хатын-кыз белән ир-ат җырлый икән, ирләр югары яки түбән ноталарны хатын-кыз тавышын басмыйча, әмма үзләрен дә ишеттерерлек итеп җырлый алырга тиешләр. Дуэтның аранжировкасын Хәния апаның тавышына эшлиләр иде, мин соңыннан иярә идем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар