16+

Эчең авыртса, карлыгач оясы эзлә! (Имләүләр турында)

Халык нинди генә чир килеп чыкмасын, бөтенесенә дә имен табарга тырышкан. Ничек итсә иткән, имче исемен йөртүче кешегә барган, шул дәвадан шифа алуына ышанган. Һәр төбәктә дә билгеле имчеләр булган. Һәм бүген дә бар әле алар.

Эчең авыртса, карлыгач оясы эзлә! (Имләүләр турында)

Халык нинди генә чир килеп чыкмасын, бөтенесенә дә имен табарга тырышкан. Ничек итсә иткән, имче исемен йөртүче кешегә барган, шул дәвадан шифа алуына ышанган. Һәр төбәктә дә билгеле имчеләр булган. Һәм бүген дә бар әле алар.

Бүген мин сезгә Балтач районы Арбор авылында язып алган кайбер имләү очраклары турында сөйләп китәм.

Бүсер имләү
Бүсер сыны ясап, шуны язуга язып, юып эчерәләр. Аның үз дәвасы бар. Аннары соң кайбер вакытта буена да эләләр дияләр иде. Буена элү дигәне, бүсер сынын җепкә асып, шуны кешегә, ягъни муенына элеп кую була.⠀

Чәнчү авыртуы
Чәнчү авыртуы – артыш ылысы чәнечкән кебек бөтен эчнең чәнчеп авыртуы дигән сүз. Аны имләү өчен уклау кулланыла.
Кешене аякларын кояш баешына таба каратып сузып яткырасы. Имләүче кеше авыруның уң ягына баса һәм имләнүченең корсагы буенча уклауны сулга таба ышкып,
- 1дән 9га кадәр саный һәм «туфракка китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерә;
- 1дән 7гә хәтле саный һәм «җилгә китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерә;
- 1дән 5кә кадәр саный һәм «бизеп китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерә;
- 1дән 3кә кадәр саный һәм «очып китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерә;
- 1 дип әйтә һәм «берлексез булсын, бетсен-китсен, җиде кат җир астындагы җир асты кондызларына китсен» дип, сулга өч тапкыр төкерә.
Имләп бетергәннән соң, авырган кеше 15-20 минут ятып торырга тиеш. Әгәр тәмам уңайланып җитмәсә, өч тапкыр имләргә кирәк.
Эч авыртканда, кату чыкканда, беләсезме, нишләгәннәр? Карлыгач оясын алганнар да, чүпрәккә чорнап җылытып, шул кешенең корсагына куйганнар. Анда төрле төштән җыелган балчык булганга, бу бик файдалы булган икән.

Тимрәү (лишай) чыкса ничек имләгәннәрен әйтимме? Күмер, акча, ашык (берәр хайванның тез сөяге, күпчелек очракта сарыкныкы) алып, шушы өч әйберне өч көн тимрәү тирәсендә түбәндәге сүзләре әйтеп, әйләндергәннәр:
Әм-әм-әмрәмүнә,
Тим-тим-тимрәмүнә.
Ай кайта, көн кайта,
Тимрәү булсаң, син дә кайт.
Шушы имнәрнең шифасын күргәннәр бит заманында. Бернинди дару-мазар кулланмаганнар.

Зәлия Брусько

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading