16+

Əсхәт Дөбер-Шатыр ярымшәрә кызлар белән төшерелгән клиплары турында: «70 яшемдә дә шундый ук клипларым булачак»

- Əсхәт, ничек сезгә мондый яңгырлы җәй? - Быелгы җәй башка еллардан аерылып тора шул. Кояш булмавы депрессиягә илтә, Д витамины деффицитыннан организм тиз арый. Əмма бу минем хакта түгел. Яңгырлы көннәр миңа бик ошый. Мондый һава торышы үзенә күрә романтик атмосфера тудыра. Гадәттә, мин яңгыр яуганда вакытымны сөйгәнем белән...

- Əсхәт, ничек сезгә мондый яңгырлы җәй?
- Быелгы җәй башка еллардан аерылып тора шул. Кояш булмавы депрессиягә илтә, Д витамины деффицитыннан организм тиз арый.
Əмма бу минем хакта түгел. Яңгырлы көннәр миңа бик ошый. Мондый һава торышы үзенә күрә романтик атмосфера тудыра. Гадәттә, мин яңгыр яуганда вакытымны сөйгәнем белән уздырам, фильмнар карыйм, тәмле үлән чәйләре эчәм, йоклыйм... Аннары, күп вакытым фитнес залында үтә, чөнки төп эшем спорт белән бәйле. Д витамины дефициты да миндә юк, чөнки күптән түгел Мальдив утрауларында ял итеп кайттык.

Бүгенге көндә бөтен командам белән "Егетләр" җырына клип төшерү өстендә эшлибез. Ул күпләрне башкача уйланырга мәҗбүр итәчәк. Əлеге җыр яшьләрнең гимны булырга тиеш: син кемнәндер түгел, ә кемдер синнән үрнәк алып яшәсен.

- Клипларыгызга килгәндә... Алар бик тыйнак түгел...
- Миңа калса, елга буенда, урманда төшерелгән клиплардан халык ялыкты. Ни өчен яшьләр чит ил клипларын карый? Чөнки анда төрлелек, стиль бар, алар матур... Мин яшьләр белән яшим һәм җырларымның тематикасы да аларга юнәлтелгән. Халыкка безне нинди матурлык уратып алганын күрсәтәсем килә. Фонтан һәм люрекслы ялтыравык күлмәкле клиплар карарга ияләшкән тәнкыйтьчеләрнең сүзен колагыма да элмим. Күңелем белән мин һәрчак яшь һәм заман шаукымыннан калмаска тырышам. Үзләре бармакка бармак та какмаган, диваннан тормый комментарий биреп ятучылар күп ул. 60 яшьтә дә, 70тә дә шундый ук клиплар төшерәчәкмен. Ошамый икән - карамасыннар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading