16+

Аның тәм-томын шоколад урынына сатып алалар

Арчадан Илүсә Дәүләтшина балдан тәм-том ясый. Аны ул кеше организмына зыянсыз итеп эшләгән, экологик яктан чиста продукт итеп күрсәтә. Ул үзе инде дүртенче буын бал белән шөгыльләнә.

Аның тәм-томын шоколад урынына сатып алалар

Арчадан Илүсә Дәүләтшина балдан тәм-том ясый. Аны ул кеше организмына зыянсыз итеп эшләгән, экологик яктан чиста продукт итеп күрсәтә. Ул үзе инде дүртенче буын бал белән шөгыльләнә.

Тумышы белән Арча районыннан, хәзерге вакытта Казанда яши. Башкалада ул продукциясен сата, һәрвакыт төрле күргәзмәләрдә катнаша. Ә авылда әти-әнисе бал белән шөгыльләнә, аларга энесе булыша, үзе дә кайткан саен гаилә бизнесына өлешен кертә. Бүген Дәүләтшиннарның Арча районы Каенсар авылында 100 умарталары бар, кортлары күбесенчә юкә балы җыя. Илүсәнең әтисенә умартачылык серен аның әтисе сеңдергән. Ул вакытта алар Саба районында яшәгәннәр, әлбәттә, бал белән шөгыльләнгәннәр. Соңыннан гаилә Арчаның Айван дигән авылына күченеп китә. Кыскасы, ничә буын бөтен җаны-тәне белән шушы юнәлеш буенча эшли. Илүсә Дәүләтшина чикләвек, җиләк һәм юкә балы кушылган тәм-том ясый.

—   Ни өчен бу тармакка кереп китәргә булдыгыз? Калганнар кебек үк бал аертып кына йөреп булмадымы? — дигән сорау бирмәсәм, дөрес килеп чыкмас.

—   Минем өчен әлеге продуктның кеше организмы өчен файдалы булуы, зыян салмавы мөһим иде. Менә 1 ел инде үзем дөрес туклану режимы белән яшим, өстәвенә артык шикәрсез тәмле десерт уйлап чыгарасы килде – шуларның барысы да ныклап шушы юнәлештә эшләргә этәргеч бирде. Тагын шунысын әйтәсем килә, бер ел мин вегетариан ризыгы гына ашыйм. Чикләвектә бик күп аксым бар, бал үзе табигый шикәр белән баетылган, җиләкнең үзенең яхшы сыйфатлары бар, шуңа күрә дә әлеге өч компонентны кушып, яңа төр тәм-том эшләп чыгардым.

Чикләвекне 12 сәгать суда тоталар икән, шулай иткән очракта ул сыйфатлы һәм чиста була. Бу Илүсәнең башкалардан аерып тотучы бер факт. Былтырның декабреннән ул төрле күргәзмәләрдә катнаша, атна саен ниндидер чарага бара. Шунда аның продукциясе турында халык белә, еш кына күпләп сатып алу килешүләре дә төзи. Башка көннәрне дә буш тормый, товарын сорап кына торалар. Баксаң, аның тәм-томын десерт яратучылар күп ала икән, шоколад урынына сатып алучылар да җитәрлек. Бүләк өчен менә дигән продукт икәнен әйтеп узыйм, тышкы яктан аны Илүсә бик матур итеп ясаган, моның өчен махсус дизайн уйлап чыгарган.

Әле алга таба сатып алучыларга продукцияне алып бару сервисын да эшләп чыгармакчы, чөнки клиентлары көн саен артып тора. Ни өчен кеше сезнен товарны сатып ала дигән сорауга, Илүсә Дәүләтшина үзебез умартачылар, балыбыз үзебезнеке, әле җитмәсә ул юкәнеке, иң сыйфатлысы санала, бөтен компонентлар чиста, шуңа күрә халык яратты дип, җавап бирде. Татарның өчпочмагы, бәлеше, гөбәдиясе булганда, аңа гына хас булган тәм-томы да барлыкка килергә тиеш инде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эшлэре унышлы булсын, эммэ Вегетариан буду - дөрес туклану режимыдыр дип уйламыйм мин.

    Мөһим

    loading