16+

Гадилә Вәлиева: «Артыш җиләгенең 40 төрле авырудан шифасы бар – ничек инде аны җыймыйсың?!»

Балтач районы Нөнәгәр авылыннан Вәлиевләр гаиләсе бу көннәрдә артыш җиләге җыю белән мәшгуль. Алар элек-электән урман, кыр-басулардан кайтып кермәгән. Җәй җитүгә - җиләк, соңрак мәтрүшкә җыеп сату иткәннәр. Соңгы елларда артыш җиләген (можжевельник) җыя башлаганнар.

Гадилә Вәлиева: «Артыш җиләгенең 40 төрле авырудан шифасы бар – ничек инде аны җыймыйсың?!»

Балтач районы Нөнәгәр авылыннан Вәлиевләр гаиләсе бу көннәрдә артыш җиләге җыю белән мәшгуль. Алар элек-электән урман, кыр-басулардан кайтып кермәгән. Җәй җитүгә - җиләк, соңрак мәтрүшкә җыеп сату иткәннәр. Соңгы елларда артыш җиләген (можжевельник) җыя башлаганнар.

- Аны җыярга кирәк дип белми дә идек, җиләк-мәтрүшкәләребезне сатып алучылар, нишләп артыш җиләген дә җыймыйсыз, ул бик тә сихәтле бит, диделәр. Шуннан интернеттан аның файдасы турында укып белдек. 40 төрле авырудан шифасы бар икән. Мондый хикмәтле дәваны, әле сораучылар да булгач, ничек җыймыйсың инде? Безнең якта артыш күп үсә, әмма бер куакта җиләк өч елга бер була. Күрше-тирә авылларда да артышны җыючылар күп, шуңа да аны эзләп ераграк җирләргә чыгып китәргә туры килә. Артышның җиләген августтан октябрьгә чаклы җыеп була. Буш вакыт чыгуга, ирем белән чыгып китәбез. Көз дәвамында, ике-өч капчык җыела. Аларны кыш буена сатып бетереп барабыз. Җиләкне Зәй, Азнакай, Актанышларга кадәр барып сатып кайтабыз, - дип сөйли Гадилә Вәлиева.
Артыш җиләген җыю ансат түгел икән, ул тау өстендә үсә, җитмәсә, чәнечкеле дә, шуңа, бияләй киеп җыярга туры килә. Башта капчыкка бөтен чүбе белән җыела. Чистарткач, аралагач, иләгәч, бер капчыктан яртысы гына кала. Аны киптереп тә, кофемолка ярдәмендә порошок итеп төеп тә саталар.
Гадилә апа әйтүенчә, көненә ун данә артыш җиләге ашарга кирәк. Кечкенә балаларга да файдасы бар икән.

- Бүген генә онык йөткерә башлаган иде. Бер генә җиләк каптырдым, йөткергәнен ишеткәнем юк әле. Порошогын да бер чәй кашыгы очында гына бирергә була. Башы авыртканнар да сихәтен күрә. Моның өчен ярты чынаяк суга унбиш данә кипкән җиләк салып кайнатасың да аз гына бал салып (бал килешкән кешеләргә) эчәсең. Балсыз гына да эчәргә була, - ди яңа танышым.

Артыш җиләгенең файдасын әңгәмәдәшем үзе дә күргән. Аяклары бүрәнә кебек шешкәч, порошогын сыек май белән кушып (бер аш кашыгы порошокка ике аш кашыгы сыек май исәбеннән), авырткан җиргә сылаган. Аның өстенә полиэтилен пакет каплап, йомшак тукыма белән бәйләп куйган. Әлеге компресстан соң аягым тиз уңайланды, ди ул. Шундый ук катнашманы артрит, ревматизм булганда да файдаланырга мөмкин икән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading