16+

Гаилә кору: идеаль формула бармы?

Яшьләр бүген бик амбициоз һәм импульсив. Баш миендә һәрвакыт ниндидер уйлар бөтерелә. “Иртәгә чәчтарашка барам да, чәчемне зәңгәргә буятам”, “Автостоп белән чит илгә барып кайтасы килә, кемне чакырырга икән?” Һич уйламаганда өйләнеп/кияүгә дә чыгып куя ала.

Әбиләр гел: “Җүләр чакта кияүгә чыгып кал”, – дип әйтә иде. Әмма гаилә кору – җитди мәсьәлә. Тормышка чыга торган кеше мәхәббәткә таянып кына түгел, аек акыл, төпле уйлар белән эш итәргә тиеш.

Насыйп яр итеп сайлаган кеше чынлап та мәхәббәт дулкынында биргән вәгъдәләренә тугры калырмы икән? Бер фатир эчендә калгач, үзгәреп куймасмы? Бәлки ул камыр басып, бәлеш тә пешерә белмидер? Яисә күктән йолдыз алып бирергә әзер булган баһадир, диванда ятып, кино карап утыручы бер ялкаудыр? Әлбәттә, һәркемнең үз тәлапләре. Әмма юкка гына: “Ашыккан ашка пешкән”, – димиләр бит.

Безнең әби-бабайлар, хәтта әти-әниләр дә иртә гаилә корган. Димәк, алар үз бәхетләрен тиз тапканнар булып чыга. Эш бәхеттә генә дә түгелдер бәлки, ә тырышып-тырмашып үзең теләгән тормышка, шул бәхеткә ирешүдәдер. Кемгә ничек язган бит...

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading