Бүген "Шәһри Казан"ның баш мөхәррире Гөлнара Ильяс кызы Сабированың туган көне. Хатын-кызның яшен сорамыйлар диләр, ә ул сорасагыз да яшереп тормый.
Чөнки япь-яшь, чая, тиктормас җанның бу яшькә җиткәндә горурланырлык кылган гамәлләре бар. Ул яши белә... Җаны теләгәнчә, күңеле кушканча... Пыскымый, ә дөрләп яна. Шуңа күрә, ул тотынган һәр эш һәрвакыт югары нәтиҗә бирә.
Безнең, редакция коллективының, аңа рәхмәте бик зур. Һәркемнең эшен күреп, дөрес бәяли белүче кеше кул астында эшләү, эштән тыш та һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер җитәкчең булу - зур бәхет.
Эштә көчле хатын-кыз булса да, ә иҗаты һәм ихлас сүзләре аның үтә дә нәфис, хисчән зат булуын "сата". "Яшьне ни өчен яшерергә кирәклеген аңламыйм... Миңа 35 һәм мин бик бәхетле! Кызганыч, кемнәрдер минем яшькә җитә алмый, кемнәрдер җитеп тә тәмен аңламый... Һәр көннең шатлыгын һәм рәхәтен тоеп яшәргә язсын!" - ди ул.
Без аңа киләчәктә эшендә зур уңышлар, сәламәтлек, иҗат дәрте, көтелмәгән куанычлар, гаиләсенә иминлек телибез.
Алга таба да тормышның рәхәтен тоеп, бәхеттә, мәхәббәттә яшәргә язсын Сезгә, Гөлнара Ильясовна! Озак еллар бер гаилә булып, гөрләтеп эшләргә насыйп булсын!
Сезнең хозурга Гөлнара Сабированың соңгы елларда иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Мин яратып туялмамын кебек -
Ә син безнең гомер алда дисең...
Мизгел бирелгәнме, көнме, елмы -
Син күпмегә килдең - кем соң белсен?!
Син күпмегә килдең?!
Минем менә
Яратылып туялмаган чагым.
Кочагыңда синең эрегәндә
Теләк телим:
"Гомер бирче! Булсын тагын... Тагын!"
Һәм яратып туялмаган чагым!
Күзләреңнең төсен (минем төсем!),
Башлар әйләнерлек исең,
Кулларыңның көчен,
Хыялларың, фикер-уйларыңны...
Синнән якын,
Кадерлерәк юк бит минем өчен!
Ике гомер бирер идем,
Җитсә көчем...
***
Мин хатын-кыз.
Минем белән авыр.
Миннән башка кыенрак мең кат.
Мин хатын-кыз,
Йөз кат төрләнсәм дә,
Бүген нинди булсам - шулай ярат.
Мин хатын-кыз.
Чык тамчысын күреп
Яшь тамчысы булыр битләремдә.
Елак та мин, нечкә күңелле дә.
Хатын-кызмын: сүзләр - хисләремдә.
Көчсезмен мин.
Əмма яратканда
Күперләрне яндырырлык янам.
Таш диварлар ава, кыя таулар
Буйсыналар шушы көчсез җанга.
Мин яратсам - бар барлыгым сөя,
Тугрылыгым - булат ныклыгында.
Җир йөзендә беркем калмаса да,
Мин ышанам синең хаклыгыңа.
Мең кат үләм, мең тереләм көнгә,
Хисләремнән үзем тынсыз калам.
...Бүген нинди булсам - шулай ярат,
Мин барыбер син теләгән булам...
***
Инде ничәнче көн тик син генә
Уйда. Телдә. Төштә. Хыялларда.
Синең исем белән тынлык табам
Һәм... атылам биек кыялардан..
Инде ничәнче көн, саташкандай,
Бар нәрсәгә сине генә бәйлим.
Синең белән эшкә барам, кайтам,
Йоклыйм, торам, иртән чәй әзерлим.
Җүләр дисәң, җүләр түгелмен күк,
Акыллы да түгелмендер инде.
Сине - җиде ятны - иң якыным,
Иң кадерлем итеп йөргән көнем...
Бер белмәгән кешене сагынып яшим,
Образыңа табынып яшим синең.
Мәрткә китүемме хыялланып,
Уянуыммы соң әллә минем?!
Асты-өскә килде бар дөньямның.
Тормышмы бу??? Әллә уен гына???
Котыласым килә бәйлелектән...
Сеңеп бетеп синең куеныңа!!!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар