16+

Гүзәл Әхмәтова: «Әниемнең төпчек кызы мин»

"Минем әнием - Әлфия Әнгәм кызы, гомер буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде.

Гүзәл Әхмәтова: «Әниемнең төпчек кызы мин»

"Минем әнием - Әлфия Әнгәм кызы, гомер буе рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде.

Ә авыл җирендә, үзегез беләсез, укытучы өстенә бар бурыч та йөкләнә: ул концертны оештыручы да, куючы да, алып баручы да. Кыскасы, иң актив кешеләрнең берсе. Үзе генә түгел, гаилә әгъзаларын да шундый актив тормышка җәлеп итте. Мине дә кечкенә чагымда ук сәхнәгә алып чыкты. Биергә, җырларга яратты. Җыр-моңга сәләтем әни ягыннан килә: ул үзе дә матур җырлый, ә Мәрһәбә картыем бөтенләй искитмәле тавышлы, аеруча моңлы кеше булган. Шуңа күрә, минем алда беркайчан да сайлау тормады. Җырчы булачагымны әллә кайчан белә идем.

Әнием өч кыз үстерде, мин - иң төпчеге. Апаларым тышкы кыяфәте белән әнигә ошаган булсалар, мин - әтигә. Әйткәндәй, бездә - укытучылар династиясе. Апаларым да гомерләрен шушы изге эшкә багышлый.
Гомерен мәктәпкә багышлагач, әнием авылдан да бик чыгып йөри алмаган. Шуңа күрә, аны хәзер гел үзем белән йөртергә тырышам. Гастрольләргә дә чыгабыз, театрларга да йөрибез... Кыскасы, тормышның ямен табып яши беләбез. Чит илгә генә чыкканы юк. Менә берничек тә алып чыгып булмый. Үз иленең патриоты бит ул!
Әйткәндәй, әнием җырлар да иҗат итә. Минем репертуардагы "Әниләрнең гомерен озынайтыйк" җырын ул язды.
Әниләр - бөек зат. Барлык аналарга озын-озын гомер телисем килә. Балаларын сөендереп, үзләре нарасыйларының уңышларына сөенеп, рәхәтләнеп яшәсеннәр иде!"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading