16+

Яз йогынтысы (Шаян монолог)

16 февраля 2025, 15:36
1060
0
1
Уку өчен 3 минут

Яз сулышын тоя башладык бит, дуслар! Кошлар да, сөенеп, язгыча сайрый. Урамда инде атна буе җылы һава тора.

Яз йогынтысы (Шаян монолог)

Яз сулышын тоя башладык бит, дуслар! Кошлар да, сөенеп, язгыча сайрый. Урамда инде атна буе җылы һава тора.

Иң мөһиме -  күңел күгендә яз кояшы балкый. Сизәсезме, тәнгә дә дәрт керде?! Хәтта хатын да күзгә кыз булып күренә башлады. Сезнең дә шулайдыр инде ул, әйеме?! Дәртләнәсездер, диюем. Язлар саен күңел яшәрә бит ул ... Яз, сөю-мәхәббәт юкка гына синонимнар булып йөрми.Авыз ерырга ашыкмагыз, хәзер хатынны йоклаткан юк! 

Эһем-эһем, монысы интим тема инде аның, кыскасы, нәрсә турында сүз барганны аңлагансыздыр?!.
Яз дигәннән, хатын да шиккә калды: "Тагын гашыйк булдың, ахры, карт җүләр!" - ди. Көлмәгез, йөрәк кенә яшәреп калмыйча, тәнгә дә яшьләрчә көч- куәт иңде. Кич җиткәнен көтеп ала алмыйм, сәгатьләрне генә түгел, минутларны да сабырсызланып саныйм...
"Хатынга карыйсы килми инде хәзер!" - дисезме?! Ә сез аның яшь чакларын күз алдына китерегез һәм ширбәт аен искә төшерегез, теге ни, без өйләнешкәч кенә төн кыскарды, дигән чакларны...
Әзрәк дәрт кердеме?!
"Юк әле!" - дисезме?!

Ул очракта инде авария вариантын эшкә җигегез.
Неүжәли аңламадыгыз?! Хатыныгыз белән янәшә утырып, эротик фильмнар карагыз. Менә күрерсез, теге картлач әйткән иде аны, дип, мине рәхмәт хисләре белән искә алачаксыз.

Сүгенмәгез, сүгенмә, шуңа өстәп, хыял көчен - фантазиягезне дә эшкә җигегез. Эшли ул, җәмәгать, эшли. Беренче минутларда ук хатыныгызның күзләре ялтырый башлап, карап бетерүгә:" Җаным!" - дип муеныгызга асылыначак. Калганына инде сезне өйрәтеп торасы юк! Тагын бер төпле киңәш : фантазиягез сөю процессында да кирәк булачак, иркә-назны җәлләмәгез, берүк, үзе бер мәхәббәт күренеше - сценасы булсын! Әйе, әйе, сөйгән ярлар өчен карават та сәхнә, теге ни, ике кешелек спектакль-тамаша. Сценариен инде "тамаша" барышында ук үзгәртеп яки тулыландырып була. Һич булмаса, алдан язып куегыз...
Нинди өч минут, аны ярты сәгатькә сузарга мөмкин. Сез маэмай түгел, ләбаса, ә акыллы җан иясе. Аның бөтен тәме дә вакытны суза белүдә!
Хатыныгызның йөзенә карамыйча, гүзәл кыз ята дип күзаллагыз.
Тәне бөтенләй бетәшмәгәндер бит инде?!
Ну, үзегездә әзрәк булса да үзгәреш сизәсезме?!

Инде бернәрсә дә барып чыкмаса, киңәш сорап  Дамир Исхаковка барыгыз. Ул бит татарларның үз сөю трактаты булган, дип язып чыкты. "Теге картлач әйткән иде аны!" - диячәксез, әле үзеннән дә өстәп җибәрәчәк. Индусларның "Кама сутра"сы бер якта торсын! Аңа хатыныгыз гына түгел, хәтта бүрәнә да селкенә башлаячак...

Ну, җәмәгать, ничек? "Булмагач булмый инде ул?!" Зирәк халкыбыз: "Булмаган анасыннан да тумаган!" - дип юкка гына әйтәмени?! Аны бит Дамир әфәнде үзе уйлап чыгармаган, әлеге трактат күп буыннар һам гасырлар тәҗрибәсенә нигезләнә. Бу инде синең юклы-барлы фантазияң генә түгел! 
Беренче тапкыр гына ишетәсез? Бәрәч, хатын белән яшисез түгелме соң?! Инде үзегез дә тәҗрибәсез яшьләргә акыл бирер яшьтә!
"Үзең соң?!" - диярлек түгел, эшләп карамагач әйтмим дә инде мин аны! Хәзер хатын миңа көн дә кунак әбәте әзерли. Сүземә колак салсагыз, сезне дә шундый бәхетле язмыш көтәчәк...

Шәхсән үзем Бакый ага Урманчедан үрнәк алам. Бу темага нинди матур портретлар иҗат иткән бит ул, һәркайсы соклангыч сәнгать әсәре. Һичьюгы, хатыныгызны яратыр алдыннан шул картиналарны карап чыгыгыз, интернетта бар алар.

Үз фантазиягез генә җитмәсә, нейрочелтәрләрне, ясалма акылны эшкә җигегез. Ул сезгә берничә минут эченда җаныгыз теләгән, төс-кыяфәте, килеш-килбәте хатыныгызныкына яки беренче мәхәббәтегезнекенә охшаган образны тудырып бирәчәк. Иркәләгәндә дә шул образ күз алдыгызда торсын. Монысы инде 100 процент эшли.

Йә, ярар, бу юлга җитеп торыр. "Шәһри Казан" битләрендә яңа очрашуларга кадәр!" - дип, язмама нокта куям. Хуш иттек, бигайбә!
 P.s. Киңәшләремнең нәтиҗәсен, фикер-тәкъдимнәрегезне дә язарга онытмагыз әле. Электрон почта адресым редакция өстәлендә.

Фирдәвес Зариф
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading