16+

Информ-хатын

- Менә син, энем, авыл буенча буталып, тегесен-монысын сөйләндереп йөрисең инде, иеме? Аңлыйм инде мин сине, чөнки ипиең шул, газетага язар әйбер кирәк. Әмма, энем, гайбәт, мәгълүмат ягына килгәндә, күңелегез калмасын, сез чүп кенә. Бәлки эшләвен дә тырышып эшлисездер, әмма безнең авылның Сабир Җәмиләсе белән чагыштырганда, чүп сез.

Информ-хатын

- Менә син, энем, авыл буенча буталып, тегесен-монысын сөйләндереп йөрисең инде, иеме? Аңлыйм инде мин сине, чөнки ипиең шул, газетага язар әйбер кирәк. Әмма, энем, гайбәт, мәгълүмат ягына килгәндә, күңелегез калмасын, сез чүп кенә. Бәлки эшләвен дә тырышып эшлисездер, әмма безнең авылның Сабир Җәмиләсе белән чагыштырганда, чүп сез.

Нигәме? Хәзер аңлатам. Менә, әйтик, сезнең кичә чыккан газетагызда ни дә булса язылган ди. Әмма аны Җәмилә моннан бер атна элек үк белә иде инде. Җитмәсә бөтен нечкәлекләре белән. Каянмы? Шайтаннан. Белә һәм вәссәлам! Үзе авылдан да чыгып йөрми диярлек, ләкин моңардагы мәгълүмат. Ул шәһәрдәге кайсы ашханәдә төйгән бәрәңге ничә сум торганын, кайсы авылга ничә тапкыр автобус йөргәнен, кайсы нәчәлникнең кайда ничә бүлмәле йорт салуын, кемне кайда машина бәрүен - бөтенесен белеп тора.
Монысы ярар инде, шәһәр, район хәлләре дигәндәй. Ә авылга килсә-ә-әң. Монда инде Җәмилә настаящий информбюро. Ярар, кем кызының кемнән корсак төшерткәнен, кемнең сыеры үлгәнен, кемнең бәрәңге утамаганлыгын белсен дә ди инде ул. Монысын аның бөтен авыл белеп тора. Ләкин ирләрнең үз хатыннары, хатыннарның үз ирләре дә белми торган нәрсәләрне дә белә бит, каһәр! Менә, әйтик, берәрсе чак кына «сулга каерып» алды ди. Моны беркем күрмәде дә, ишетмәде дә ди. Ә Җәмилә белә, иманы беткере нәрсә!
Ул инде кемнең ничә көн «салып» йөргәне, кемнең фермадан урланган фураж сатып алуы, кемнең хатынын «бәргәләп» алуы ишеләрен әйтеп тә тормыйм - бөтенесе шул җен хатынына билгеле. Бер уйласаң, чистый бер аномаль явление инде ул Җәмилә.
Бервакыт каты гына чирләп китте бу. Какуй кибет янына, үз йомышы белән дә стеналарга тотынып кына чыга башлаган. Ире Сабир үзе сөйләде. Ята ди бу шулай урын өстендә ыңгырашып. Беркөнне кичкә таба, ди Сабир, дәшеп китерде дә мине сорый ди: «Сабир, Бәтәрәй Фатыймасының Чаллыдагы малае бу юлы үзе генә кайткан, ачуланышканнар да, хатыны моны ташлап, аналарына кайтып киткән икән. Әллә иренең зарплатасы аз булгангамы икән?» - дип. Сабир әйтә, баскан урынымда егылып китә яздым, ди.
И-и, ул Җәмиләнең мәгълүмат җыю гаҗәпләрен санаса-аң. Мәсәлән, теләсә кемне эштән куачакларын ул теге кешенең үзенә караганда да алданрак белә, колхоз рәисе Марс Закировның ничә сарыкны ашаганын, ә ничәсен дусларына озатканын, ягъни ул үзе дә хәтерләми торган булса да, Җәмилә төгәл әйтеп бирә. Кемнең кызының кайчан бәбәйләячәген көненә кадәр диярлек әйтә. Менә шундый информ-хатын ул.
Сезнең газетада, энем, бер генә шундый кеше эшләсә, калганнарының кирәге дә булмас иде. Син дә йөрмә авыл буенча буталып, тегене-моны сөйләндереп. Шыпырт кына бар Җәмилә апаң янына. Сорашырга да кирәкми, үзе сөйли ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading