16+

Исеме булсын Мөхәммәт...

Чечняда 13 гыйнвар көнне туып, Мөхәммәт исеме бирелгән балага Әхмәд-Хаҗи Кадыров исемендәге иҗтимагый фонд 1 мең доллар түләячәк. Белгәнегезчә, мөселманнар бу көннәрдә зур бәйрәм - Мәүлид кичәсен билгеләп үтә. Мәүлид кичәсе - дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) туган көне.

Шул уңайдан Чечняда Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көнне аның яңа туган адашларына бүләк ясарга булганнар. Бу турыда үзенең Instagramында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров хәбәр итә.
Исем кушу дигәннән, бездә исә быел Сочида узачак Кышкы Олимпия уеннары хөрмәтенә кызларына Олимпиада исемен бирә дә башлаганнар. Сочиның үзендә Яңа ел бәйрәмнәре вакытында туган кыз балага әти-әнисе шундый исем кушкан. Мәсәлән, яңа туган бер сабыйның әтисе юрист, шул ук вакытта тарихчы да икән. Аның әйтүенчә, Олимпиада - тынычлык, мәхәббәт, чәчәк ату һәм изгелек символы. Шунысы да кызык, кыз бала 4 гыйнварда туган, туу турындагы таныклыгы 14 нче сан астында һәм туу елы да шул ук 2014тә. Димәк, әле бу саннарның туры килеп торуы да үзенә бер хикмәт.
Олимпиада исеме борынгы вакытлардан ук билгеле. Бу исемне Александра Македонскийның әнисе йөртүе билгеле. Революциягә кадәр дә әлеге исемне йөртүчеләр булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading