16+

Юмореска: «Собчак чабатасы»

Дөньяда кайбер хатын-кызлар кыланмышланып күрсәтә дә инде, җәмәгать.

Юмореска: «Собчак чабатасы»

Дөньяда кайбер хатын-кызлар кыланмышланып күрсәтә дә инде, җәмәгать.

Ксения Собчак, мәсәлән. Интернеттагы хәбәрләрне укып, фоторәсемнәргә карап, ис-акылларым китте.

Үзенә 42 яшь тулган көнендә 8900 евро (900 мең сум) бәясендәге күлмәктән булган, әй. Ире Константин Богомоловның телевизион проектын тәкъдим итү кичәсенә Ксения Собчак 6 алтын төймә тагылган чалбар киеп килгән. Чалбарның бәясе 4900 евро – безнең акчада 500 мең сум тирәсендә. Аякларына алтыннан ясалган бармаклар беркетелгән 5 мең евро (500 мең сум) бәясендәге туфли кигән.

Кара төстәге сумкасының каптыргычы “борын” рәвешендә алтыннан эшләнгән. Сумка бәясе – 3900 евро (400 мең сум тирәсендә). Ксения үзенең колакларына 400 евро (40 мең сум) бәясендәге алкалар таккан. Алтынга һәм кыйммәтле киемнәргә төренеп, җәмәгатьчелек игътибарын яуларга, чибәр күренергә тели инде байбичә.

Минем хатынны шулай алтынга төреп, затлы киемнәр киендереп куйсаң, билләһигазим, күзләреңне ала алмассың, эшеңне ташлап, тик утырыр идең хозурланып. Ярый әле иске халат киеп, ертык “әби галушын” шопыр-шопыр сөйрәп йөри. Хәләл җефетемнең зифадан да зифа гәүдәсен йокыга талып барганда ай нурларында гына күреп калам. 

Казан артистларының авылыбызга концерт куярга киләчәге турындагы белдерүне күрдем дә, хатынымны Собчак рәвешендә киендерергә ниятләдем. Алтынга төреп түгел инде, әлбәттә. Чүлдә туган туганың булмагач, бәрәңге бакчасы белән генә ерак китә алмыйсың. Шулай да хәйләсен таптым. Абзарда эленеп торган зәңгәр халатка зур төймәләр тактым, аларны сары буяуга буядым.

Чормадан бер иске сумка табып, аңа бозау арканыннан чылбыр өзеп эләктердем. Сумканың борын рәвешендәге каптырмасын үземнең борыннан да олырак итеп агачтан ясадым. Борау белән тишекләр дә тиштем. “Әби галушы”на агачтан бармаклар ясап кадакладым. Сумка чылбырын, агач борынны һәм аяк бармакларын сары буяуга буядым. Буявы яхшы чыкты, нәкъ алтын төсендә.

Концерт кичендә җанкисәгем клубка “алтын” төймәле халатына “алтын” чылбырлы һәм борынлы сумкасын асып, “алтын” бармаклы галуштан килеп керде. Башында иске шләпә, күзләрендә кара күзлек. Залдагы тамашачылар дәррәү кубып, чиратка тезелешеп, минем хатын белән “сәйфи” ясый башлады. Сәйфи түгел инде – селфи. Авылдашлар хатынымны “бу йә Илсөя Бәдретдиновадыр, йә Гөлназ Сәфәровадыр”, дип кабул итте.

Чөнки, татар сәхнәсендә мондый “әкәмәтство”ны алар гына эшләсә эшли ала. Сәхнәгә чыккан егет белән кыз концертны башлый алмыйча басып тик торды. Халык онытты концертны, эстрада йолдызы белән тарихи селфига төшеп калырга кирәк бит.

Авылдашлар тамаша залында гына урын алган “артист” хатынымны кайчан сәхнәгә күтәрелә икән инде, дип зар-интизар булды. Тәнәфестә хатыным өстендәге Собчак  “киемнәрен” салып куйды. Ах, итте клуб. Концерттан соң Казан артистлары хәләл җефетемнең “театраль” киемнәрен, сумкасын сатып алып бетерде. Киемнәр бөтенесенә дә җитмәде. Җырчы кызлар: ”Ирегез мондый сумканы тагын ясасын әле!” - дип зинһарлап сораган. Ярар, җәмәгать, саулыкта күрешергә язсын. Кибеткә барышым иде, алтын төсендәге сары буяу алырга кирәк.
 
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading