16+

«Калеб»тә - «Яңа дулкын»: әдәбиятта – яңа исемнәр туды

Заманында Татарстан язучылар берлеге һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев инициативасы белән эшләнелгән "Яңа дулкын" проекты бар иде.

«Калеб»тә - «Яңа дулкын»: әдәбиятта – яңа исемнәр туды

Заманында Татарстан язучылар берлеге һәм Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев инициативасы белән эшләнелгән "Яңа дулкын" проекты бар иде.

Ул безгә Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек бер төркем яшь шагыйрьләрне ачты. Ә бүгенге яшьләр шигърияте ни белән яши? Луиза, Йолдыз, Рүзәлләрне дәвам иттерүчеләр кемнәр алар? Менә шушы сорауга җавапны 17 ноябрь көнне Камал театрының кече сәхнәсендә "Калеб" яңа буыны җыены оештырган "Яңа дулкын" проектында табып була иде.

Шигъри таҗлар күңелне сыйпады

Шигырьләре кар астыннан чыккан беренче чәчәкләрне хәтерләткән нечкә күңелле 17 яшь шагыйрь сәхнәгә күтәрелеп, таләпчән хөкемдарларга үз әсәрләрен укыды. "Калеб" аларны "каһарманнар" ди. Чыннан да язучы, шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльманов, шагыйрә Илсөяр Ихсанова, язучы Фәүзия Бәйрәмова, рәссам Булат Гильванов, композитор Эльмир Низамов, кинорежиссер Илшат Рәхимбай кебек мәртәбәле хөкемдарлар алдында чыгыш ясау, күзләренә туры карап иҗатыңа бәя алу үзе чын батырлыктыр ул. Ә белгечләр татар әдәбиятенең киләчәге турында сүз барганда кызгануны белми: ничек бар, шулай үз фикерен әйтә дә сала. Кайвакыт аларның тәнкыйть сүзләреннән залда утыручы тамашачының күңеле асты-өскә килде, сәхнәдә бу сүзләрне сеңдереп барган яшь шагыйрьгә ничек булды икән? Ләкин хөкемдарлар моны канатларны кисү дип кабул итмәскә, ә киләчәктә яңа көчләр, эзлеклелек белән иҗат итә башларга бер этәргеч, дип карарга киңәш итте.
- Финалга чыкмаучыларга бу юлларын кисү булмасын иде, киресенчә, юлыгызны киң итеп ачарга телибез сезнең, - диде Илсөяр Ихсанова.

Кичәнең Муса Җәлилнең "Дулкыннар" шигыре белән башланып китүнең дә үз хикмәте бар иде. Әлеге шигырьне укыганда яшь шагыйрьләр берәм-берәм сәхнәгә чыгып, тимер корылмага ак розалар тезде. Шул вакытта аларның шушы чәчәкрләрдәй ак, саф шигырьләре дә безнең күңелне таҗлары белән сыйпап киткән кебек булды. Иң элек сәхнәдә урын алган зур экранда театр актерлары яшь шагыйрьләрнең әсәрләрен укыганны карадык. Аларны Фәнис Җиһанша, Фирая Әкбәрова, Ләйсән Фәйзуллина, Илнур Закиров, Гүзәл Галиуллина, Резеда Сәлахова, Илнар Низамиевлар башкарды. Һәркем шигырьне үзенчә тоя. Кайчакта шагыйрь әйтергә теләгәнне актер да биреп , җиткереп бетермәскә мөмкин. Шуңа да яшьләргә үз шигырьләрен үзләре уку мөмкинлеге дә бирелде. Зур сәхнәдә биек үкчә белән басып торганда каушаудан аяклар чайкалып китеп, тавыш калтыраса да, үз сүзләрен әйтә алды алар.



17 кеше арасыннан финалга бары унысы гына сайлап алынды. Алар гыйнвар аенда Камал театрының кече сәхнәсендә шигъри спектакль куячак. Кемнәр соң алар татар шигъриятенең "Яңа дулкын" булдыручылар?

Чәч турында 43 юллык шигырь язып буламы?

Гади генә итеп мәхәббәт, песи турында язган шигырьләр белән беррәттән, "бер кабуда" гына йортып булмый торганнары да күп иде. Әйтергә кирәк, сәхнәгә иң беренче күтәрелгән Эльнар Байназаров, Ләйлә Хәбибуллина баштан ук яшьләр шигъриятенә югары планка куйды.

- Татар шигъриятенең ике канаты бар: берсе - моң, икенчесе - образ. Эльнарның образы бик "куе", бик "тыгыз", ләкин ул безгә әйтергә теләгәнен җиткерде, - диде Галимҗан Гыйльманов.

Хөкемдарлар арасында иң таләпчән булган Фәүзия апа Бәйрәмова да егетнең иҗатын югары бәяләде.
- Эльнарның шигырь төзелеше гадәти түгел. Иҗаты Гадел Кутуй, Һади Такташның XX гасырдагы эзләнүләрен хәтерләтә. Шул ук вакытта ул "язмыш күлмәге", "ахшам эшләпәсе" кебек бик матур чагыштырулар тапкан. Безнең өчен хәзер шигърияттә, прозада һәр чагыштыру алтын бәясенә тиң, - диде ул.

Илсөяр Ихсанова күбрәк шигырьләрнең төзелешенә, образлылыгына игътибар итте. Тамашачы шигырь агымыннан ләззәтләнеп утырганда, ул рифма төзексезлеген дә, шигырьнең төгәл булмавын да мисаллар китереп, чикләвек чирткән кебек кенә салып бәрде. Ә Ләйлә Хәбибуллина, киресенчә, шигырь төгәллеге белән сокландырды Илсөяр апаны.
- Соңгы вакытта яшьләр күп яза, ләкин образлар артыннан китеп, шигырьдә төгәллек югала. Ләйләнең әйтәсе килгән фикере анык, төгәл, шигыре чын ритмга салынган, - диде ул.
Илшат Рәхимбай да бу сүзләргә кушылып Ләйләнең иҗатын "нәзәкәтле хатын-кыз шигърияте" дип бәяләде.

Ике көчле чыгыштан соң бөтен тәнкыйть сүзләре Эльвира Рәфыйковага яуды.
- Һәр шигырьнең эчке логикасы булырга тиеш, шул логика җитеп бетмәде. Ләкин бик нык эчке "накал" бар. Киләчәктә шагыйрә күрәм синдә, тик финалга чыгу өчен "әйе" дип әйтә алмыйм, - диде Галимҗан Гыйльманов.

Булат Гильвановка Эльвираның иҗаты киресенчә ошады. Рәссам, рәссамны ерактан күрә, Эльвира да бит шигырьләрдән тыш рәсем сәнгатенә гашыйк.
- Рәссам икәнлеге шунда ук ярылып ята аның. Сүзләр белән шундый матур рәсемнәр ясый ул?! - дип сокланды аңа Булат.

Шагыйрьгә хөкемдарлар арасыннан ике кеше юк дип әйтә икән, ул финалга чыкмый. Эльвира да әлегә үтә алмады. Ләкин кичә ахырында жюри әгъзәләре кызга "катырак бәрелдек бугай" дип сүзләрен кире алды. Ул да финалда чыгыш ясаячак.

Чәч турында 43 юллык шигырь яза алыр идегезме сез? Ә менә Гүзәл Закирова язган. Аның үз толымнары да идәнгә чак кына тими. Ләкин шигыренең соңгы куплетында Аллаһы Тәгаләдән чәч толымнарын рәтләвен түгел, ә нәкъ менә "иманны нык итеп үр әле" дип ялваруы хөкемдарларны сискәндереп җибәрде. Авторның үз шигыре эчендә яшәве, һәр сүзен күңеле аша үткәрүе дә зур роль уйнагандыр монда.

"Такташның ае да сүгенгән"

Тагын берничә чыгыштан соң хөкемдарларның яшь шагыйрьләрдән җитди темалар күтәрелгән, тирән фәлсәфәгә бирелгән шигырь көткәне ачыкланды. Тик чыгышларның 99 проценты мәхәббәттән тора иде. Бигрәк тә Фәүзия Бәйрәмова бәргәләнде.

- Мин инде карт булсам да, мәхәббәткә бер дә каршы түгел. Ләкин татар шагыйрьләренең тематикасы мәхәббәт белән генә чикләнергә тиеш түгел. Милли, татар дөньясы киләчәге турында уйланган шигырьләр кирәк безгә! - диде ул. "Елак шигырьләр" башка жюри әгъзаларның күңеленә дә ятмады.

Ә менә Азат Миргаязовның шигырьләрен мәхәббәт темасына булганга түгел, ә мәхәббәт шигырендәге "сүгенәм" сүзе өчен шелтәләделәр.

- Гиләдә уртанчы бала ролен башкарам. Абыем белән энергетика университетын тәмамладык. Энергетиклар арасында әдәбиятка үлеп гашыйк булучылар күп микән? - дип фәлсәфәгә бирелә Азат. Кулына каләм алырга аңа Мөдәрис Әгъләмовның "Син юк инде" шигыре этәргән.

- Эзләнә егет, бик көчле "куе" фәлсәфәгә бирелгән. Беренче шигырендә "сүгенәм" дигән сүзен йөрәк кабул итми, әлбәттә. Алай дисәң, Такташның ае да сүгенә бит, - диде Фәүзия Бәйрәмова.

- "Сүгенәм" сүзе бик сискәндерде. Шигырьдә мондый сүзгә игътибарлы булырга кирәк. Такташның ае сүгенә икән -моның өчен аның базасы бар. Мондый сүзне әйтер өчен җирлеге, фәлсәфәсе булырга тиеш. Сүгенмәгез! - дип өндәде Илсөяр Ихсанова.
Бу сүзләрне кичәне алып баручы Рүзәл Әхмәдиев кабул итмәде бугай. Үзе дә шигырьләр яза бит.

- Татар шагыйре, бигрәк тә ир-ат сүгенмәсә ни була инде?! Димәк, мәхәббәте сүгенә торган булган, - ди Рүзәл.
Кичәгә уен-көлке өстәүче дә нәкъ менә Рүзәл булды. Каләмдәшләренең күңелен күтәрү өчен Фәүзия апа белән чәкәшеп алырга да күп сорап тормады. Сүзгә дә кесәгә керә торганнардан түгел.

Шигырьләргә үрелгән спектакль

- Безнең инде моннан өч ел элек яшь шагыйрьләрне җыясы килгән иде, ләкин кул җитмәде. Шагыйрь Булат Ибраһимов элек "Яңа дулкын" дигән проект бар иде бит дип бу фикерне янәдән кузгатты. "Яңа дулкын"ның исемен үзгәртәсе килмәде, бу элеккеге оештыручыларга ихтирам билгесе. Яшь шагыйрьләрне үзебез дә сайлый алыр идек, ләкин бу җаваплы эшкә алынырга кыймадык. Таякның авыр башы нәкъ менә, хөкемдарлар, сезгә төште. Шигырьне рәссам үзенчә, композитор үзенчә тоя. Шуңа да аларны бәяләргә төрле өлкә иҗат кешеләрен чакырдык, - диде "Калеб" клубы җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова.
Фәүзия апа да катнашучыларның күңелен, милли рухын күтәрде.

- Эт чыкмас көндә татар яшьләре шигырь язып монда килә икән, димәк милләт бар, милләт яши, - диде ул.
Финалга чыккан ун яшь шагыйрь гыйнвар аенда Камал театрында шигъри спектакль әзерли. Шушы ике ай эчендә алар иҗади осталыкларын арттыру өчен мастер-класслар үтәчәк. Димәк, "Яңа дулкын" финалга яңа фикерләр, тагын да көчле каләм белән килә дигән сүз.


Рөстәм Исхаков фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading