16+

Казны «төнге корбан» итеп чалу ышанумы, әллә табынумы?

Чувашия республикасының Комсомол районы Урмай авылы урамы буйлап барганда, күзебез бер гаиләнең бакча уртасында рәшәткә белән тотып алынган агач төбенә төште. Моның нинди дә булса бер хикмәте бардыр дип, бу турыда авыл халкыннан сорарга булдык. Гөлназ Хәмдиева аңлатуынча, әлеге урында кайчандыр «изге куак» үскән. Бактың исә, бу авылда яшәүче берничә...

Казны «төнге корбан» итеп чалу ышанумы, әллә табынумы?

Чувашия республикасының Комсомол районы Урмай авылы урамы буйлап барганда, күзебез бер гаиләнең бакча уртасында рәшәткә белән тотып алынган агач төбенә төште. Моның нинди дә булса бер хикмәте бардыр дип, бу турыда авыл халкыннан сорарга булдык. Гөлназ Хәмдиева аңлатуынча, әлеге урында кайчандыр «изге куак» үскән. Бактың исә, бу авылда яшәүче берничә...

Чувашия республикасының Комсомол районы Урмай авылы урамы буйлап барганда, күзебез бер гаиләнең бакча уртасында рәшәткә белән тотып алынган агач төбенә төште. Моның нинди дә булса бер хикмәте бардыр дип, бу турыда авыл халкыннан сорарга булдык. Гөлназ Хәмдиева аңлатуынча, әлеге урында кайчандыр «изге куак» үскән. Бактың исә, бу авылда яшәүче берничә гаилә «төнге корбан китерү» йоласын башкара икән.

- Әлеге йола безнең авылның берничә гаиләсендә буыннан-буынга тапшырылып сакланып калган. Безнең гаиләдә дә бар. Әнигә ул каенанасыннан күчкән. Һәр ел саен бер казны башкалардан аерып алып кала да үзен аерым гына чалдыра. Аны көндез чистарта да, каз шулпасында ботка пешереп, балаларны, оныкларны, иң якын туганнарны кунакка дәшеп, сый-хөрмәт күрсәтә. Әмма башкалар ашый башлаганчы, дога укылгач, аерым бер савытка каз итенең һәм ботканың бер өлешен алып куя. Шуннан соң төн җиткәч, казның сөякләрен, йоннарын, пычрак суларын, ташланырга тиеш булган башка әгъзаларын һәм аерып алып куйган ризыкны алып, махсус урынга илтеп күмә. Шул рәвешле төнге корбан китерә. Кемдер ул урынга куак, агач утырта, ә кемдер, киресенчә, буш урын сайлый, - диде ул.

Гөлназ ханым әйтүенчә, йоланың үз тәртипләре дә бар икән. Мәсәлән, төнлә суларны түгәргә барганда һәм кире кайтканда бер сүз дә дәшәргә ярамый. Аннан соң каз шулпасында пешкән ботканы да, итне дә кунаклар шул ук көнне ашап бетерергә тиеш икән.

- Тик бу йоланы һәр гаилә дә башкарырга теләми, чөнки бөтен кешегә дә килешеп бетмәскә мөмкин. Ышанмаучылар, «шайтан корбаны» дип әйтүчеләр дә күп. Ә кайберәүләргә, киресенчә, файдасы тия. Икетуган абыйның хатыны әлеге йоланы каенанасыннан кабул итеп алган иде. Ә каенанасы аңа бөтен тәртибен дә аңлатырга өлгермәгән булган, чөнки бергә озак яшәп кала алмадылар. Килен булып төшкәч, каенанасы үлеп китте. Шушы корбан китерү вакыты җиткәч, килен кешенең кул сөякләре авырта, тавык аягына охшый башлады. Шуннан соң туганнары каенанасының корбанга каз түгел, ә тавык чалуы турында әйткән. Аны да дога укучы әбигә генә илтеп бирә торган булган. Килен шулай эшли башлагач, терелде. Озак вакыт авыручылар арасында корбан китергәннән соң савыгучылар да бар, - диде безгә Гөлназ ханым.

Шунысы кызыклы: әлеге йола фәкать шушында гына сакланган, якын-тирә авылларның башка берсендә дә юк икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading