16+

«Казылык агачтагы җимеш кебек өлгерергә тиеш»

Чаллы шәһәренең ит ризыклары, казылык җитештерүче «Камский» агросәнәгать паркы җәмгыяте территориясенә тиз генә эләгеп булмый. Шулай да оешма, бераз булса да, журналистларга җитештерү серләрен чишәргә булды.

«Казылык агачтагы җимеш кебек өлгерергә тиеш»

Чаллы шәһәренең ит ризыклары, казылык җитештерүче «Камский» агросәнәгать паркы җәмгыяте территориясенә тиз генә эләгеп булмый. Шулай да оешма, бераз булса да, журналистларга җитештерү серләрен чишәргә булды.


2015 елның сентябрь аенда эшли башлаган цех бүгенге көндә продукциясен республикада гына түгел, бөтен ил буенча тарата. Башкортстан, Чуаш­стан, Мари Эл республикаларында, Самара, Оренбург, Ижау, Пермь шәһәрләрендә бүген Татарстанда җитештерелгән казылыкны ашыйлар. Ил күләмендә 2020 елга кадәр азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында ачыла әлеге комбинат.



Эшли башлаган елны ук цех тәүлегенә 35 тонна казылык җитештерә иде инде. Шул ук елның ноябрендә туңдырылган ярымфабрикат җитештерү эшенә тотындылар (тәүлегенә 50 тонна), ә 2016 елның икенче яртыеллыгында пешерелгән казылыкны күпләп җитештерү буенча автоматлаштырылган цех ачтылар. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе катнашкан иде. Товарны сатып алучылар күбәйгәч, ул тәүлегенә 155 тонна казылык җитештерә башлаячак. Биредә нибары бер-ике генә кеше эшләячәк, ә колбаса өчен вакланган ит торбалар буенча гына киләчәк.
- Хәзер без Урал якларына таба барабыз. Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрне яулауның файдасы юк. Бүген ит базары тулган. Кибет киштәләренә генә карыйк: казылык төрләреннән башларың әйләнә. Шулай да без үз сатып алучыбызны таптык. «Vita Meat» сәүдә маркасы белән ит ярымфабрикатлары, «Сосновоборская» һәм «Ваш Щедров» казылык эшләнмәләре җитештерәбез. Тәүлегенә барлыгы 195 тонна ит ризыгы җитештерелә, - диде «Камский» агросәнәгать паркы генераль директор урынбасары Фаил Газетдинов.

Завод ике өлештән тора: бер ягында - офислар, икенчесендә җитештерү тармагы урнашкан. Җитәкчеләрдән алып эшчеләргә кадәр баштан-аяк махсус киемнәрдән йөриләр. Һәр кешенең аягында ап-ак резин итекләр. Ак ыштан, ак халат, башлык, битлекләр... Җитештерү цехына кергәндә аяк киемнәрен һәм кулларны махсус спирт эремәсендә зарарсызландыралар. Гомумән, биредә чисталыкка таләпләр каты. Аз гына температура булса, авырып китсә дә эшкә чыгарга ярамый. Эшчеләр даими рәвештә медицина тикшерүе үтә. Эшкә алка, йөзек кебек бизәнү әйберләре тагарга, бизәнеп килергә ярамый.

Ит продукциясеннән, сатуга чык­канчы, химик һәм микробиологик анализ алына. Казылык өчен ит чыгара торган комбайн­нарны югары басым астында юалар. Шуңа өстәп көн саен, эш тәмамлангач, җиһазларны махсус эремә белән чистарталар. Юынтык су лабораториядә тикшерелә. Цехларның идәннәре дә үзенчәлекле: юешләнсә дә таймый, микроблар җыелмый.
Казылык ясалма һәм табигый элпәгә тутырыла. Соңгысында ит яхшырак саклана, ләкин ул кыйбат йөри.



- Хәзер 60 сумлык казылык­лар да саталар. Ит бәясеннән дә очсызрак торган продукция берничек тә сыйфатлы була алмый, шуңа да очсыз бәягә кызыкмагыз. Казылыкта ит җепселләре күренеп торырга тиеш. Аларны без, өлгерсен өчен, мичкә тыкканчы бераз тотабыз да әле. Казылык агачтагы җимеш кебек өлгерергә тиеш, - диде Фаил Газетдинов.
Цехларда җелеккә төшәрлек салкынлык. Һава температурасы дүрт градустан да артмаска тиеш. Җылыткан очракта, казылык яраксызга чыга, ягъни дәүләт стандартларына туры килми. Шулай ук һава ионизаторлары даими эшләп тора.

Казылык җитештерелә торган цехлар тирәсендә тычканнар, күселәр дә ит белән бергә фаршка кереп китә икән, дигән имеш-мимешләр йөри. Фаил Газетдинов моны кире какты.
- Анысы әкият инде. Башкаларда ничектер, ләкин дәүләт контроле астында булган цех­ларга берничек тә тычкан керә алмый. Санэпидемстанция һәр­даим килеп, тычканнар барлыгын-юклыгын җим куеп махсус тикшерә. тычканнарны куркыту өчен, территория буйлап ультратавышлы җайланма урнаштырдык. Идәннәр дә тычкан йөри алмый торган итеп бетонланган, - диде ул.



Шунысы әһәмиятле - әлеге оешма республикада товар әйләнешен үстерүгә бер этәргеч булып тора. Заводка дуңгыз ите - Чаллының «Камский бекон» ит комбинатыннан, тавык ите «Челны-бройлер»дан һәм Яшел Үзән районыннан кайтартыла. Якын киләчәктә деликатеслар һәм хәләл казылык җитештермәкчеләр.

- Беренче тапкыр хәләл казылыгыбызны эшләдек, лә­кин әлегә сатуга чыгармыйбыз, бу эксперимент кына әле. Хәләл казылыкны бөтен таләпләренә туры китереп ясыйсыбыз килә, шуңа да бу эшкә тотынырга ашыкмыйбыз. Казылыкның хәләл стандартларына туры килүен Татарстанның Диния нәзарәте тикшерәчәк, - диде Фаил Газетдинов.
Программа нигезендә, эшчеләрнең хезмәт хакы Чаллыдагы уртача хезмәт хакыннан артыграк булырга тиеш. Хәзерге вакытта алар 32 мең сум хезмәт хакы ала. Шул ук вакытта эшкә урнашучы кешегә таләпләр дә катгый. Иң мөһиме - кешенең азык-төлек җитештерү өлкәсендә тәҗрибәсе булырга тиеш.



- Мондый цехлар Россиядә өчәү генә. «Мираторг» ширкәте безгә көндәш тә, үрнәк тә булып тора. Цехның киләчәге өметле. Гадәттә безгә эшкә яшьләр килә. Хәзерге вакытта технолог, фармовщик, ит кисүче кебек белгечләр җитми. Бу - зур хезмәт хакы алып эшләүчеләр, шулай да яхшы белгечне табуы кыен. Эшчеләргә фатир арендаларга ярдәм итәбез. Хәзерге вакытта бездә 200гә якын кеше эшли, киләчәктә 650 эш урыны булдырырга планлаштырабыз, - диде Фаил Газетдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading