16+

Хисчән сукбай

Бомж кибеттән чәчәкләр урлаган һәм сатучыга пычак белән янаган.

Хисчән сукбай

Бомж кибеттән чәчәкләр урлаган һәм сатучыга пычак белән янаган.

Мәскәүдә төгәл яшәү урыны булмаган ир-ат чәчәк кибетенә бәреп керә һәм чәчәк бәйләмнәре урлый.
Баксаң, ул талап кына калмый, сатучыга да янаган икән.

Булган хәл буенча Россия мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Бу җинаять 4 мартта Кутузов проспектында булуы билгеле булды. Билгеле бер яшәү урыны булмаган ир-ат кибеткә кергән һәм 4,4 мең сумлык чәчәкләр урлаган.

Җинаятьче шул ук көнне тоткарлана. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган. Моның өчен аңа сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Хәзерге вакытта булган факт буенча тикшерү уздырыла. Килеп чыккан инцидентның нечкәлекләре ачыклана. Ир-атның нинди максатларда бу җинаятькә барганы - билгесез. Ул аларны сөйгән кызына бүләк итәргә яки сатып акча эшләргә теләгән, дип фаразлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading