16+

Киләсе елдан “Салават күпере”нә трамвайлар йөри башлаячак

Казанның Киров районы Урман аръягы бистәсендәге "Салават күпере" торак комплексына, мөгаен, киләсе елдан трамвайлар йөри башлаячак.

Киләсе елдан “Салават күпере”нә трамвайлар йөри башлаячак

Казанның Киров районы Урман аръягы бистәсендәге "Салават күпере" торак комплексына, мөгаен, киләсе елдан трамвайлар йөри башлаячак.

-Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә "Салават күпере" комплексында торак йортларны файдалануга тапшыру активлашты. Нәтиҗәдә, анда халык саны кискен артачак. Ел ахырында Авиатөзелеш районындагы ТЭЦ урамыннан "Салават күпере"нә таба трамвай юлы сузуга керешеләчәк. Метро юлы төзү дә каралаган, ләкин, анысы-алдагы елларга исәпләнелгән эш,-диде архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин.-Горький шоссесына янәшә рәвештә "Салават күпере" торак комплексына автотрасса да төзеләчәк.
Казанның 2035 елга кадәрге чорга исәпләнелгән Генераль планы әзерләнә. Проектта гомүм озынлыкта 354 километр юллар һәм тагын уннан артык урында юл-транспорт чишелеше (күпер) төзү күзаллана. Башкаланың "Зур боҗра" юлын төзү дәвам итәчәк. Казан эчендә электричка "боҗра" маршрутта хәрәкәтләнәчәк.
Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы рөхсәт биргән очракта гына шәһәрнең тарихи үзәгендә нинди дә булса төзелеш эшләре башкарырга мөмкин. Федераль закон (№73-ФЗ) буенча Казан Кремленнән Дәрвишләр бистәсенә кадәрге территорияләр "аеруча саклаулы" исемлегенә кертелгән. Төзелешләрнең һәм,хәтта, шәхси торак төзелеше документларын, төзелеш план-сызымнарын Мәдәният министрлыгында раслатырга кирәк булган. Мондый "киртә" сәбәбендә , быел шәһәр үзәгендә бер генә төзелеш тә башлангыч алмаган. Хәзер исә, таләпләр сизелерлек үзгәртелгән.
-Казанның тарихи өлеше якынча 23,5 мең квадрат километрны тәшкил итә. Аның чикләре мәдәни мирас корылмалары күпләп урнашкан урыннарны колачлап уза. Тарихи җирлеккә: Казанның үзәгеннән Вишневский урамына, шулай ук Ершов урамыннан Октябрь шәһәрчегенә кадәрге җирләр, Киров районының бер өлеше һәм тулысы белән Адмиралтия бистәсе керә,-диде Владимир Фомин "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.
Тарихи җирлектә борынгы корылмалар гына түгел, ә табигать ландшафты (тау,ерганак, агачлык, елга, күл,..) һәм җирнең археологик катламы да мәдәни мирас санала. Тарихи җирлектә үз белдегеңдә казырга-туздырырга рөхсәт юк.
-Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Генераль планын әзерләү барышын шәхсән күзәтчелектә тота. Чөнки, ул ун-егерме еллардан соң да эшләргә тиешле документ,-дип, фикерләре белән уртаклашты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.-Генераль планга күп мәгълүмат һәм хисап туплана, шунлыктан проект озак әзерләнә. Генераль план шәһәр үсешенә көчле двигатель дә, шул ук вакытта "тәгәрмәчкә таяк" тыгу кебек тә булырга мөмкин. Казанның Генераль планы яхшы һәм нәтиҗәле документ булыр, дип, әзерләнеп бетүен түземлек белән көтәбез.
Казанның яңа Генераль планын 2018 ел ахырына әзерләп тәмамлау һәм шул ук елда Казан шәһәр Думасы сессиясендә кабул итү билгеләнгән.
Татарстанда 13 тарихи җирлек исәпләнә. Алабуга һәм Чистай-федераль әһәмияттәгеләр. Республика әһәмиятендәгеләр: Казан, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Зөя (Свияжск), Тәтеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading