16+

Кияүгә чыккач, кызларның исемнәре югала

Танылган блогер мари халкының яшәү рәвеше белән таныштыра

Кияүгә чыккач, кызларның исемнәре югала

Танылган блогер мари халкының яшәү рәвеше белән таныштыра

Мари халкының культурасын популярлаштыручы Евгения Кошкина этнодизайнер һәм этноблогер буларак билгеле. Социаль челтәрләрдә ул үзенең эшләрен тәкъдим итеп кенә калмый, мари халкы белән дә таныштыра.

Ул барлыкка китергән киемнәр үзләренең милли орнаментларга бай булуы белән аерылып тора һәм шуның белән кызыксындыру да тудыра.
Кул эшләренә Евгения бала вакыттан ук өйрәнгән. Безнең нәселдә бөтен хатын-кыз да тегә, бәйли, чигә белә һәм ул шулай булырга да тиеш дип уйлый идем, ди ул. Элек тә шулай булган бит. Кул арасына керә башлагач ук, кызлар кул эшләренә өйрәнгән, бирнәне дә үзләре әзерләгән һәм бу традиция буыннан буынга күчеп барган. Кызганыч, үз халкының милли гореф-гадәтләре турында күпләр белеп бетерми, шуңа да үз иҗатым ярдәмендә мин язылучыларыма үз халкым турында кызыклы мәгълүматлар да биреп барам, ди Евгения.

Милли гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә килгәндә, алар һәр төбәкнең үзенчә. Кайберләре бер-берсеннән бик нык аерылып та тора. Әңгәмәдәшемнең әйтүенчә, Урал мариларында традицияләр ныграк сакланган. Алар кайчандыр Урал якларына көчләп христианлаштырудан качып киткән булган.
– Традицияләр генә түгел, киемнәрдә дә, сөйләшүдә дә аермалык бар. Ә менә уртак сыйфатлары – тырыш, эчкерсез һәм кунакчыл булулары. Читтән килгән кунаклар һәм туристлар да мари халкының гади булуына игътибар итә. Соңгы күлмәкләрен дә салып бирергә әзерләр, дип әйтәләр алар турында. Безнең өчен кунак чынлап та бик хөрмәтле кеше. Аны ачык йөз белән каршы алып, бөтен булган сый-нигъмәтен табынга куеп, сыйларга тырышалар, – ди Евгения.
Шул ук вакытта марилар турында сихерчеләр дигән сүз йөрүен дә искә алып, аңа да ачыклык кертте ул.

– Сихерче дип әйтү дөрес түгел. Шулай да “белә торган” кешеләр очраштыргалый. Әйе, алар гадәти булмаган сәләткә ия. Мондый кешеләр турында “моштышо” диләр, ягъни “беләләр”. Минемчә, бу мариларның урман, табигать кешеләре булуы белән бәйле. Шуның өчен дә, без табигатькә сакчыл карыйбыз. Елгадан су алганда, су рухыннан, агач кискәндә, урман рухыннан рөхсәт сорыйбыз, борчыган өчен гафу үтенәбез, – ди әңгәмәдәшем.
Авылга нигез салганда, яхшы урын табар өчен, марилар көтү куып барган һәм терлекләр кая ял итәргә туктый, шул җирне сайлап алганнар.

Йолаларга килгәндә, мариларда туй артык чыгымлы булмый икән. Бу көнне бөтен авыл бергә бәйрәм итә. Күбесе үз өйләрендә табын әзерләп куя һәм яшь парлар, кунаклар шул өйгә кереп, җырлап-биеп, күңел ачып йөри. Йорт хуҗалары өчен бу бик зур хөрмәт билгесе санала. Ә туй бер генә көн булмый, өч көнгә кадәр сузыла.

– Икетуган сеңлем кияүгә чыкканда, башта кәләш авылында көн буена бәйрәм иттек, аннары кияү авылына киттек. Өченче көнне ике авылда да күңел ачтык, чөнки ике як та үзара туганлашып, дуслашып бетте. Тагын бер кызыклы традиция – кияүгә чыкканнан соң, кызларның исемнәре дә үзгәрә, дөресрәге, исеме югала. Әйтик, Петр исемле кешегә кияүгә чыккач, Петр вате дип йөртелә башлый, ягъни Петр хатыны. Бер көнне генә сеңлем белән бер туганыбызның чын исеме нинди булды икән, дип уйлап утырдык. Без аңа гел Петр вате дип әйтә идек. Ә чын исеме Тоня булган. Әтиебез Саша исемле булгач, без аның кызларына Саша йочаже дип эндәшә иделәр, ягъни Саша кызы. Хатын-кыз аксакаллар белән бер өстәл артына утырып, үз фикерен белдергән, гаилә, хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә катнашкан. Исеме югалса да, кеше буларак хөрмәтле кеше саналган, – ди Евгения.

Мари хатын-кызларының бизәнгечләре 35 килограммга кадәр җиткән. Кияүгә чыккан кыз шул комплектларны киеп куйган һәм бер ел буе яки беренче баласы туганчы салмыйча йөргән. Аннары инде бәйрәмнәрдә генә кигән. Минем уемча, берәр хәл була калса дип салмыйча йөргәндер ул, ни дисәң дә, ул акча, байлык саналган, ди блогер. Шул ук вакытта бу бизәнгечләр күз тиюдән, бозымнардан саклый дип тә ышанганнар.

Кеше вафат булганнан соң, аның өчесен, тугызын, егерменче көнен билгеләп үткәннәр. Кырыгынчы көнгә туганы зиратка барып, үлгән кешене өйгә чакырган. Аның рухын табын әзерләп каршы алганнар һәм кызыл төстәге өстәл артына утыртканнар. Кием дә әзерләп куйганнар. Аннары зиратка кире озатып куйганнар. Ризыкны һәм киемнәрне урамга алып чыгып, кем беренче очрый, шуңа биргәннәр яки күршеләренә таратканнар.

Марилар күбесенчә ярмалар белән туклана. Иң популяр ризыклары – команмелна. Ул төрле ярмадан пешерелгән өч катлы беленнән гыйбарәт.
Мариларның чигү техникасына килгәндә, чигү барышында төенләмичә чигәргә тырышканнар. Киемнең тышкы ягы гына түгел, эчке ягы да матур булырга тиеш булган. Моннан тыш, алар ышануынча, төенгә энергетика эләгеп калмаска тиеш булган. Аннары чигү эшенә карап, кызның пөхтәме-юкмы икәнлеген дә тикшергәннәр.







 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading