16+

Көнбатыш һәм Көнчыгыш модасы Казанга килеп җитте

15 августта Казанның «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда East-West fashion fest Көнбатыш-Көнчыгыш модасы фестивале узды.

Көнбатыш һәм Көнчыгыш модасы Казанга килеп җитте

15 августта Казанның «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда East-West fashion fest Көнбатыш-Көнчыгыш модасы фестивале узды.

Әлеге чара быел икенче мәртәбә уздырылды. Дизайнерлар Фәридә Камалтдинова, Танзия Садриева, Мира Рахмат, Диана Высоцкая, Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар катнашында узган бәйрәм бик күпләрдә кызыксыну уятты. Әлеге яңа перспективалы проектны оештыручыларның берсе булган Айнура Аскерова сүзләренчә, дизайнерлар Көнбатыш белән Көнчыгышның бер образда уңышлы яраклаша алуын күрсәтү максатын куйганнар.

- Иптәш кызымның яңа коллекциясендәге ике образ җәлеп итте. Шуларны берәр фестивальдә күрсәтү идеясе белән йөри башладым. Бу шул ук вакытта аның иҗатын Татарстанда күрсәтү дә булачак дидем. Казанда берәр мода фестивале оештырылмыймы икән дип, интернеттан эзләнергә тотындым. Былтыр үткән фестиваль турында мәгълүмат килеп чыкты. Аны оештырган Лилиана исемле кызны эзләп таптым. Ул чараны оештыручылар булмавын, үзе генә калуын әйтте. Шуннан мин дә аңа кушылырга булдым. Традициягә тугры калып, фестивальне шул ук көнне үткәрергә сөйләштек. Логотибы да шул ук калды. Аның ярдәмендә фестивальне бөтен Татарстанга танытасы килде. Ике атна гына вакыт калган иде, әмма без үҗәтлегебезне эшкә җиктек. Безгә дизайнер Фәридә Камалтдинова да кушылды. Дизайнер Юлия Мингалиева катнаша алмады, аның Татарстандагы вәкиле мин булдым. Ди-джей Ләйсән Галиуллина (DJ SunLey) белән фотограф Александр Кудрявцев та бик зур ярдәм иттеләр. Green Models модельләре дә тырышты, - дип сөйләде ул безгә.

Ачык мәйданчыкта эшләү, шуның өстенә эсселекнең 37 градуска җитүе, килүчеләрнең күбесе үтеп баручылар гына булуын истә тотканда, кызларга чынлап та бик тырышырга туры килгән.

- Сәгать ярым вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Дизайнерларга дипломнар тапшыр­дык. Алар фестивальгә чакырылганнары, анда катнашу мөмкинлегенә ия булулары өчен безгә рәхмәтләрен җиткерде. Без үзебезнең максатка ирештек. Киләчәктә дә ул туктап калмасын, киңәйсен, үссен иде, - ди Айнура.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading