16+

Комсызлык чирме, яки Пушкин да саран булган?!

Әлбәттә, берәү дә үзен саран дип танырга теләмәс.

Комсызлык чирме, яки Пушкин да саран булган?!

Әлбәттә, берәү дә үзен саран дип танырга теләмәс.

Саранлык ул - чиктән тыш сакчыллык. Саран кеше үзенең милкен, акчасын тотарга, таратырга яратмый. Ул бөтен нәрсәдә дә кысмыр: милек һәм акчада да, кием-салымда да, азык-төлектә дә... Аның һәр тиене исәптә. Бай һәм саран кешенең, кибеттә әйбер алганда, кибетче кайтарып биргән акчаны тиененә кадәр санап алганына игътибар иткәнегез бардыр, мөгаен.
Пушкинның: «Туган атамның саранлыгы мине нәрсәгә җиткерә!» - дигән юлларын хәтерли торгансыздыр.
Һәркемгә мәгълүм: саранлык ул - әхлакый сыйфат һәм ул милеккә аерым мөнәсәбәт белән характерлана. Саран кеше аңа хәзинә итеп карый һәм аны саклау үзмаксатка әйләнә. Тора-бара, ул аның файдалы кулланылышын да оныта. Туплау һәм саклауга үзенең генә түгел, ә башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын да корбан итә.

Әгәр сез акчагызны белә торып тотарга теләмисез һәм әйбер алганда түләр өчен акча янчыгыгызга кергәндә, үзегездән өзеп биргән кебек тоела икән, бу - комсызлык. Комсыз кеше булганны югалтудан курка һәм аны саклап кына калмыйча, даими рәвештә арттырырга омтыла.

Саранлык төрле кешеләрдә төрлечә чагыла. Мәсәлән, берәүләр көндәлек ризыкны да кысып тоталар, соңгы һәм бердәнбер әйберне, кием-салымны беткәнче тоталар һәм кияләр. Башкалар исә комсызлыкны юмартлык билгесе астына хәйләкәр рәвештә яшерә белә. Мондый кешеләр үзләренең игелеклелеге һәм күңел киңлеге белән сәгатьләр буе мактана ала. Янәсе, күрдегезме, алар якыннары өчен акчаны ничек тараталар, дусларына нинди кыйммәтле бүләкләр бирәләр! Әгәр шундый кеше сезне «ихлас күңелдән» кафе яки ресторанга чакырса, акчаның яртысын яки тулысынча ук түләргә әзер торыгыз.

Комсызлык, тора-бара, авыру дәрәҗәсенә җитә һәм андый кеше белән яшәү газапка әйләнә. Котылуның бердәнбер юлы - аның кебек комсыз буласы гына кала.

Андый кеше, бөтен нәрсәдә экономияләп, шул ук вакытта комарлы уеннар уйнарга һәм бар акчасын оттырырга, яки берничә мәртәбә акча янчыгын да югалтырга яисә урлатырга мөмкин. Чөнки абсурд дәрәҗәсенә җиткән комсызлык кешене гаять киеренке халәткә китерә һәм ул, нервланып, уяулыгын югалта. Комсызлар, мондый хәлдән соң, һәрбер нәрсәне кысып тотып, байлык туплауны нульдән башлыйлар.

Дөрес, теләгән очракта, комсызлыктан котылырга мөмкин, диләр. Әмма шунысы да бар: нәфесне ихлас күңелдән тәүбә итеп иманга килмичә җиңә алган кешене күргәнем юк әле. Анысын да ул, барысын да югалтып, чарасыз хәлгә төшкәч кенә эшли. Күп очракта алар иман белән түгел, ә шешә, хәмер белән дуслаша.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading