16+

Коронавирустан башка да яшәеш бар

Ничек, дуслар, хәлләрегез? Минекеме? Рәхмәт инде хәлләремне белешүегезгә, минеке болай ярыйсы бугай бу арада, урта тирәдә, ә аңарчы, дисезме? Аңарчы бик әйбәт булмады шул әле. Сәбәбе билгеле инде, әлеге дә баягы, Хисмәт бабай таягы дигәндәй, һаман да шул вирус инде.

Коронавирустан башка да яшәеш бар

Ничек, дуслар, хәлләрегез? Минекеме? Рәхмәт инде хәлләремне белешүегезгә, минеке болай ярыйсы бугай бу арада, урта тирәдә, ә аңарчы, дисезме? Аңарчы бик әйбәт булмады шул әле. Сәбәбе билгеле инде, әлеге дә баягы, Хисмәт бабай таягы дигәндәй, һаман да шул вирус инде.

 

 

Интернетка кереп, чит илләрдәге галәмәтләргә күз салганнан соң, бу пандемия дигәннәре мине өч-дүрт көнгә тәртәдән чыгарды. Йә Алла, ахырзаман дигәннәре шушыдыр инде! Мин үзем өчен курыкмыйм, без инде ашыйсын ашап, яшисен яшәгән, яшьләр бар бит, балалар-оныклар.

Алар әле яңа гына яши башлаган бит. Үзебез дә инде – мондый авыр вакытта үлеп китсәң, кемнәр җирләр? Дөньяга кеше булып тугач, кешечә җирләнәсе дә килә бит, ә монда халык өйдә генә утырырга мәҗбүр бит әле. Күңелдә уйлар өермәсе, әллә нәрсә булды миңа, бик авыр чак­ларда да, эчемдә утлар янганда да оптимист булып кала ала идем бит әле. Ә бу юлы бирешеп маташам, картаюмы инде шунда...

Ә хөкүмәт биргән ялдан халык файдаланып калыр­га тырыша. Кемдер өй юа, кемдер башка язгы эшләрен карый, ә менә мин инде өченче көн тәрәзәдән югары очның Кашлак тау битен күзәтәм. Рәиснең яңа өе белән Рабигәттәнең өе арасындагы баш яулыгы кадәр генә ачык­лыктан мин, эчем пошкан саен, кухня тәрәзәсеннән Кашлак тау битен күзәтәм. Кашлак тау бите ул – минем югары очым, ул – минем балачагым, сабый чагым хатирәсе. Минем өчен дөньяның яме бетте, яшәүнең бөтен гаме югалды. Әнә шул Кашлак тау битен күзәтеп өч көн үтте, дүртенче көн дә үтеп бара. Тукта, диләр миңа, болай депрессиягә бирелүең дә ерак йөрми, ә аңа килеп керсәң, чыгулары бик авыр. Интернеттагы бөтен мәгълүматны йөрәккә якын кабул итәргә ярамый, анда чиләк белән су да салалар, поты белән тоз да өстәп җибәрәләр. Ә, кара, тоз дигәннән, халык карабодай җыя диләр, безнең әле теге өч литрлы банкадагы карабодай, «Мунча ташы»нда әйткәнчә, бәк озакка җитәр әле. Ә менә тоз ни хәлдә икән безнең? Ярар, күз саласы булыр әле. Хәер, монда тоз кайгысымыни әле? Күңелдә – бушлык, әллә әбиләр сөйләгән, Пәйгамбәребез кисәткән, Коръәндә язылган ахыр­заман җиттеме икән чыннан да. Күз карашым ерактагы Кашлак тау битеннән тәрәзә төбенә төшә, ә анда яран гөлләрем: кайсысы – бөредә, кайсысы – шау чәчәктә, үзләре инде дүртенче көн – сусыз.

Әй җаннарым, мин бит сезгә Яңа еллар үтү белән прическа ясап, озынайган толымнарыгызны тигезләп кисеп-кыскарткан идем, менә ничә айдан бирле сез яңа ботаклар чыгарып тырышып-тыр­машып чәчәккә бөреләнеп ятасыз. Сез генә түгел, мин дә тырыштым инде, әле ашлама сибәм сезгә, әле бер тамчы гына йод. Шулай бергә-бергә тырышкач кына шау чәчәк атып була ла ул.

Аннан плитә өстенә күзем төште. Анда бабай эткә аш пешерә торган кәстрүлне кертеп куйган, димәк, Тайфунның ашы беткән. Ничек дигән әле Сент-Экзюпериның бәләкәй Принцы? «Без үзебез кулга ияләштергән һәр җан иясе өчен җаваплы» – дигәнме? Шулай булгач, будь добра, синең якты дөньядан ваз кичеп Кашлак тау битен карап вакыт уздыруыңда этнең ни катнашы бар? Эткә – аш, гөлләргә су кирәк. Гөлләргә су сибә-сибә, түр якка үтәм, андагы назлы-иркә бегонияләремнең хәлләре бөтенләй хөрти инде әллә? Һе, бегонияләреңне дә истән чыгаргач булган бу... Үпкәли күрмәгез инде, җаныйларым, дөнья, диләр моны, ә анда төрле хәлләр булгалый шул. Сабый гына шул әле сез. Хәзер, хәзер, шиңеп китә күрмәгез инде, берүк.

Гөлләргә су сипкәндә, кресло кырындагы бер кәрзин бәйләү җепләре белән башлаган башмакка күзем төште, болары да мине көтә. Кашлак тау бите, монда эшләр күп җыелган икән әле, әнә анда машинага саласы керләр дә байтак кына җыелган. Кашлак тау бите, мин сиңа 40 елга якын тәрәзә аша күз атып яшим. Ап-ак карга күмелгән чагыңда да, карлар эреп бетеп яшел чирәм борын төрткән чакта да матур син. Мин сине 40 елга якын күзәтәм, җаным үксеп елаганда да, күңелемне сары сагыш биләп алганда да, күңелемнең 40 кылы шатлыктан канат какканда да, тәрәзә аша мин сиңа күз салам.

Ә белгечләр, депрессиягә бирелә башласаң, психолог­ларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Юктыр, кешенең үзеннән башка аның җан-бәгырен беркем дә аңлый алмый. Һәркем үз-үзенә – психолог, үзең турында гына уйламыйча, сиңа кемнеңдер мохтаҗ булуын белеп яшәсәң, җаныңны сарган кара болыттан арынуы җиңелрәк икән.

Гөл булсынмы ул, синең күз­ләреңә мөлдерәп карап торучы эт булсынмы... Ә этләрнең дә, гөлләрнең дә җаны бар. Ә бүгенге «таҗлы вирус» тудырган, бөтен Җир шарын диңгез кебек шаулаткан проблемага килгәндә, бу безгә – Аллаһы тарафыннан килгән афәт. Безне бу афәттән аралау да бары тик аның кодрәтендә генә.

Догада булыйк, дуслар. Кайсыбызның булса да догасына «Амин» диелер, иншәәәАллаһ.

Рәйсә Галимуллина,

Кукмара, Мәмәшир.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading