16+

Курчак ясаучы табиб Эльвира Гыйльфанова: «Мин бер курчакны бер көндә дә өлгертә алам»

1975-80 елларда тимераякта узышу буенча СССР җыелма командасының төп составында чыгыш ясаган Азнакай кызы Розалия Равзетдинованың исеме ил күләмендә яңгыраган чорга туры килә аның балачагы. Спортчы кыз­ның үрнәге күпләрне тимераяк­ка бастыра ул елларда. Әлбәттә инде, Эльвира Гыйльфанова (Мөхәммәтова) да искәрмә була алмый.

Курчак ясаучы табиб Эльвира Гыйльфанова: «Мин бер курчакны бер көндә дә өлгертә алам»

1975-80 елларда тимераякта узышу буенча СССР җыелма командасының төп составында чыгыш ясаган Азнакай кызы Розалия Равзетдинованың исеме ил күләмендә яңгыраган чорга туры килә аның балачагы. Спортчы кыз­ның үрнәге күпләрне тимераяк­ка бастыра ул елларда. Әлбәттә инде, Эльвира Гыйльфанова (Мөхәммәтова) да искәрмә була алмый.

А знакайның 3нче урта мәктәбендә укучы кыз, дәресләре бетүгә, тимераякларын күтәреп, тренеры янына ашыга. Нәтиҗәләре дә озак көттерми. Шәһәр, район буенча узган ярышларда гел икенче-өченче урыннарны алып килә кыз. Шуңа күрә башка кызлар кебек курчак уйнап утырыр­га вакыты булмый да булмый инде Эльвираның. Аның каравы әнә хәзер үзе ясаган текстиль курчаклары белән теләсә кемне таң калдыра. Юк-юк, ул сәнгать мәктәбе дә тәмамламаган, әйткәнемчә, кечкенә чакта рәсем ясап та әллә ни юанмаган. Пластилин әвәләп утырырга да вакыты булгандыр дип әйтеп булмый. Курчаклар ясау - үз вакыты белән килгән шөгыль-мавыгу. Барысы да юктан гына, кулга очраклы рәвештә генә килеп кергән видеодан башлана. Курчаклар ясау турында була ул. Сәләткә дә сәбәп кирәк дибез бит. Күрәсең, сәгате суккан булгандыр: кызлары Ралина белән Сафиянең лагерьга киткән, ә эшмәкәр ире Зиннурның гадәттәгечә эштә чагына туры килә бу. Шуннан бөтен эшен бер читкә куеп, үзе дә сизмәстән, башы белән курчак тегүгә кереп чума Эльвира. Югыйсә эшләп карыйм әле дип кенә тотынган була ул моңа. Хәзер инде бөтен таныш-белеш, дус-иш, коллегалар дигәндәй, ул ясаган курчакларга чират тора.

- Курчакның өлгеләре, тышкы кыяфәтен тудыру үзеннән-үзе килә. Энә белән каян чеметергә икәнен кул үзе белә. Моның оеткысы, мөгаен, әнидән килә торгандыр. Әнием китапханәдә эшләсә дә, гомер буе күлмәк текте. Мәктәптә укыганда, студент елларында мин дә үзем теккән әйберләрне кия идем. Ә курчак ясау, чыннан да, мавыктыргыч шөгыль: миннән күрмәкче, килендәшем дә курчак тегү белән мавыгып китте. Кызларыма да бик ошый бу шөгылем, - ди оста.
Алай гына да түгел, бишенче сыйныфта укучы Ралина һәм быел беренчегә кергән Сафияне үзенчәлекле сыйфат комиссиясе, экспертлар дияргә дә була. Кайчакта әниләренең бүләккә дип теккән курчаклары бик ошаса, бирмәсен әле дип, качырып та куялар икән. Ни гаҗәп, курчаклар берсеннән-берсе матуррак килеп чыга шул.


- Мин бер курчакны бер көндә дә өлгертә алам: иртән утырсам, бетергәнче төнгә кадәр эшлим, - ди оста.
Тик шунысын да әйтергә кирәк, Эльвира Гыйльфанова курчаклар ясау белән эш арасында гына шөгыльләнә. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган, 12 ел эш стажы булган теш табибы ул беренче чиратта. Шулай да киләчәктә күргәзмәләрдә катнашырга да исәбе юк түгел. Фикерләшергә, тәҗрибә уртак­лашырга да ерак йөрисе юк: үзенең милли курчаклары белән республикада танылган Галина Герк та Азнакайда яшәп иҗат итә ләбаса.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading