16+

Кышкы салкында баланың аяк киемен урлаганнар

Кече кызым Казанның Салават Күперендәге уку йортында белем ала.

Кышкы салкында баланың аяк киемен урлаганнар

Кече кызым Казанның Салават Күперендәге уку йортында белем ала.

Ничә ел уку дәверендә күпне күргәнебез булды, әмма мондыйны гына күргән юк иде әле. Кызым елап шалтырата. Мәктәп эчендәге шкафыннан кышкы аяк киемен алып киткәннәр. Икенче аяк киемен алган булсалар бер хәл, дәшмәс тә идең. Әмма кышкы салкында бала өенә ничек кайтырга тиеш ди? Әти-әниләр төркеменә язган идем, алар әйтүенчә, балалар шулай шаяртырга мөмкин икән.

Янәсе, кием яшереш уйныйлар. Бу - башлангыч сыйныф балалары. Камералар аша да эзләттек, әмма моның өчен бер көн утырырга кирәк. Кыскасы, көн ахырында бөтенләй икенче торак комплексындагы бер йортның подьездында аяк киеме капчыгы тапканнар. Ә аның эчендә безнең аяк киеме. Димәк, мин эзләттерә башлагач, шул бала аны махсус ташлап калдырган. Сезгә чит кешенең әйберен алырга ярамый дип өйрәтмиләр микән соң, балалар? 

Лилия, Казан.

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading