16+

Кытайда бер ир-ат хантавирустан үлгән

Кытайның Юньнань провинциясендә бер ир-ат автобуста хантавирустан үлгән, дип яза "РИА Новости".

Кытайның Юньнань провинциясендә бер ир-ат автобуста хантавирустан үлгән, дип яза "РИА Новости".

Вафат булучының хантавируска ясаган тесты уңай нәтиҗә күрсәткән. Автобуста булган 32 пассажир да тикшерелгән.

Билгеле булганча, хантавирусны кимерүчеләр һәм алар ашый торган ризыклардан иярергә мөмкин. Авыру кешедән - кешегә күчми. Әмма Аргентина һәм Чилида андый очраклар да булган. Шулай ук ярканатлар тешләгәннән соң зарарлану очраклары теркәлгән.

Хантавирус елның коры вакытында үрчи. Аны иярткән кешедә лихорадка, кан китү билгеләре күренә, бөерләргә зыян килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading