16+

Күзләрем күрмәгәндә дә, әнием гамәлләре мине кояш нурыдай җылытты

Биргәнсең син миңа Ал нурын таңнарның. Җыйгансың син миңа Бар гөлен даланың... Бу юлларны шагыйрь, әлбәттә, үз әнисен күз алдында тотып язгандыр. Ә бит һәркем әнисенә булган олы рәхмәтен, хөрмәтен әнә шулай шигъри юллар аша җиткерә алыр иде.

Күзләрем күрмәгәндә дә, әнием гамәлләре мине кояш нурыдай җылытты

Биргәнсең син миңа Ал нурын таңнарның. Җыйгансың син миңа Бар гөлен даланың... Бу юлларны шагыйрь, әлбәттә, үз әнисен күз алдында тотып язгандыр. Ә бит һәркем әнисенә булган олы рәхмәтен, хөрмәтен әнә шулай шигъри юллар аша җиткерә алыр иде.

Мин дә Сезгә үземнең иң кадерле кешем - әнием хакында язарга булдым.
Гомер юлымда миңа күп сынаулар аша үтәргә туры килде. Ул авырлыкларның барысын да әнием үз йөрәге аша уздырып, үз иңнәрендә күтәрде. Күп кешеләрдән ярдәм сорап, зур-зур түрәләрнең ишеген какты. Нинди генә җавап ишетсә дә, түбәнсенмичә, алга барды. Күзләрем күрмәгәндә дә, аның кылган гамәлләре мине кояш нурлары кебек җылытты, яшәүгә дәрт уятты. Әнкәемнең һәрбер сүзе миңа өмет, яктылык бирде. Ул мине аякка бастыру өчен табибларның иң көчлеләрен эзләде. Тапты. Аның бер сынау алдында да югалып калмавы, төшенкелеккә бирелмәве нәтиҗәсендә, мин бүген иптәшләрем кебек шаярам, уйныйм, көләм. Минем әнием хөрмәтнең иң зурысына лаек.
Әбиемнең бер хикәят сөйләгәнен хәтерлим... Бер ана ялгызы гына улын тәрбияли. Беркайчан да баласына авырлык китерми. Тәмледән-тәмле сый, матурдан-матур кием аның улында гына була. Үсеп, егет булгач, ул аксакалга бара да: «Мин әниемә булган бурычымны ничек итеп кайтара алам?» - дип сорый. Аксакал: «Әниеңне кулларыңа күтәреп Мәккәгә алып бар, бер адым да атлатмыйча, күтәреп кире алып кайт», - дип җавап кайтара. Алты ай бара егет әнисен күтәреп, алты ай кайта. Кайткач, кабат Аксакалга барып: «Хөрмәтле аксакал, мин, син кушканча, әнкәемне Мәккәгә күтәреп алып бардым, бер адым да атлатмыйча, күтәреп кире алып кайттым. Минем бурычым үтәлдеме инде?» - дип сорый. Аксакал аңа: «Бу, улым, әниеңнең йокысыз узган бер төне өчен әҗерең», - дип җавап бирә.
Димәк, минем дә әнием алдында булган бурычым түләп бетергесез. Ул минем терәгем дә, киңәшчем дә, сокланып баш ияр кешем дә. Рәхмәт сиңа, мең рәхмәт, әнкәем!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading