16+

«Әлфия Авзалова авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады»

Казанның 7 нче хастаханәсендә яткан Әлфия Авзалованың хәле кичә начарайган. "Көндез кызы Зөлфия: "Әнинең хәле начарайды", - дип шалтыратты, догалар укуыбызны сорады. Без догалар укыдык. Шул догаларны гына көтүе булган кебек - төнлә үлүе билгеле булды", - ди Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музей җитәкчесе Алсу Хәкимова.

Филармония көн саен Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия белән элемтәдә торган. Хәтта моннан ике атна чамасы элек палатага телевизор да китереп куйганнар әле.

"Әлфия апа Авзалова, авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады. "Әни музыка тыңлап ята", - дигәч, филармония директоры Кадим Назирович үзе алып илтте", - ди филармониянең матбугат җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова.

Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова инсульт белән апрель аенда халык телендә "обком больницасы" дип йөртелгән 2 нче республика клиник хастаханәсенә салынган иде. Соңрак Казанның 7 нче хастаханәсенә уңайлы палатага күчерелгән, дип яза Татар-информ.

Татарстанның халык, Россиянең ятказанган артисты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде. Легендар җырчыны соңгы юлга озату мәрәсиме Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониядә була. Озату вакыты һәм көнен соңрак хәбәр итәрбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading