16+

"Матурлык корбаннар сорамый"

Татарстанның иң чибәр студент кызы кем булыр? Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстанның иң чибәр студент кызын билгеләячәкләр.

"Матурлык корбаннар сорамый"

Татарстанның иң чибәр студент кызы кем булыр? Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Татарстанның иң чибәр студент кызын билгеләячәкләр.

Ул киләсе елга «Россия студентлар гүзәле» бәйгесендә матурлык, сәләт һәм актерлык осталыгы буенча республика данын якларга тиеш.

Шунысы үзенчәлекле, бәйгенең туган ягы нәкъ менә бездә. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин белдергәнчә, 2014 елның ноябрендә Студентлар форумы вакытында аны беренче тапкыр Казанда оештыралар. Республика тәҗрибәсен башкалар да өлге итеп алды, хәзер ул ил күләмендә үткәрелә.
- Татарстан, Идел буе федераль округы, Россия күләмендә оештырылган бер генә бәйгене дә калдырмыйбыз. Без үзебездә дә дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар оештырабыз. Универсиада, Дөнья чемпионаты тәҗрибәсе соңгы елларда гына Казанга 30га якын федераль чара алып килде, - диде Рөстәм Гарифуллин.
Бәйгенең республика этабында катнашу өчен Әлмәт, Чаллы, Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Казан кебек шәһәрләрдән 150дән артык гариза килгән. Башка матурлык бәйгеләрендәге кебек, биредә дә кызларның буй-сынына кагылышлы чикләр бар. Әйтик, бәйгедә катнашучының буе 170 сантиметрдан ким, ә авырлыгы 75 килограммнан күп булырга тиеш түгел. Бәйгедә 18-25 яшьлек кызлар гына катнаша ала. Ләкин бу таләпләр шартлы гына, ди «Молодежь Казани» Җирле Казан иҗтимагый оешмасы рәисе Кәдрия Бугрова.
- Кызларның буй-сыны 90-60-90 стандартларына туры килмәсә дә ярый. Без күбрәк студентның холкына, сәләтенә, акылына карыйбыз. Әгәр дә кыз безне буе кечкенә булып та, бәйгедә җиңә алуына ышандыра икән, ул һичшиксез башкалар белән бер рәттән «Татарстан студентлар гүзәле» исеменә дәгъва кыла ала, - диде Кәдрия Бугрова.
Аның фикерен «Татарстан студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Элькин Искәндәров та хуплады.
- Мин үзем бәйгенең хөкемдарлар исемлегендә. Кызларга нинди дә булса бәя биргәндә, буйга карамыйм. Иң мөһиме: акыл, нәзакәтлелек, осталык, - диде Элькин.
Иң чибәр студент кыз уку йортында да яхшы билгеләргә генә укырга тиеш. Аның соңгы ике семестрга билгеләре «дүрт»ледән түбәнрәк булмаска тиеш. Вузның мәдәни чараларында актив катнашуы да хуплана.
Исегезгә төшерәбез, әле күптән түгел бәйгенең ­Россия этабыннан Татарстан кызы Диләрә Ялалтынова җиңү яулап кайткан иде. Конкурсантлар өчен ул хәзер үрнәк булып тора. Россиянең спорт мастеры булган Диләрә өч яшеннән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Бүген ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең икенче курс студенты. Җиңү серләрен ул безгә дә сөйләде.
- Дөресен генә әйткәндә, көндәшләр бик көчле иде. Җиңү җиңел бирелмәде. Мондый төр бәйгеләрдә катнашу өчен бар яктан да камил булырга кирәк. Шәхсән миңа интеллектуаль тур ошады. Анда мин татар милли киеменнән, кулыма чәк-чәк тотып туган ягым турында сөйләдем. Безнең милли кием башкалардан матурлыгы, бай бизәлеше белән аерылып торды, бу кәефне тагын да күтәрде, - диде кыз.
Тумышы белән Лениногорск шәһәреннән булган кыз үзен гап-гади гаиләдән дип таныштырды. Модельлек карьерасына 16 яшьтән кереп киткән.
- Бу юлдан китәргә мине беркем дә үгетләмәде. Үземне «Татарстан гүзәле» бәйгесендә сынап карадым. Ләкин бу исемне алу өчен бәйгедә өч тапкыр катнашырга туры килде, - диде Диләрә.
Диләрә быел «Татарстан гүзәле» бәйгесе җиңүчесе дә әле. Республика этабыннан соң ул үзен «Россия гүзәле» матурлык бәйгесендә дә сыный, анда да финалга чыга. Дөрес, гүзәл кызлар, бигрәк тә Диләрә кебек модель карьерасын төзи алганнар һәркемне сокландыра. Алар кебек матур булу өчен төрле диеталар белән үзен җәфалап, авыруга салышкан кызлар турында да еш ишетәбез. «Россия студентлар гүзәле» моңа каршы.
- Матурлык корбаннар сорамый. Мин һәрвакыт табигый матурлык яклы. Мин бит үзем дә гап-гади студент: стипендия алам, эшлим. Фигура матур булсын өчен спорт белән шөгыльләнәм, сәламәт туклану яклы. Мин булачак тренер. Матур булу өчен йокы туйдырырга, күбрәк елмаерга кирәк. Шул очракта гына кыз чәчәк кебек гүзәл булачак, - диде Диләрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading