16+

Май симертми, аны күп ашау гына симертә

Сыер мае ашамыйм, анда холестерин күп, симертә диючеләргә: «Аз кап, май кап», - дип җавап бирәләр. Кеше майдан түгел, аны күп ашаудан симерергә мөмкин.

Май симертми, аны күп  ашау гына симертә

Сыер мае ашамыйм, анда холестерин күп, симертә диючеләргә: «Аз кап, май кап», - дип җавап бирәләр. Кеше майдан түгел, аны күп ашаудан симерергә мөмкин.

Сыйфатлы майда кеше организмына кирәкле 150 төрдәге май кислоталары бар, шуларның 20 төрдәгесенә алмаш юк. Сөттәге май кальцийны үзләштерергә дә булыша, тиеш­ле күләмдә кулланганда, хәтта холестеринны киметергә дә ярдәм итә. Сыер мае ашаганчы, үсемлек майларына өстенлек бирергә кирәк, диючеләр дә ялгышалар. Кайбер үсемлек майларыннан хасил булган май кислоталары организмның кальцийны үзләштерүенә комачаулый һәм, киресенчә, кан тамырларына утыра.
Акыллы һәм матур булу өчен дә сыер мае ашарга кирәк. Май ярдәмендә баш мие күзәнәкләренең яңаруы башкарылса, аның составындагы A, E, D, K витаминнары чәчне үстерә һәм бит тиресен тигез, матур итә.

Югарыда язылганнарның барысына да ирешергә була, әгәр дә аз кап, май кап дигәндә капканың чыннан да сыйфатлы, экологик чиста сыер мае булса. Соңгы елларда май дип ниләр генә сатмыйлар. Казан тирәсендә кайсы гына сату ноктасына барсаң да, Арча, Балтач мае дип сатсалар, Татарстанның икенче бер кырына китсәң, һәр ноктада Азнакай мае гына сатыла икән диярсең. Бу очракта сатучылар, халыкның кайсы җитештерүчегә өстенлек биргәненнән чыгып, үзләрен тәкъдим итәләр.

Азнакай май заводы - «Вамин» җәмгыяте банкротлыкка чыкканда, бөтенләй үзгә статуста кала алган заводларның берсе. Аларны «Просто молоко» үзенеке итәргә теләмәгән. Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин, җаваплылыкны үз өстенә алып, заводны саклап калган.

- Районда башка җитәкче булса, безнең язмыш нинди булыр иде микән, төгәл генә әйтеп тә булмый. Марсель Шәйдуллинның тәвәккәллеге, һәр эшне аңлап, төбенә төшеп карар кабул итә белүе заводны саклап калды, анда эшләүче 140 кеше һәм аларның гаиләләре өчен дә бу бик мөһим карар. Заводны туктатсак, бер дигән җиһазлар да, бина үзе дә таралып юкка чыгар иде. Эшләмәгәндә ел әйләнә аны җылытып торып булмый, ә инде температура режимы сакланмый икән, бу приборларның сафтан чыгуына китерә. Кайбер районнарда без моның ачык мисалын күрдек, - ди Азнакай май заводының баш инженеры Альянус Мөхәммәтшин.

Азнакай май заводы республикада югары сыйфатлы ризык җитештерүче буларак билгеле.
- Үзебезнең заводта җитештергән майны да, сырны да дистәләгән ризыклар арасыннан аерып ала алам. Моның өчен тәмләп карау да мәҗбүри түгел, күп вакыт карау да җитә. Әлбәттә, гади сатып алучы өчен бу катлау­лырак. Күпләр майны, катырып диярлек, суыткычның иң салкын бүлегендә саклыйлар. Ашарга дигән май плюс 17 градуста торырга тиеш. Ашарга берәр сәгать кала, майны өстәлгә алып кую кирәк. Шул вакытта гына майның чын тәмен тоеп була. Иң тәмле май, әлбәттә, 17 сәгать мае, - ди баш инженер.
Минем гаҗәпләнүемне күреп, дәвам итә.

- 17 сәгать себеркесе, 17 сәгать мае дигән сүзләр ишеткәнегез юкмыни? Сүз көн озынлыгы турында бара. Җәйнең бу чорында җыелган себерке дә яхшы була, сөт тә икенче төрле тәмле була дип исәпли халык. Көн озынлыгы арткан саен, сөтнең майлылыгы да арта.

Альянус Мө­хәм­мәтшин - Татарстан Республикасы Азык индустриясенең атказанган хезмәткәре. Аның бу өлкәгә килеп керүе очраклы гына булган. Машина йөртү танык­лыгын югалтып, юлга чыга алмаган, шул көнне заводта сепаратор ватыла. Төзәтүчеләрне карап-карап торган да эшкә үзе тотынган. Шуннан укыр­га да кергән, үсешнең бөтен бас­кычларын да үткән.
- Сатып алучылар безнең ризыкка югары бәя бирә, шуңа күрә Азнакай мае дип алдап сату очраклары да бик күп. Кибет киштәсенә куелып сатылган ризык ул һәрвакыт тере акча. Бүгенге көндә 22 төрдәге товар җитештереп сатабыз. Май, сыр, сөт, каймак, төрле майлылыктагы кефир, катык... Хәзер халык үз сәламәтлегенә игътибарлырак дип уйлыйм. Тагын бер мөһим нәрсә: сөт ризыгының әчүеннән түгел, әчемәвеннән куркырга кирәк.

Сүз уңаеннан

Май составында булган А витамины ашказанындагы һәм уникеилле эчәктәге яраларның тизрәк төзәлүенә китерә. Грипп белән авырмас өчен һәм иммунитет кимегән очракта, көненә 60-70 грамм сыер мае ашарга кирәк. Организмның майны үзләштерүе 97-98 процентка җитә.

Югары температурада май үзенең витаминнарын югалта, шуңа күрә аны ризык пешеп җиткәч салырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Теге бик авыр 97-98нче елларда Азнакайдан май алып килеп сатканнар иде. Ул вакытта акча юк вакыт, кем ни сата ала шуны сата иде. Менэ шул майнын тэме эле тел тобемдэ. Шуннан сон тэмле май ашаганым юк. Азнакайныкын Чаллыда кургэнем юк...

    Мөһим

    loading