16+

“Әче-әче” диләр: хәзерге туйларда муллалар да, хәзрәтләр дә бии

Туйның яме яшь парда. Шулай да гаилә булганчы, мең төрле сынау үтәргә кирәк.

“Әче-әче” диләр: хәзерге туйларда муллалар да, хәзрәтләр дә бии

Туйның яме яшь парда. Шулай да гаилә булганчы, мең төрле сынау үтәргә кирәк.

Күлмәк белән костюм сайлау, чакыру тарату, бәйрәм табынына меню төзү, алып баручы табу, күңел ачу программасын уйлау. Әле дә ярый татар халкының электән килгән матур-матур йолалары бар. Башта кияүне сыныйлар, аннары киленнең уңганлыгын-булганлыгын тикшерәләр.

Әмма мода куа-куа миллилек тә югалып бара, ахрысы. Әллә ничә меңлек күлмәк, купшы итеп бизәлгән банкет залы. Җырчыларның танылу дәрәҗәсе белән үлчәнә туйның “шәп”леге. Бөтен район белән бәйрәм итә торган өч көнлек туйлар, бизәлгән “Волга” һәм “химия” ясалган прическа өстеннән киелгән такыялы фаталар артта калды.

Бүген яшьләр арасында милли гадәтләргә тугры калып, бәйрәм итүчеләр күпме? Йолаларның кайсысы иң еш очрый? Хәләл мәҗлесләр тендециясе сизеләме? Алып баручы Марсилия Искәндәровага сүз бирик.

“Әче-әче” диләр

– Татар туйлары 100-130 кешедән дә ким үтми. Соңгы вакытларда гына, шушы чир сәбәпле, 50-60 кешелек мәҗлесләр алып бардык. Йолаларга килгәндә, бүген дә алар сакланып калган. Килен төшерү – мендәргә бастырып каршы алулар, бал-май каптыру, кияү-килен күчтәнәчләрен чыгару – болар барысы да үткәрелә.

“Кияү суга сикерде”

– Һәр туйда очрый торган гадәт дигәч, кәләш урлау йоласы күз алдына килә. Узган җәйне бер ял итү базасында туй үткәрдек. Янында күле дә бар иде. Кияү, кәләшне көймәгә утыртып, урлап киткәннәрен күргәч, суга сикереп куып тотты бит!

Йолаларга күз йомыла

– Миллилек җитеп бетми, әлбәттә. Гореф-гадәтләрдән баш тартучылар бар. Мәсәлән, “кәләшне сатып алу” урынына яшьләр берәр матур җиргә барып фотоссесия ясый. Бу, миңа калса, әйбәт күренеш түгел. Рәхәтләнеп, авыл өйләренең ишек алларында гармунга биеп, үзебезнең җырларны җырлап, бәйрәм итүчеләр аз.

Мулла, хәзрәтләр дә бии

– Хәләл мәҗлесләр хәзер бик күп үтә. Мине күбрәк никах туйларына алып баручы буларак чакыралар да инде. Андый бәйрәмдә икесе бергә үтә, дигәндәй. Сафлык, миллилек саклана. Ә күңел ачуга килгәндә, кунакларның кәефеннән тора. Бүкән булып утырганчы, рәхәтләнеп биергә бит инде! Җитди хәзрәтләрне дә уенга чакырып чыгарганым булды!

Һәрхәлдә кавышу, гаилә кору бәйрәме башкаларны шаккаттырыр өчен түгел, ә яшьләрнең үзләре өчен оештырыла. Өйләнешкән парның Мендельсон вальсы яңгыраган көне мәңгелек якты бер хатирә булып калсын иде!

Алсу Мансурова.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әче-әче,-диеп кычкырдылар Бәллүр кәсә тотып кулларына. /Авторын оныттым/

    Мөһим

    loading