16+

Милләтара дуслык бакчадан башлана

Рус, мари, әзәрбайҗан балалары бергә татар телен өйрәнә. Беренче карашка гаҗәп тоелса да, Совет районының 272нче балалар бакчасында бу гадәти хәл.

Милләтара дуслык бакчадан башлана

Рус, мари, әзәрбайҗан балалары бергә татар телен өйрәнә. Беренче карашка гаҗәп тоелса да, Совет районының 272нче балалар бакчасында бу гадәти хәл.

- Ике дәүләт телен дә балаларга кечкенәдән өйрәтеп үстерергә кирәк. Балалар бакчасында татар телен өйрәнгән сабыйлар өлкәннәргә дә үрнәк күрсәтәләр. Туган телең, үз милләтең белән горурланып яшәү, гореф-гадәтләрне онытмау бик мөһим. Республикабыз тарихын төрле уеннар аша өйрәтәбез. Татарстанда төрле милләт халыкларының дус, тату яшәвенә зур игътибар бирелә. Без бу татулыкны кечкенәдән үк балаларга сеңдерергә тырышабыз, - ди татар теле тәрбиячесе Эльмира Абдуллина.
272нче балалар бакчасында барлык чаралар да диярлек татар телендә уза. Әле күптән түгел генә аларда «Гаилә» бәйрәме гөрләп узды. Әлеге чара беренче генә тапкыр уздырылмый. Оештыручы тәрбиячеләр Фаягөл Мингазова белән Фаянур Сафина әйтүенчә, бәйрәмдә иң талантлы, актив гаиләләр җыела. Дәү әти, дәү әниләр, абый, апалар, әти-әниләр дә тәрбиячеләр оештырган уеннарда, ярышларда теләп катнаша, үз осталыкларын күрсәтә. Гаиләләр үзләре белән таныштыра, милли гореф-гадәтләрен сөйли, өйдән әзерләп килгән милли ризык тәкъдим итә. Уеннар, нәфис сүз музыка җитәкчесе Ольга Егорова әзерләгән җыр-бию белән үрелеп бара. Балалар бакчасында мини театр эшли. Театрның җитәкчесе Гүзәл Идрисова әти-әниләр, балалар катнашында төрле спектакльләр сәхнәләштерә. Мондый формадагы уеннар, аралашу балаларның үзләренә дә бик ошый. Кечкенәдән хөрмәт, ихтирам төшенчәләрен аңлап үскән балалар киләчәктә дә үзара дустанә мөнәсәбәттә булырлар дип ышана тәрбиячеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading