16+

Мирас калдыруга кагылышлы 3 сорауга ҖАВАП

Дәүләт Думасы депутатлары Гражданнар кодексында мирас калдыру кагыйдәләренә кагылышлы кайбер үзгәрешләр керткәннәр.

Мирас калдыруга кагылышлы 3 сорауга ҖАВАП

Дәүләт Думасы депутатлары Гражданнар кодексында мирас калдыру кагыйдәләренә кагылышлы кайбер үзгәрешләр керткәннәр.

Төп яңалыкларның берсе - Россиядә «мирас фондлары» барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «Аргументы и факты» газетасы.

Дәүләт Думасының шәһәр төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников сүзләренчә, әлеге закон киләсе елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк. Кыскасы, мирас булып калган мөлкәтне туздырырлар дип куркучылар, үзләре исән чагында, мирас фонды булдыру турында васыятнамә яза ала. Әлеге документта хуҗа кеше үзе үлгәннән соң бу фонд белән кем идарә итәчәге, туганнарына, якыннарына акча ничек бүленәчәге турында тулы мәгълүмат калдыра. Шул рәвешле, мәрхүмнең эше дәвам итәчәк, бизнестан кергән акчаның бер өлеше аның туганнарына биреләчәк дип күздә тотыла. Бу схема белән эшли торган мирас фондлары чит илдә яңалык түгел. Мәсәлән, көнбатышта иң зур мирас фондларының берсе - Альфред Нобель фонды. Хәзер Нобель премияләре шул фонд исәбеннән түләнә.

Киләсе елдан мирас фондлары төзү хокукы булса да, бу мөмкинлектән файдаланучылар әллә ни күп булмас, дип фаразлый юристлар. Гади кеше өчен ул кирәк түгел. Урта, кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә дә әллә ни файда китермәс кебек.
Депутатлар Гражданнар кодексының «Мирасны саклау һәм аның белән идарә итү» 117нче маддәсенә дә үзгәрешләр керткәннәр. Хәзер бу маддәдән «6-9 ай» дигән төшенчә төшеп калган. Төгәлрәге, мирас калдыручы вафатыннан соң 6-9 ай узгач кына, мирасчы аның мөлкәте белән идарә итәргә хокуклы иде. Әмма ул вакыт эчендә бизнес таркалырга мөмкин. Шуңа да мирасчы кешегә хәзер компания хуҗасы үлгәннән соң ук идарә итү мөмкинлеге бирелә. Дөрес, монда нәкъ менә идарә итү генә күздә тотыла. Закон рәвешендә, мирасчы элеккеге җитәкче бакыйлыкка күчкәннән соң бары 6 ай узгач кына хуҗага әвереләчәк. Бу күчеш процессы нотариус аша эшләнә.


Мирас калдыруга кагылышлы өч сорау

1. Закон нигезендә мираска кемнәр дәгъва кыла ала?
«Татарстанның Нотариаль палатасы» ассоциациясе юристлары аңлатуынча, Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1142нче маддәсе нигезендә, закон буенча мираска, беренче чиратта, милек хуҗасының балалары, тормыш иптәше һәм әти-әнисе өмет итә ала. Әгәр кеше исән чагында васыятьнамә язып калдырган икән, мирасчы ролендә абыйсы, күршесе дә булырга мөмкин. Ә васыятьнамә булмаганда, мөлкәт закон нигезендә күчә. Моның өчен кеше вафатыннан соң нотариуска барып, аның васыятьнамә язмаганмы, мөлкәтен бүләк итеп калдырмаганмы икәнлеге турында мәгълүмат алырга кирәк. Закон буенча, мирасчы, мөлкәткә дәгъва кылып, мәрхүмнең үлеменнән соң алты ай эчендә гариза тапшырырга тиеш.

2. Мирасчыга аның бурычлары күчәме?

Әйе, мирас белән бергә мәрхүмнең бурычлары, түләнмәгән салымнары да күчә. Шунысы да бар, мирасчы мәрхүмнең үлеменнән соң алты ай узгач кына мөлкәткә хуҗа була ала. Ә мираска керешү вакытын кешенең үлгән көненнән үк саный башлыйлар. Кыскасы, мирас булып күчкән мөлкәт өчен: йорт булса - коммуналь хезмәтләр, күчемсез милеккә салым, җир өчен салым, машина булса - транспорт салымы - барысы да ай дәвамында җыелып барачак. Шуңа да мирасчы кеше алты айдан соң нәкъ ул милеккә ия булачагын төгәл белә икән, квитанция буенча вакытында түли башласа да була. Тәҗрибә күрсәткәнчә, алты ай дәвамында җыелган түләүләрне ахырдан каплавы җиңел түгел. Ул мирасчы исеменә күчә, чит илгә чыгарга уйласаң да, бурычың бар дип, чиктән чыгармаска мөмкиннәр. Җитмәсә, вакытында түләнмәгән бурыч өчен пенилар да җыелачак.
Әгәр дә кешенең үлеменнән соң бурычлары артык күп җыелган икән, бу сумма мирас булып калган мөлкәт бәһасеннән дә күбрәк булса, ул сумма чигерелә. Дөрес, бу очракта мөлкәт тә бурычларны каплау өчен тотылачак.

3. Кеше үлгәннән соң, аның банктагы картасыннан акча алырга буламы?

Гадәттә, кеше үлеменнән соң, аның банктагы счетлары туктатыла. Бары мирасчы билгеле булгач кына, счеттагы акчалардан файдалану мөмкинлеге бирелә. Моның өчен нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мирасчы, банк картасы хуҗасының үлеменнән соң алты ай узгач, акчаларны алу хокукына ия. Банк белән килешү таләпләрен бозу булып саналса да, якыннары мәрхүмнең картасының пин-кодын белә икән, акчаларны банкомат аша алырга була. Әмма, кагыйдә буенча, үлгән кешенең картасыннан файдалану дөрес түгел.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading