16+

Ноябрь аенда ниләр ашарга?

Тәрәз артында елак, карлы-яңгырлы ноябрь хөкем иткәндә туклануга аеруча игътибарлы булырга кушалар.

Ноябрь аенда ниләр ашарга?

Тәрәз артында елак, карлы-яңгырлы ноябрь хөкем иткәндә туклануга аеруча игътибарлы булырга кушалар.

Белгечләр ниләр ашарга киңәш итә? Кыскача исемлек тәкъдим итәбез! 

1.    Көз көне көч, энергия туплау өчен чикләвек ашарга кирәк. Әлеге ризыкта омега-3 май кислотасы бар, ул исә йөрәк эшчәнлеген көйли. Көзен кешегә калориягә бай ризыклар аеруча кирәк, чөнки организм кыш өчен энергия туплый. 

2.    Иң популяр һәм арзан көзге җимешләрнең берсе – алма. Андагы витаминнар һәм антиоксидантлар үпкәдәге кислородны арттыра һәм йөрәк сәламәтлеген сакларга булыша. Шулай ук бу җимеш баш миенең картайуын акрынайта һәм деменциядән саклый.

3.    Кабак. Анда карнитин бар, ул организмны энергия белән тәэмин итә, шлакларны чыгарырга булыша һәм баш мие эшчәнлеген стимуллаштыра, шулай ук әлеге яшелчәдәге К витамины нормаль матдәләр алмашы һәм бөерләрнең сәламәт эшләве өчен кирәк. Моннан тыш, кабакта күрү сәләтен, сәламәт күзәнәк үсешен һәм иммун системасының яхшы эшчәнлеген тәэмин итү өчен альфа һәм бета-каротин күп. 

4.    Файдалы матдәләр саны буенча анар (гранат) – иң шифалы җимешләрнең берсе. Аның составына алты төрле аминокислота, калий, тимер, танин, марганец, калий, натрий һәм башкалар керә. Анарның файдалы үзлекләренең берсе – йөрәк өянәге куркынычын киметү. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading