16+

Нумеролог Фаик Фарукшин: «Кешенең туган көнен һәм елын тормыш картасы дияргә була»

Гомер буе очучы булып хезмәт иткән Фаик Фарукшин, пенсиягә чыккач, саннар дөньясына кереп чумган. Нумерология, эзотерика, психология белән кызыксына, кесәсендә гел ручка белән кәгазь кисәге йөртә. Теләсә кем белән тиз генә танышып-сөйләшеп тә китә. Кайсы көндә, айда, елда туганыңны сорап ала да кәгазь кисәгенә ниндидер таблица сыза башлый.

Нумеролог Фаик Фарукшин: «Кешенең туган көнен һәм елын тормыш картасы дияргә була»

Гомер буе очучы булып хезмәт иткән Фаик Фарукшин, пенсиягә чыккач, саннар дөньясына кереп чумган. Нумерология, эзотерика, психология белән кызыксына, кесәсендә гел ручка белән кәгазь кисәге йөртә. Теләсә кем белән тиз генә танышып-сөйләшеп тә китә. Кайсы көндә, айда, елда туганыңны сорап ала да кәгазь кисәгенә ниндидер таблица сыза башлый.

Фәнни телдә ул таблица дигәнең Пифагор квадраты дип атала икән. Саннар белән тулган квадратка карап, синең холкың турында әйтеп тә бирә.

- Нумерология - бик кызык фән. Россиядә 90 нчы елларда гына барлыкка килсә дә, борынгы Мисырда ул бик күп гасырлар элек үк популяр булган. Бала тугач та, аның кайсы вакытта тууына карап, холкының нинди булачагы, кем булып эшләячәге, тормышы нинди булачагын алдан ук исәпләп-белеп куйганнар. Пифагор да нумерологияне Мисырга барып өйрәнгән. Гомер буе шул нумерология белән кызыксынып, күп кенә ачышлар да ясаган. Кешенең туган көне һәм елы белән аның тормышы арасындагы бәйләнешне дә күргән ул. Нәкъ менә Пифагор квадраты ярдәмендә без дә үзебез өчен кызыклы мәгълүматлар алабыз.

- Ә үзегез саннар белән ничек кызыксына башладыгыз?

- Очучы булып эшләгәндә, төрле шәһәрләргә йөрдем. Китаплар укырга ярата идем, бигрәк тә тарихи китаплар белән кызыксындым. Кайсыдыр шәһәрдә бер китап кибетендә күзем нумерологиягә багыш­ланган китапчыкка төште. Шуннан нумерология белән кызыксына башладым. Нумерология бит ул, астрология кебек үк, кешенең холкын билгеләргә, аның көчле-йомшак якларын ачыкларга, нәрсәгә сәләтле булуын, аңа нинди эшчәнлек төре туры килүенә төшенергә булыша. Үзенең йомшак якларын белеп торган кеше шуның өстендә эшли, тормышындагы кайбер сынауларны җиңелрәк уза. Нумерология ярдәмендә хатын белән ирнең холыклары туры киләме-юкмы икәнен дә билгеләргә була. Димәк, аны өйрәнеп, син үзеңнең тормышыңны да көйли аласың. Ул сиңа билгеле бер карарлар кабул итәргә булыша. Безнең туган көнебез һәм елыбызны паспорт яки тормыш картасы да дияргә була. Анда бөтен нәрсә дә язылган.

- Нумерологның эше нәрсәдән башлана?

- Кешенең туган көне, ае һәм елы ярдәмендә Пифагор квадраты төзелә. Аны икенче төрле психоматрица дип тә йөртәләр. Пифагор квадратын төзү өчен туган көн, ай, елдагы саннарны кушабыз. Әйтик, 1980 елның 20 гыйнварында тудыгыз ди. Ул 20.01.1980 була. 2+0+0+1+1+9+8+0=21. Бу безнең беренче сан.

Килеп чыккан санны бер санлы итәбез: 2+1=3, бу - икенче сан.

Туган көннең беренче санын алып, аны икегә тапкырлыйбыз. Безнең ул - 20. Димәк, 2х2=4. Беренче саннан килеп чыккан санны алабыз: 21-4=17. Бу безгә кирәкле өченче сан булды.
Аны бер санлы итәбез: 1+7=8. Монысы дүртенче сан булды.

Беренче рәт әзер, ул туган көн, ай һәм елдан тора: 20.01.1980. Икенче рәтне әле генә таптык: 21.3.17.8.

Шул саннарны 3х3 таблицасының ячейкаларына тутырабыз. Бер үк саннар бер ячейкага тутырыла. 0 саны кулланылмый. Квадратның һәр ячейкасындагы саннарга расшифровка ясыйсың, алар кешенең билгеле бер холык үзенчәлеген күрсәтә. Таблица төзү рәвешен интернеттан да өйрәнеп була, кайсы санның нәрсә аңлатканы анда бик тәфсилләп язылган. Мин Александровның сан анализы психоматрицасын кулланырга киңәш итәм. Кешенең холкына карап, аның нинди авырулар белән чирләргә мөмкин булуын да ачык­лап була. Әлеге эштә миңа экстрасенс булуым һәм күп елгы тәҗрибәм дә ярдәм итә. Үзем өчен статистика да булдырдым дияргә мөмкин. Теге яки бу һөнәр кешеләренең, әйтик, табибларның тормыш юлының саны, гадәттә, дүртле була. Нумерология коды берле саны булганнар лидерлыкка омтылучы кешеләр.

- Күп кешеләрнең ярат­кан саны - 7. Нумерология­дә әлеге санга караш нинди?

- Дөрес әйтәсез. Җиде саны - күпләр өчен уңыш китерә торган сан. Җидегән чишмә, җиде буын җылысы, җиде юл чатында, җиде кат күк, дөньяның җиде могҗизасы, җиде нота, атнаның җиде көне... Халык җырларында, мәкаль-табышмакларында да күп ул җиделе саны. Нумерологиядә ул исә Ходай, илаһи ышану белән бәйле сан. Туган көне, ае, елында җиде саны булган кешенең әби-бабалары - Ходайга ышанган дини кешеләр. Шуңа да ул иң яхшы сан санала. Нумерология бик күп кызыклы мәгълүматлар бирә, аны өйрәнергә генә кирәк. Саннар дөньясына бер кереп батсаң, тиз генә чыгам димә.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading