16+

Нур Шакиров: «Үзебезнең бәрәңге, кишер һәм медицина инструментлары булырга тиеш»

Казан медицина инструментлары заводында бүген барлыгы 5 мең төрдәге медицина эшләнмәләре җитештерелә.

Нур Шакиров: «Үзебезнең бәрәңге, кишер һәм медицина инструментлары булырга тиеш»

Казан медицина инструментлары заводында бүген барлыгы 5 мең төрдәге медицина эшләнмәләре җитештерелә.

Стоматология, микрохирургия, офтальмология һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өчен медицина инструментларының һәркайсы халыкара стандартларга җавап бирә.

Стерильләштерү үзәге кирәк

- Безнең илдә югары сыйфатлы медицина инструментлары җитештерелми дисәләр, ышанмагыз, - ди завод директоры Нур Шакиров. - Дәүләт бюджетыннан бирелгән һәр сум максатчан кулланылырга тиеш, аның артында кеше гомерләре. Кемнәрдер бездә җитештерелә торган инструментларны хурлап, чит илнекенә өстенлек бирәләр икән, бу аларның акча югалтырга тырышулары. Үзебезнең бәрәңге, үзебезнең кишер һәм үзебезнең медицина инструментлары булырга тиеш.

Бүгенге сәяси вазгыятьтә бигрәк тә медицина сәнәгатендә импорт продукцияләрне алмаштыру мәсьәләсе кискен тора. Медицина эшләнмәләренең 80 процентын импорт товарлар тәшкил итә, ә бер тапкыр гына файдаланыла торган стериль эшләнмәләрнең 99 проценты читтән кайтартыла.

Нәкъ менә әлеге проб­леманы хәл итүне күз алдында тотып, «Казан медицина инструментлары заводы» ачык акционерлык җәмгыяте медицина эшләнмәләрен стерильләштерү үзәге төзеячәк. Бу - Казан медицина инструментлары заводының импорт товарларны алмаштыру программасы кысаларында тормышка ашырачак проект­ларыннан берсе. Завод хәзерге вакытта йөздән артык төрдә полимер эшләнмәләр җитештерә, аларның 80 проценты - бер тапкыр гына файдаланыла торган стериль инструментлар. Әмма заводның стерильләштерү җиһазлары, махсус «чиста бүлмәләре» юк. Казанда җитештерелгән инструментларны стерильләштерү өчен атна саен ике йөк машинасы белән Мәскәүгә алып баралар. Транспорт чыгымнары товар бәясенә артуга китерә. Бер тапкыр гына файдаланыла торган медицина эшләнмәләре базарында продукциянең бәясе зур роль уйный, шуңа күрә җитештерү бәясен төшерү Россия предприятиеләренең көндәшлеген күтәрәчәк.
400 миллион сумга бәя­ләнгән, бөтен Идел буена хезмәт күрсәтәчәк яңа җитештерү мәйданы өчен Лаеш районының Хәерби авылында җир бүлеп бирелгән инде. 2016 ел азагына ул эшли башларга тиеш. Медицина эшләнмәләрен стерильләштерүнең төрле ысуллары була. Татарстанда төзеләчәк үзәк газ белән стерильләштерүне күзаллый.

- Стерильләштерү үзәге проекты Татарстан хөкүмәте, республика Президентында, Россия хөкүмәтендә дә хуплау тапты. Заводны төзеп һәм эшләтеп җибәрү бер, иң мөһиме - субсидия һәм кредитларны түләү өчен дәүләт заказы булу, - ди Нур Шакиров. - Гинекология юнәлешен генә алсак та, бер кулланышлы җиһазларның 88 проценты чит илдән кертелә. Үзәк төзелгәннән соң чит ил белән бәйлелек 23 проценка хәтле кимеячәк. Без әле бер генә юнәлешне алдык, гомумән, күпме экономия булачагын күз алдына китерү кыен түгел. Беренче карашка шактый чыгымнар булырга тиеш кебек булса да, әлеге проект тиз арада үз-үзен аклаячак.

Казан медицина инструментлары заводы бүгенге көндә микрохирургия, офтальмология һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясендә киң кулланышта булган атравматик энәләрне җитештерү өстендә дә эшли. Мондый энәләр җәрәхәт китерми, җөйләр тиз төзәлә. Россия­дә аларга ихтыяҗ елына 50 миллион данәне тәшкил итә, чынлыкта, аның 5 проценты гына канәгатьләндерелә, әле анысы да чит илдән кертелә. Казан заводы елына югары сыйфатлы, бәясе ягыннан юньрәк булачак 8 миллион данә атравматик энә чыгарырга исәпли.

Яңа юнәлешләрнең тагын берсе - денталь имплантлар җитештерү. Үзенә имплантлар куйдыру турында күпләр хыялланса да, бик азларның гына моның өчен финанс мөмкинлеге бар. ­Россия һәм чит ил белгечләре белән берлектә тормышка ашачак проект әлеге төр хезмәтнең хакын өч мәртәбә киметәчәк.

Осталары борча дагаларлык

Җитәкчелек, журналистлар өчен ачык ишекләр көне үткәреп, бөтен цехларны күрсәтте. Завод төгәллеге һәм чисталыгы белән дан тоткан Германиядәге шушындый ук инструментлар җитештерә торган заводлар дәрәҗәсендә. Микрохирурглар операция ясаганда кулланачак инструментларны да тотып карадык. Мондый төгәл, хирургның кул җылысын тоеп кына да эшләрдәй медицина инструментларын станоклар түгел, үз эшләренең остасы булган кешеләр ясый. Бу осталарның һәркайсы бәһасез диделәр цехта. Гади күз белән күреп булмаслык нерв җепселләрен тотардай коралдан да бигрәк аны ясаучылар сокландырды. Катлаулы операцияләр микроскоп аша ясалган кебек, инструментларны да микроскоп аша ясыйлар. Кыскасы, борча дагаларга сәләтле кешеләр. Шундыйларның берсе - Айнур Вәлиев. Хезмәттәшләре арасында ул иң яше, күп нәрсәне әле үзләштереп кенә килә, шулай да ул иң өметле. Талант йә бирелә, йә юк. Тырышып, үҗәтләнеп кенә дә мондый нечкә эшкә өйрәнеп булмый.

Биредә эшнең чын осталары эшли, шуларның иң яше - Айнур Вәлиев

Без инде, күз белән күреп эшләүдән бигрәк, бармак очлары белән тоябыз, диләр бу цехта эшләүче осталар.
Заводта, 300 кешене алмаштырырдай станок­лар белән беррәттән, кул хезмәте дә киң кулланыла. Гомерләрен заводка багыш­лаган эшчеләрне кыскартырга ашыкмыйлар. Дистә еллар буе шушы хезмәтне башкар да, олыгаеп килгәндә яңа һөнәр үзләштерү бик авыр шул.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading