16+

Нурулла Гариф: «Һәр авылның, үз тилесенә карап, үз бәһасе була»

Акыл алу, акыл сатуга караганда, очсызракка төшә. * * * Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый. * * * Татар түрәләре бозылса да исләнми... * * * Сарык булсаң, көтүчеләр дә, үзеңнән көлүчеләр дә табыла ул. * * * Кешелек дөньясын нинди итеп күрәсең килә - шундый...

Акыл алу, акыл сатуга караганда, очсызракка төшә.
* * *
Халыкның тарихи хәтере кыска булса, гомере дә озын булмый.
* * *
Татар түрәләре бозылса да исләнми...
* * *
Сарык булсаң, көтүчеләр дә, үзеңнән көлүчеләр дә табыла ул.
* * *
Кешелек дөньясын нинди итеп күрәсең килә - шундый бул.
* * *
Үткәннәрне белмәүчеләрне киләчәктә онытачаклар.
* * *
Татарның тарлыгы да, барлыгы да үзеннән тора.
* * *
Өч тиенлек дөньяда яшәүчеләр арасында бер тиенлек бәһа алмаучылар да бар.
* * *
Үз тарихын белмәүчеләр читләр тарихын өйрәнә...
* * *
Дин - денсезлектән, тел илсезлектән саклый.
* * *
Кешене олылап та кечерәйтеп була.
* * *
Дөнья көтәбез, ләкин көтүчеләре без түгел.
* * *
Һәр авылның, үз тилесенә карап, үз бәһасе була.
* * *
Дөньясына ачулы булсаң да, үчле булма.
* * *
Таш атканга аш атма, таш та атма.
* * *
Сөйләшим дисәң, авыз чайкарлык сүз табыла инде ул...

Күңел иркенлеге табигый иркенлектән киңрәк.

Тән вакытлыча ымсындыра, күңел тартуы - мәңгелек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading