16+

Нью-Йоркта да вак бәлеш пешерәләр

Көз Америка Кушма штатлары татарлары өчен милли рухтагы күңелле очрашулар чоры булып тора. Узган ялларны да без ерак туган якларны искә алып уздырдык. 12 ноябрь көнне Нью-Йорк шәһәрендә «Көзге очрашу» дип исемләнгән татар концерты булды. Ул Америка татар яшьләре ассоциациясе һәм «Кардәшлек» татарлар берләшмәсе тарафыннан оештырылды.

Концертны карарга сиксәнгә якын кеше җыелган иде. Бу безнең өчен зур сан. Татарларны берләштерү, киләчәктә татар гаиләләре булдыру татар балалары үстерүгә бер адым дигән сүз бит. Кичәдә Илмир Әхмәтҗанов, Алия Фәйзуллина, Илнар Фатыйхов, Ширин Әл-Әнси кебек яшьләрнең чыгышын карап була иде. Алар татар шигырьләрен сөйләп, татар җырларын башкарды.

Америка татарларының Нью-Йоркның Куинс районында үз бинасы бар. Төп чаралар да шунда уза. Киләсе елга АКШ татар яшьләре берләшмәсенә 90 ел булачак. Татарлар биредә айти, медицина өлкәсендә эшли. Араларында студентлар, галимнәр, фән белгечләре бар.
Бу атнада ял көннәрендә америкалыларга вак бәлеш пешерергә өйрәтәчәкбез. Зур илнең төрле шәһәрләрендә сибелеп яшәсәк тә, бер-беребезгә Сабан туе бәйрәмнәренә, төрле чараларга кунакка йөрибез. Дус-тату, бердәм без.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading